Омск делегациясе Татарстан Республикасы тәҗрибәсен өйрәнә

2012 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе
13 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе А. Триппель җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Делегация составында – 24 кеше, алар Омск өлкәсенең башкарма һәм муниципаль хакимияте, эшлекле даирәләре вәкилләре.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булган очрашуда ике регион арасында хезмәттәшлек итү турында Меморандумга кул куелды. Документны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Омск өлкәсенең сәнәгать сәясәте, элемтә һәм инновация технологияләре министры Алексей Гладенко имзалады.
Меморандумда күрсәтелгәнчә, хезмәттәшлек итү түбәндәге өлкәләрдә гамәлгә ашырылачак:
• Татарстан Республикасы һәм Омск өлкәсе территорияләрендә җитештерелгән товарларны сатуда, шул исәптән уртак ярминкәләр, күргәзмәләр һәм сәүдә-икътисадый миссияләр оештыру юлы белән ярдәм күрсәтү;
• Татарстан Республикасының һәм Омск өлкәсенең сәнәгать өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру;
• Татарстан Республикасы һәм Омск өлкәсе сәнәгать җитештерүенең икътисадый тотрыклылыгына һәм конкуренциягә сәләтле булуына ирешү;
• хуҗалык итү субъектларының Татарстан Республикасы һәм Омск өлкәсе территорияләрендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыруы өчен бирелгән вәкаләт кысаларында уңайлы шартлар тудыру;
• Татарстан Республикасының һәм Омск өлкәсенең сәнәгать, җитештерү һәм фәнни-техник потенциалын саклап калу һәм арттыру буенча чаралар планы булдыру һәм аны гамәлгә ашыру;
• Татарстан Республикасының һәм Омск өлкәсенең сәнәгать инфраструктурасын үстерүгә заманча, югары нәтиҗәле технологияләрне җәлеп итүгә ярдәм итү.
Омск өлкәсе делегациясенең төп визиты – сәнәгать җитештерүе, инновацияләр үсеше өлкәләрендә Татарстан Республикасы тәҗрибәсен өйрәнү.
Мәгълүмат өчен:
2011 елда Омск өлкәсенең тулаем төбәк продукты 472,8 млрд. сум тәшкил итте. Татарстан Республикасы һәм Омск өлкәсе арасында товар әйләнеше 2011 елда 4,3 млрд. сум булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International