21-22 сентябрьдә Казанның "Корстон" комплексында ел саен үтә торган "Киләчәккә караш" кече һәм урта эшкуарлык форумы узачак.
"Киләчәккә караш" форумы – регионның иң эре эшкуарлар съезды, ул үзенә 3 меңгә якын хакимият һәм бизнес, иҗтимагый оешма вәкилләрен җыячак. Ике көн дәвамында форум мәйданчыгында төрле лекцияләр, мастер-класслар, “түгәрәк өстәл” һәм семинарлар үтәчәк, шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар сессия узачак..
Спикерларның тулырак исемлеген моннан карагыз!
Татарстан Республикасының товар җитештерүчеләренең башка катнашучылары да көтелә.
Тулырак программаны сайтта карый аласыз.
Форумда катнашу сайтта регистрация узучылар өчен түләүсез: www.tatforum.org
Узу көне һәм вакыты: 21-22 сентябрьдә, сәг. 10.00 - 19.00
Урыны: Казан, Korston Club Hotel Николай Ершов урамы, 1а.
«Татнефть» Акционерлык Җәмгыятенең берәмләп һәм күпләп сату челтәре (РСС - рознично-сбытовой сети) предприятиеләренең чираттагы XII Икътисади саммиты узды.
Быел күчмә саммитны "Татнефть" берәмләп һәм күпләп сату челтәре эшләгән төбәкләрнең берсендә үткәрергә карар бирелде. Саммит Минскида (Беларусь Республикасы) оештырылды һәм "Татнефть" берәмләп һәм күпләп сату челтәренең 2025 елга кадәрге үсеш стратегиясе уңышлылыгына йогынты ясый торган төп факторларга багышланды.
Чара барышында катнашучылар Компаниянең сату челтәре үсешенең төп юнәлешләре хакында сөйләштеләр һәм төп күрсәткечләр казанышларына юнәтелгән проектларны күрсәттеләр.
Докладларның темалары «Татнефть-АЗС Центр» и «Татнефть-АЗС Запад» гамәлгә ашыра торган чараларга багышланды һәм беррәттән четәрнең (РСС) үсешенә кагылышлы мөһим сораулары да каралды.
«Татнефть» матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясе бу көннәрдә эшлекле визит белән Мюнхенда (ГФР).
Гадәттәгечә, Республика башлыгын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов озатып йөри.
Бүген ТР Президенты «Кнорр-Бремзе» компаниясенең күзәтчелек советы рәисе Хайнц Тиле әфәнде белән иртәнге ашта очрашты. Рөстәм Миңнеханов Хайнц Тиле әфәндегә корпорациянең Татарстанда күпьеллык тырыш хезмәте һәм очрашу оештыруы өчен рәхмәтен белдерде. Искә төшерәбез, «Кнорр-Бремзе» компаниясе Яр Чаллыда 2007 елдан бирле эшләп килә һәм җитештерә барабанлы тормозлар, һава киптерү һәм башка төрле продукция җитештерү белән шөгыльләнә.
Хайнц Тиле ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясен сәламләде, «Кнорр Бремзе КАМА» проекты үсешеннән канәгать калуын һәм Татарстанның инвестицияләр өчен гаҗәеп урын булуын билгеләп үтте.
Моннан тыш, көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы делегациясе «Thunderbolt Partners» акционеры "KGAL" һәм "Thunderbolt Partners" инвестиция компанияләре җитәкчелеге Франсис Лувар, «KGAL» генераль директоры Герт Вальтенбауэр һәм «Thunderbolt Partners» партнеры Толга Танис белән очрашты. Очрашу барышында яклар Татарстан территориясендә яңартылган энергия өлкәсендәге хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында фикерләштеләр.
Соңрак "Linde AG" компаниясе генераль директоры һәм Президенты Альдо Беллони белән очрашу булып узды.
«КАМАЗ» автомобиль заводы машина җыюның яңа темпларына күчте: тәүлек саен якынча 200 автомобиль җыела, шул исәптән, гомуми чыгарылышта серияле машиналар белән бергә елның премьералары – КАМАЗ 6580, -65801, -65802, -5325 маркалары да бара.
