ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

2014  елның 13 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов рәислегендә республиканың эре сәүдә предприятиеләре белән киңәшмә узды. Киңәшмә барышында азык–төлек продуктлары белән тәэмин итү һәм социаль әһәмиятле туклану продуктларына  бәяләрне билгеләү мәсьәләләре каралды.  Сәүдә челтәрләре вәкилләре мәгълүматларына караганда, сәүдә челтәрләренең бүлү үзәкләрендә товар запаслары җитәрлек күләмдә, сәүдә оешмаларында товарларның ассортиментын кыскарту көтелми. 

2015 елның 12 гыйнварында «А.М. Горький исем.Зеленодольск заводы»нда “Вымпел” КБ” эшләнмәсенең 21980 проекты буенча диверсиягә каршы торырлык сигезенче катерның корпусын кую тантанасы узды. Тантаналы чарада Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Дутов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, «А.М. Горький исем.Зеленодольск заводы»директоры Ренат Мистахов, “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры Иван Егоров, 21980 проектның баш конструкторы Александр Речицкий, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Зеленодольск муниципаль районы вәкилләре катнашты.

12
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 12 гыйнварында «КАМАЗ-мастер»ның Эдуард Николаев экипажы «Дакар-2015» ралли– марафонының сигезенче этабында финишка беренче булып килде.
Сигезенче участок – «Икике – Марафонский бивуак/Икике-1», махсус участокның озынлыгы –335 км.

8
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 6 гыйнварында "А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы" ААҖ 15310 проектлы ике чыбыклы судно корпусларына нигез салу тантанасы узды. Судноларны «ХС Морское проектирование» ҖЧҖ (Северодвинск шәһәре) проектлаштырылганнар.
15310 проекты буенча ике чыбыклы суднолар су асты элемтә волокно–оптик кабель чыбыкларын урнаштыру, күтәрү һәм ремонтлау өчен билгеләнгәннәр. Судноларга Россия Федерациясе Хәрби–диңгез флоты Баш командующие боерыгы буенча «Волга» һәм «Вятка» исемнәре бирелде.

31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм шәхсән үз исеменнән Сезне Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм.

Яңа ел бәйрәме – үзенчәлекле, күңелне бәхет һәм шатлык белән тулыландыручы бәйрәм.

Якынлашып килүче 2015 ел, һичшиксез, яңа үзгәрешләр елы, кызыклы идеяләргә һәм перспективаларга, күңелле очрашуларга һәм бәхеле вакыйгаларга бай булачак. Сезгә, сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм тынычлык телим!

30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

29 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Казакъстан Республикасы Премьер–министры Кәрим Масомов белән булган очрашуда катнашты.   

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика белән Казакъстан мөнәсәбәтләренең әһәмиятен ассызыклады. Ул Кәрим Масимовка хәбәр иткәнчә, Астанада уздырылган Татарстан Мәдәнияте көннәре бик уңышлы булды, Татарстан Республикасы җитәкчелеге бу чара буенча бик күп рәхмәт хатлары һәм уңай бәяләмә алды.


29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 28–29 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Ррөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Казакъстан Республикасына визиты уза. Делегация составында – Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Горький исем. завод» ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов, «ПОЗИС» ААҖ генераль директоры Радик Хәсәнов, «Казан Гипроннииавиапром» ЯАҖ генераль директоры Борис Тихомиров, «Казан вертолетлар заводы» генераль директоры урынбасары Валерий Пашко.
Казакъстан Оборона министрлыгын оборона продукциясе җитештерүче Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек кызыксындыра.

27
декабрь, 2014 ел
шимбә
2014 елның 27 декабрендә ПГУ-220 МВтлы яңа энергоблокны эшләтеп җибәрү буенча Казанның ТЭЦ-2дә (“Генерирующая компания” ААҖ филиалы) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия энергетика министры Александр Новак, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, федераль һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары, предприятиеләре җитәкчеләре катнашында тантаналы чара узды.

26
декабрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының хезмәткәрләренә фидакарь хезмәт һәм эшләрендәге уңышлары өчен Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
2014 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков катнашында сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләренә 10 республика бәйгесе лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы узды. Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләренә дәгъва кылу буенча республикакүләм бәйге 2003 нче елның апрелендә гамәлгә куелган. Премияләр ел саен, бәйге нигезендә, предприятиеләргә һәм оешмаларга продукция һәм хезмәтләр сыйфаты өлкәсендәге нәтиҗәләр, сыйфат белән идарәнең югары нәтиҗәле ысулларын гамәлгә кертү өчен тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International