23 майда Химиклар көне уңаеннан Түбән Кама шәһәренең "Нефтехимик" Боз Сараенда тантана үткәрелде. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы А. Метшин, Татарстан Республикасы сәнәгатенең химия тармагы хезмәткәрләре һөнәр берлеге, Татарстан Республикасы нефть, газ химиясе предприятиеләре җитәкчеләре, Казан милли-тикшеренү технологик университеты, Казан федераль университеты, Түбән Кама химия-технология институты укытучылары һәм студентлары, Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңү яулаган мәктәп укучылары, республиканың иң яхшы химия укытучылары катнашты.
Татарстан Республикасында Химиклар көнен бәйрәм итү республиканың химия һәм химия сәнәгате тармагындагы истәлекле даталар белән бергә туры килде: агымдагы елда академик В.И. Вернадскийның 150 еллык, академик П.А. Кирпичниковның 100 еллык юбилейлары, Казан дары заводы эшли башлауның 225 еллыгы, һ.б.
Бәйрәм программасына түбәндәгеләр кертелгән:
• тармак предприятиеләренең инновацияле продукциясе, мәктәп укучыларының оригиналь техник идеяләре күргәзмә-презентациясе;
• Химиклар көнен бәйрәм итү;
• бүләкләү тантанасы;
• концерт программасы.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов әйтүенчә, Татарстан Россиянең химия һәм нефть эшкәртү үзәкләренең берсе. Россиядә җитештерелгән полиэтиленның, синтетик каучукның, поликарбонатларның, автомобиль шиналарының күп өлеше Татарстанда эшләп чыгарыла. Бүген Татарстанның химия һәм нефть химиясе предприятиеләре республика икътисадында мөхим урын били. 2012 елда бу тармакта 277 млрд. сумлык продукция җитештерелде, 21 млрд. сум салым түләнде. Биредә 50 мең кеше эшли.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.