Базарга яңа перспектив маркалар чыгарылышы авыр магистраль тартучы КАМАЗ-5490 башланды, аннан соң КАМАЗ-65206 барлыкка килде, шулай ук, 6520 һәм -65201 люкс үзләре бушатучы машиналар (самосваллар) үзләштерелде.
Корпоратив ял алдыннан конструктив эшкәртелгән яңа модель авыр самосваллар КАМАЗ-6580 һәм -65801, -65802 аның вариантлары җыелган иде. Алар төзелештә, карьераларда эшләү өчен каралган.
Хәзер "КАМАЗ" урта сегментка – урта һәм авыр йөк машиналары арасында җитештерү алып бара. Конвейерда чүп ташучы кыска базалы һәм озын бортлы автомобиль һәм фургоннар өчен КАМАЗ-5325 шассисы җыела, – дип сөйләде автомобиль заводының җитештерү буенча баш технолог урынбасары Наил Җамалиев. – Шунысы игътибарга лаек, сентябрь план биремендә 3800дән артык машина, шуларның 500 – перспективалы һәм яңа модельләр.
Моннан тыш, бер ел элек автомобиль заводында яңа модельләрнең тәҗрибә-сәнәгать җыюын оештыру турында карар кабул ителгән иде. Җамалиев сүзләренә караганда, мондый эш тәртибе комплекслы проблемаларны бәяләргә мөмкинлек бирә. Конвейерда йөк машинасын комплектлаганда параллель рәвештә конструктор һәм технологик мәсьәләләр хәл ителә. Шул ук вакытта җыю такты билгеләнә, тар урыннар ачыклана, технологлар яңа җиһазлар кертү кирәклеген билгеләп үтәләр. Тулаем алганда, яңалыкларны кертүдә эш вакыты сизелерлек кимегән.
"НП Совет рынка" Ассоциациясе белән берлектә Татарстан Республикасына карата электр энергиясен (егәрлеге) күпләп һәм ваклап сату базарларында бәя (тариф) вәзгыяте мониторингын үткәргән нәтиҗәләр турында Россия энергетика министрлыгы түбәндәге мәгълүматны хәбәр итә.
Электр энергиясенә (егәрлек) бәяләрне (тарифларны) үзгәртү 2017 елның июлендә 2016 елның июленә карата урта бер ставкалы кулланучылар төркеменә һәм көчәнеш дәрәҗәләре тәртибенә карап +11,1% арта. Кулланучылар халык төркеменә түгел һәм аңа тиңләштерелгән кулланучылар (алга таба – "башка" кулланучылар) керә.
Россия энергетика министрлыгы фаразлары буенча электр энергиясенә (егәрлек) бәя (тарифлар) үзгәртү Татарстан Республикасы кулланучылары өчен ел ахырына кадәр бер айга уртача +1,6 % тан артык артмаячак.
Бу хакта тулырак мәгълүмат белән әлеге сайтның рус версиясендә таныша аласыз.
Ел саен көзге-кышкы чорда грипп кискен вируслы респиратор инфекцияле авыруларның (алга таба-ОРВИ) еш күтәрелеш алу күзәтелә. Бу йогышлы авырулар ел саен дөньяда 500 мең гомерне алып китә, авыру өлкәннәрне дә, балаларны да читтә калдырмый, авырган һәр җиденче кешенең сәламәтлегенә җитди зарар килә.
Авыру йогышлы булу сәбәпле кайда һәм нинди шартларда булуга карамастан грипп белән авырган кешедән бик тиз иярергә мөмкин: җәмәгать транспортында, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, көнкүреш предметлары аша, юылмаган куллар һәм башкалар.
Хәзерге шартларда гриппка каршы иң нәтиҗәле һәм икътисади яктан саклану чарасы вакцинопрофилактика булып тора. Гриппка каршы вакцинация үткәрү авыру иярү дәрәҗәсен киметә, ияргән очракта авыруның җиңел узуына ярдәм итә, сәламәтлеккә җитди зарар килүдән саклый.
