«Федераль практика» программасы буенча күчмә стажировка

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Россия Федерациясе субъектлары белән хезмәттәшлек итү кысаларында 2017 елның 14 - 15 сентябрендә  Татарстан Республикасы территориясендә Идел Буе федераль округына керүче предприятиеләр, региональ үсеш институтлары, төбәк башкарма хакимият органнары вәкилләре өчен Федераль практика» программасы буенча күчмә стажировка узачак. Катнашучыларның саны якынча 150 кеше: вице-губернаторлар, министрлар һәм Идел Буе федераль округының сәнәгать министрлары, Идел Буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының Вәкаләтле вәкиле Аппараты вәкилләре, регион дәүләт корпорацияләре һәм бизнес, үсеш институтлары, эксперт һәм бизнес-берләшмә вәкилләре. Чараны оештыручы – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

Белешмә өчен: мондый стажировкалар Ерак көнчыгыш федераль округы өчен 2017 елда 13-14 апрельдә Хабаровск шәһәрендә үтте, Үзәк федераль округы өчен 25-26 майда Калугада, Көньяк федераль округы өчен 8-9 июньдә Новороссийск шәһәрендә, Урал федераль округы өчен 11 июльдә Екатеринбургта, Төньяк-көнбатыш федераль округы өчен 17-18 августта Мурманск шәһәрендә узды.

"Федераль практика" проекты Россия Федерациясе субъектлары белән сәүдә эшчәнлеге өлкәсендәге сәясәт һәм сәнәгый сәясәт тармагында үзара хәрәкәт итү турында килешүләр нигезләмәләре кысаларында тормышка ашырыла.

Чара кысаларында Идел Буе федераль округы территорияләренең аеруча актуаль сәнәгый  үсеш  сораулары буенча тематик тармак сессияләр оештырылачак. Моннан тыш, стажировка барышында Россиянең сәнәгать үсеше Фонды, Россия экспорт үзәге, Внешэкономбанк, технологик үсеш Агентлыгы, РФ сәүдә-сәнәгать палатасы, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге вәкилләре докладлар белән чыгыш ясаячак. 

Презентацияләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International