2017 елның 14 сентябрендә Казанда сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча Россия-Кытай ярдәмче комиссиясенең 2нче утырышы узачак. Чара кысаларында катнашучылар судно төзелеше, автомобиль төзелеше, авиатөзелеш һәм авиация, шулай ук, алюминий сәнәгатендәге Россия-Кытай хезмәттәшлеге хакында фикер алышачаклар.
Башкалар сораулар арасында катнашучылар Россиягә энергия җиһазлары экспортын, Россия территориясенә Кытай җитештерүен локальләштерү мөмкинлекләрен, киң фюзеляжлы ерак магистраль самолетын эшләү программасын гамәлгә ашыру барышын һәм аның нигезендә булдырылачак гражданлык авыр вертолеты төзелешен караячаклар.
Моннан тыш, Көнчыгыш Себердә Красноярск технологик үзәне нигезендә алюминий продукциясе җитештерү буенча кластер үсешендә Кытай компанияләренең катнашу мөмкинлеге, Себердән Кытайга кайбер энергоинтенсив җитештерүне күчерү сораулары, "China Electronics Technology Instrumentation Co., Ltd" СВЧ-компонентларын һәм үлчәү техникасын җитештерүне локальләштерү буенча план хакында фикер алышу булачак.
Икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендә сүз "Алабуга" махсус икътисади зонасының инфраструктурасы үсеше өчен кытай партнерларын җәлеп итү турында барачак.