Архангельск өлкәсе делегациясе визиты

2012 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе
5 декабрьдә Татарстан Республикасына эш визиты белән Архангельск өлкәсе Губернаторы И. Орлов җитәкчелегендәге делегация килде. Делегацияне “Казан” халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов каршылады.
Делегация составында өлкәнең инфраструктур үсеше буенча Губернатор урынбасары Алексей Алсуфьев, сәнәгать һәм сәүдә министры Андрей Шестаков, энергетика һәм элемтә министры Игорь Годзиш, һ.б. бар.
6 декабрьдә Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Архангельск Губернаторы И.Орлов очрашуы булды. Очрашуда сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль-мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек итү турында килешүнең яңа редакциясенә имза салынды.
Архангельск өлкәсе кунаклары “ИТ-парк”та, "Химград” технополисында, “А.М. Горький ис. Зеленодольск заводы” ААҖтә булачак һәм Универсиада объектларын караячак.
Мәгълүмат өчен:
Татарстан Республикасы һәм Архангельск өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль-мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек итү турында килешү 1999 елның июлендә төзелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International