Грипптан вакцинация балаларга, мәктәп укучыларына, авырлы хатын-кызларга, студентларга, укытучыларга, транспорт өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә ясату зарури.
Гриппка каршы вакцинация медицина учреждениеләрендә ёщм эш урыннарында ясала. Вакцинацияне сентябрь-октябрь айларында ясату киркә, чөнки кышкы айларда эпидемия башланганчы организмны эффектив саклау чарасы эшкәртелергә тиешле.
Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Россия Федерациясе субъектлары белән хезмәттәшлек итү кысаларында 2017 елның 14 - 15 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә Идел Буе федераль округына керүче предприятиеләр, региональ үсеш институтлары, төбәк башкарма хакимият органнары вәкилләре өчен Федераль практика» программасы буенча күчмә стажировка узачак. Катнашучыларның саны якынча 150 кеше: вице-губернаторлар, министрлар һәм Идел Буе федераль округының сәнәгать министрлары, Идел Буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының Вәкаләтле вәкиле Аппараты вәкилләре, регион дәүләт корпорацияләре һәм бизнес, үсеш институтлары, эксперт һәм бизнес-берләшмә вәкилләре. Чараны оештыручы – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.
Белешмә өчен: мондый стажировкалар Ерак көнчыгыш федераль округы өчен 2017 елда 13-14 апрельдә Хабаровск шәһәрендә үтте, Үзәк федераль округы өчен 25-26 майда Калугада, Көньяк федераль округы өчен 8-9 июньдә Новороссийск шәһәрендә, Урал федераль округы өчен 11 июльдә Екатеринбургта, Төньяк-көнбатыш федераль округы өчен 17-18 августта Мурманск шәһәрендә узды.
"Федераль практика" проекты Россия Федерациясе субъектлары белән сәүдә эшчәнлеге өлкәсендәге сәясәт һәм сәнәгый сәясәт тармагында үзара хәрәкәт итү турында килешүләр нигезләмәләре кысаларында тормышка ашырыла.
Чара кысаларында Идел Буе федераль округы территорияләренең аеруча актуаль сәнәгый үсеш сораулары буенча тематик тармак сессияләр оештырылачак. Моннан тыш, стажировка барышында Россиянең сәнәгать үсеше Фонды, Россия экспорт үзәге, Внешэкономбанк, технологик үсеш Агентлыгы, РФ сәүдә-сәнәгать палатасы, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге вәкилләре докладлар белән чыгыш ясаячак.
Презентацияләр
Бүген 14 сентябрьдә "Ала-Арча" дәүләт резиденциясендә «Антиконтрафакт-2017» V халыкара форумы үз эшен башлап җибәрде. Форум сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору проблемаларына, шул исәптән интеллектуаль милек хокукларын яклау сорауларына багышланган. Форумны оештыручылар: Кыргызстан Республикасы хөкүмәте, Евразия икътисад комиссиясе, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "Антиконтрафакт" Халыкара ассоциациясе.
"Антиконтрафакт" форумы үзәк дискуссия мәйданчыгына әйләнергә өлгерде, анда министрлык һәм ведомство, эре компания һәм оешмалар, әйдәп баручы халыкара экспертлар, фән һәм җәмәгатьчелек вәкилләре базарларны сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешеннән яклау проблемаларын карау мөмкинлегенә ия, шул исәптән, контрафакт һәм фальсификацияле продукция җитештерүгә каршы көрәш, интеллектуаль милек хокукларын яклау сраулары хакында фикер алышуны, шулай ук, конструктив диалогка катнашып, товар һәм хезмәт күрсәтүнең цивилизацияле базарын формалаштыру максатында уртак карарлар булдыруны күздә тота.
