КАМАЗ двигательләр заводында июнь аенда тәҗрибә өчен 10 дистә Р6 яңа мотор үрнәкләре җыелачак.
Яңа конвейерны җыю буенча зур эш башкарылды. Конвейер эшенең беренче этабында 30 спутник урнаштыру планлаштырыла, ә куәтләр арту белән, яисә двигатель саны 30 меңнән арту белән аларның да саны артачак.
Линиядә барлык эш максималь информатив һәм күзгә күренеп торачак. Инде беренче мониторлар барлыкка килде, аларда техик процесс турында мәгълүмат күренәчәк, двигательләрнең номеры һ. б. Монитордагы мәгълүмат бердәм информация серверына килеп торачак.
Яңа җыю конвейерыннан тыш эш тагын өч участокта алып барыла. Цилиндрлар блогы линиясенә Heller фирмасы белгечләре килде, алар идән һәм фундамент әзерләүнең сыйфатын тикшерәләр. Май аеның икенче яртысында җиһазларны монтажлау эше башланачак. Шулай ук, эксплуатациягә Zeiss исәпләү машинасы тапшырылган. Бу җиһазда эшләүнең нигезләрен завод белгечләре май аенда өйрәнә башлыйлар.
Моннан тыш, яңа двигательнең һәр детале өчен үз исәп машинсы урнаштырылачак. Q-DAS контрольдә тоту системасы бәйсез контроль һәм детальләр әзерләүнең сыйфат анализын тәэмин итәчәк.