Германия Федератив Республикасы белән хезмәттәшлек киңәя

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясе бу көннәрдә эшлекле визит белән Мюнхенда (ГФР).

 Гадәттәгечә, Республика башлыгын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов озатып йөри.

Бүген ТР Президенты «Кнорр-Бремзе» компаниясенең күзәтчелек советы рәисе Хайнц Тиле әфәнде белән иртәнге ашта очрашты. Рөстәм Миңнеханов Хайнц Тиле әфәндегә корпорациянең Татарстанда күпьеллык тырыш хезмәте  һәм очрашу оештыруы өчен  рәхмәтен белдерде. Искә төшерәбез, «Кнорр-Бремзе» компаниясе Яр Чаллыда 2007 елдан бирле эшләп килә һәм җитештерә барабанлы тормозлар, һава киптерү һәм башка төрле продукция җитештерү белән шөгыльләнә.

Хайнц Тиле ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясен сәламләде, «Кнорр Бремзе КАМА» проекты үсешеннән канәгать калуын һәм Татарстанның инвестицияләр өчен гаҗәеп урын булуын билгеләп үтте.

Моннан тыш, көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы делегациясе «Thunderbolt Partners» акционеры "KGAL" һәм "Thunderbolt Partners" инвестиция компанияләре җитәкчелеге Франсис Лувар, «KGAL» генераль директоры Герт Вальтенбауэр һәм «Thunderbolt Partners» партнеры Толга Танис белән очрашты. Очрашу барышында яклар Татарстан территориясендә яңартылган энергия өлкәсендәге хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында фикерләштеләр.

Соңрак "Linde AG" компаниясе генераль директоры  һәм Президенты Альдо Беллони белән очрашу булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International