Форум кысаларында таможня, техник җайга салу һәм сертификацияләү, кадрлар потенциалын формалаштыру һәм башка күп кенә көнүзәк мәсьәләләр каралачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ санитар-гигиена продукциясен җитештерүче бельгия компаниясе "Драйлок-Технолоджиз" заводын эшләтеп җибәрүдә катнашты. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты. Компаниянең генераль директоры Барта Ван Малдерен сүзләренә караганда, проектка инвестицияләрнең күләме 40 млн евро тәшкил иткән. Җитештерүнең гомуми куәте 3 — 3,5 млрд подгузник тәшкил итәргә тиеш. Малдерен әйтүенчә, проект 5 ел эчендә акланырга тиеш.
Татарстан Республикасы Президенты компания җитәкчесенә җитештерүне урнаштыруда «Алабуга» МИЗ мәйданчыгын сайлаулары өчен рәхмәтен белдерде.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу компаниянең Россиядә беренче генә заводы түгел. Мондый җитештерү бүген Түбән Новгородта да урнашкан. з файдалануга заводы МИЗ "Алабуга" инвесторлар планлаштыра булган ихтыяҗын төбәгенең санитар-гигиена изделиях. Компания җитештерү белән шөгыльләнә абсорбирующего белья һәм гигиена продукциясе өчен хатын-кызлар, балалар һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре: подгузники, пеленки һәм махсус чаралар чикләнгән кешеләр өчен урологическими авырулары.
"Алабуга" МИЗ заводны файдалануга кертү белән инвесторлар регион ихтыяҗларын санитар-гигиена җайланмалары белән тәэмин итәргә планлаштыра. Компания хатын-кызлар өчен гигиена продукциясе, балалар һәм аз хәрәкәтләнүчән халык өчен подгузниклар, пеленкалар һәм урология авырулары белән интегүчеләр өчен махсус чаралар җитештерү белән шөгыльләнә.
"Тормышка ашырыла торган проект — үз сегментында беренче. Проект һәм технология инновацияле һәм импортны алыштыруга юнәлдерелгән, шулай ук, чимал җитештерү буенча ватан химиясен һәм урман сәнәгатен җитештерүне үстерүгә һәм халыкны социаль яклауга юнәтелгән", — дип хәбәр иттеләр "Драйлок-Технолоджиз" компаниясе вәкилләре.
Яңа завод 14 линияле булырга исәпләнгән, бүгенге көндә бишенче линияне гамәлгә кертү планлаштырыла.
Завод төзелеше берничә этапта барды. Компания 2013 елда ук “Алабуга” МИЗ резиденты булды. завод төзелеше 2014 елда вакытлыча туктатылды. 2015 елда инвестор проектны гамәлгә ашыруны дәвам итү карарын кабул итте.
2017 елның 14 сентябрендә Казанда сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча Россия-Кытай ярдәмче комиссиясенең 2нче утырышы узачак. Чара кысаларында катнашучылар судно төзелеше, автомобиль төзелеше, авиатөзелеш һәм авиация, шулай ук, алюминий сәнәгатендәге Россия-Кытай хезмәттәшлеге хакында фикер алышачаклар.
Башкалар сораулар арасында катнашучылар Россиягә энергия җиһазлары экспортын, Россия территориясенә Кытай җитештерүен локальләштерү мөмкинлекләрен, киң фюзеляжлы ерак магистраль самолетын эшләү программасын гамәлгә ашыру барышын һәм аның нигезендә булдырылачак гражданлык авыр вертолеты төзелешен караячаклар.
Моннан тыш, Көнчыгыш Себердә Красноярск технологик үзәне нигезендә алюминий продукциясе җитештерү буенча кластер үсешендә Кытай компанияләренең катнашу мөмкинлеге, Себердән Кытайга кайбер энергоинтенсив җитештерүне күчерү сораулары, "China Electronics Technology Instrumentation Co., Ltd" СВЧ-компонентларын һәм үлчәү техникасын җитештерүне локальләштерү буенча план хакында фикер алышу булачак.
Икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендә сүз "Алабуга" махсус икътисади зонасының инфраструктурасы үсеше өчен кытай партнерларын җәлеп итү турында барачак.