ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2012 ел
җомга
21 декабрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Татарстанның киләчәге колледжы” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, “АЛНАС” ААҖ җитәкчеләре, Әлмәт политехника коледжы вәкилләре катнашты. Сүз проектны гамәлгә ашыруны оештыру хакында барды.

20
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
20 декабрьдә Чаллы шәһәрендә “Һөнәри белем бирүнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру шарты буларак машина төзелеше кластеры үсеше” республика фәнни-гамәли конференциясендә “Сакчыл җитештерү” республика проектының белем бирү аспекты турындагы доклад белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева чыгыш ясады.
20 январьда “Сколково” технопаркы территориясендә “Татнефть” ачык акционер җәмгыятьнең фәнни-техник үзәген булдыру турындагы Килешүгә кул куелды. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, “Сколково” фонды президенты Виктор Вексельберг, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәүтдинов катнашты. Килешү кысаларында “Татнефть” ААҖ нефть һәм газ чыгару, эшкәртү, нефть һәм газ химиясе, чималны сак тоту, шулай ук мәгълүмат технологияләре тармакларында нәтиҗәле технологияләр булдыру өлкәсендә тикшеренүләр үткәрәчәк.
“Рособоронэкспорт” ААҖ һәм Индиянең Оборона министрлыгы арасында 2008 елда төзелгән контракт нигезендә 19 декабрь көнне Индиягә Ми-17В-5 хәрби-транспорт вертолетларының чираттагы партиясе җибәрелде. Вертолетлар “Россия вертолетлары” холдингына керә торган “Казан вертолет заводы” ААҖ тарафыннан җитештерелде. Контракт шартлары буенча җибәрелергә тиешле калган вертолетлар 2013 елда озатылачак.

19
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
19 декабрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “2012-2013 елларга Татарстан Республикасында “Сакчыл җитештерү” методикасын гамәлгә ашыру” республика максатчан программасы нәтиҗәләрен алдан карау уздырылды. Анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева катнашты.
Проектлар авторлары Лин-технологияләр кертүне финанслашу программасында катнашучы предприятиеләрнең программаларын һәм инвестиция проектларын чагылдыручы проектлар тәкъдим итте. Биредә икътисадның төрле тармакларыннан – машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, җиңел сәнәгать һ.б тармаклар предприятиеләре катнашты.
Республика максатчан программасын гамәлгә ашыру чаралары кысаларында методик документлар, Лин-тренерлар әзерләнде.
19 декабрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Төркиянең “Акташ холдинг” компаниясе җитәкчелеге белән очрашу булды. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Р. Кәбиров, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле А. Гашигуллин, “Акташ холдинг” компаниясенең Идарә Рәисе Шахап Акташ катнашты.
Р. Кәбиров Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый потенциалына презентация үткәрде. Очрашуда яклар автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре хакында фикер алышты.

18
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оборона-сәнәгать предприятиеләренең үткән елгы эшенә йомгак ясалды, яңа елга планнар кабул ителде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов алып барды, анда шулай ук предприятиеләр җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы эшкуарлары ассоциациясе җитәкчеләре һ.б катнашты.

13
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
13 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе А. Триппель җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Делегация составында – 24 кеше, алар Омск өлкәсенең башкарма һәм муниципаль хакимияте, эшлекле даирәләре вәкилләре.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булган очрашуда ике регион арасында хезмәттәшлек итү турында Меморандумга кул куелды. Документны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Омск өлкәсенең сәнәгать сәясәте, элемтә һәм инновация технологияләре министры Алексей Гладенко имзалады.

12
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
12 декабрьдә “Казан вертолет заводы” ААҖтә “Уңышка юл” дип аталган һөнәри юнәлеш бирү проекты старт алды, ул Казан шәһәренең 8 нче гимназиясендә укучыларда лидерлык сыйфатлары тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Проект кысаларында төрле чаралар үткәреләчәк: белгечләр белән очрашулар, предприятиегә сәяхәтләр һәм бизнес уеннар һ.б.

11
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
10 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация эш визиты белән Женевага китте. Делегациягә республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре кергән. Алар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов та бар. Визитның төп максаты – Бөтендөнья сәүдә оешмасы (БСО) шартларында эшләү мәсьәләләре буенча үткәрелә торган семинарда катнашу. 10 декабрьдә делегация вәкилләре БСО Генераль директоры Паскаль Лами белән очрашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International