Татарстанда ваклап сату әйләнеше беренче яртыеллыкта 7,2% ка арткан

2026 елның 11 сентябре, җомга

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә мобиль сәүдә объектларының хокукый статусы турында сөйләделәр, законны һәм эшкуарларның хокукларын яклау механизмнарын аңлаттылар. Спикерларның берсе Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Надир Закиров булды.

Татарстанда ваклап сату әйләнеше 2026 елның беренче яртыеллыгында 928,3 млрд.сум тәшкил иткән, бу 2025 елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 7,2% ка югарырак. Бүген республикада 18 меңгә якын сәүдә объекты эшли, шул исәптән 1411 – стационар булмаган һәм 181 – мобиль.

2026 елның 1 сентябрендә үз көченә кергән 30.01.2026 ел, №14-ФЗ яңа федераль законга аерым игътибар бирелде. Документ «мобиль сәүдә объекты» дигән төгәл төшенчә кертә — ул транспорт чарасында урнаштырылган һәм төрле нокталар арасында йөрергә сәләтле стационар булмаган сәүдә объекты төре. Хосусый милектәге җир кишәрлекләрендә НТО урнаштыру схемасына кертү турында таләпләр билгеләнә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда ерак территорияләрдә автокибетләр өчен ярдәм чарасы гамәлгә ашырыла инде: кулланучылар кооперациясе оешмалары ягулык-майлау материалларына чыгымнар өчен компенсация алалар. Әлеге программа район үзәкләреннән 11 километрдан артык ераклыктагы авыл торак пунктларын колачлый һәм Татарстан Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Яңа нормалар кабул итү бизнес һәм шәһәр халкының мәнфәгатьләрен балансларга мөмкинлек бирәчәк: эшкуарларга үсеш өчен инструментлар бирергә (бигрәк тә мобиль сегментка), әмма шул ук вакытта сәүдәнең халык һәм төзекләндерү өчен проблемалар тудырмавын контрольдә тотарга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International