2019 елның 10 апреленнән 12 апреленә кадәрге чорда "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында Татарстанның ТЭФ-2019 энергия-ресурс нәтиҗәлелеге буенча халыкара форумы узачак, әлеге чара "Энергетика. Ресурсларны саклау" 20 нче халыкара махсус күргәзмәсен һәм "Энергия-ресурс нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау" 19 нчы халыкара симпозиумын үз эченә ала. Ел саен уздырыла торган әлеге традицион тармак чаралары быел форумның бердәм форматында узачак һәм Идел буе федераль округында үзләрен энергетика тематикасына бәйле чараларның иң әйдәп баручыларының берсе буларак таныттылар. Форумның эш программасы кысаларында 20 дискуссия мәйданчыгы планлаштырыла.
Әйтик, 11 апрельдә, форумның эш программасы кысаларында Татарстан Республикасының энергетика тармагы предприятиеләрендәге төп белгечләрнең бизнес-очрашулары булачак, алар Matchmaking принцибы буенча оештырылачак. Әлеге чараның төп максаты – Татарстан Республикасы энергетика тармагындагы әйдәп баручы предприятиеләрнең вәкилләре белән башка төбәкләрдән һәм илләрдән килгән күргәзмәдә катнашучылар белән сөйләшүләр уздыру, перспективалы партнерлык мөнәсәбәтләрен җайлау, бизнес-контрактлар төзү.
Очрашулар "Казан-Экспо" ХКҮ 2 нче павильонында, махсус оештырылган "бизнес-очрашулар" зонасында узачак, түбәндәге график буенча:
Ел саен, шушындый очрашулар нәтиҗәсендә, республикадагы 90 артык предприятиегә, кече һәм урта бизнес белгечләренә эшлекле сөйләшүләрне нәтиҗәле уздыру, яңа бизнес-партнерлар табу, шулай ук файдалы контрактлар төзү мөмкинлеге ачыла.
Бизнес-очрашуга www.bizexpotime.ru сайтында язылырга мөмкин.
Күргәзмәне карау – бушлай. Теләге булганнарга Җиңү Проспекты м.станциясеннән "Казан Экспо" ХКҮ кадәр түләүсез шаттллар оештырылачак.
Тулырак мәгълүматлар: www.bizexpotime.ru
2019 елның 27 мартында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Алмаз Хөсәенов җитәкчелегендә Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы булды.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- дәүләт граждан хезмәткәрләре вазыйфа биләгәндә үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиешле булган, коррупция куркынычларына бәйле вазыйфалар исемлегенә карала торган вазыйфаларга беркетелгән функционалга бәйле рәвештә өстәмәләр кертү турында;
- дәүләт граждан хезмәтеннән куылганнан соң коммерциячел һәм башка төр оешмаларда тиешле вазыйфаларны биләүгә ризалык алу максатында, элегрәк ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең төрле вазыйфаларын биләгән гражданнар белән хезмәт шартнамәләрен төзү турында югарыда аталган оешмалардан хәбәрләр җиткерү турында;
- балигълык яшенә җитмәгән балага керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру мөмкинлегенең булмавы турында гариза һәм башка мәсьәләләр.
Ford Sollers реструктуризация турында игълан итә: компания җиңел автомобильләр базарыннан китә һәм җиңел коммерция транспорты сегментында бизнес алып баруга көч куячак.
Ford Motor Company һәм "СОЛЛЕРС" ГАҖ уртак Ford Sollers компаниясе акционерлары килешүгә ирешкәннәр һәм уртак предприятиене реструктуризацияләү турында ниятләр хакында беркетмә имзалаганнар, киләчәктә аның эшчәнлеге җиңел коммерция транспорты сегментында алып барылачак. Бизнесның яңа структурасы компаниягә позицияләрне ныгытырга һәм Ford Transit сатуны арттырырга булышачак, аны җитештерү "Алабуга" МИЗ (Татарстан, Алабуга ш.) заводында дәвам итәчәк. Соңгы өч ел эчендә Ford Transit сату 200% артып киткән, ул модельгә чит ил брендлары арасында сегмент лидерларына чыгу мөмкинлеген биргән.
Ниятләр турында беркетмә Ford Motor Company һәм "СОЛЛЕРС" ГАҖ уртак предприятиесе акционерларының стратегияне яңадан карау йомгаклары буенча имзаланган. Үзгәрешләрнең максаты булып кыска срокларда компаниянең табыш алу дәрәҗәсен кире кайтару зарурлыгы һәм базардагы катлаулы вәзгыять шартларында инвестицияләрнең нәтиҗәлелеген арттыру тора. Акционерлар арасындагы сөйләшүләр дәвам итә һәм якын айларда ахыргы килешенүләргә ирешеләчәк.
"Әлеге карар – безнең барлык партнерларыбыз мәнфәгатендә Ford бизнесының нәтиҗәлелеген һәм көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен арттыру юлында әһәмиятле адым, – диде Ford Motor Company башкарма вице-президенты һәм Евроа, Якын Көнчыгыш һәм Африка төбәкләре буенча президенты Стивен Армстронг. – Ford Sollers яңа структурасы Европаның барлык базарларында коммерция транспорты сегментында Ford брендының лидер дәрәҗәсен ныгыту буенча безнең стратегиягә җавап бирә, шулай ук катлаулы карар кабул итү һәм Россиядәге җиңел автомобиль базары кебек югалтулы сегментларны ташлап китү ниятебезне чагылдыра".
Ford Sollers яңа структурасында Ford Motor Company һәм "СОЛЛЕРС" ГАҖ акционерлары партнерлар булып кала, шул ук вакытта "СОЛЛЕРС" ГАҖ уртак предприятиенең устав капиталында 51% өлешкә идарә итәчәк.
Бизнесны реструктуризацияләү җиңел автомобильләр җитештерүне 2019 елның июнендә тулысынча төгәлләүне күздә тота, нәтиҗәдә Яр Чаллыда һәм Всеволожскта ике Ford автомобильләре заводы, шулай ук "Алабуга" МИЗ (Алабуга шәһәре) двигательләр заводы ябылачак. Әлеге чаралар хезмәткәрләр штатын шактый кыскартуга китерәчәк, бу эш иң беренче чиратта өстәмә компенсация түләп, эштән ирекле китү программасы буенча уздырылачак.
Ford Sollers партнерлар белән берлектә алга таба башкарылачак, бизнесны реструктуризацияләү өчен кирәкле эшләр буенча сөйләшүләр алып бара.
Ford Sollers җиңел автомобильләрнең гарантия ремонты һәм сервисы буенча барлык йөкләмәләрнең дә тулы күләмендә үтәләчәге турында раслый.
Форд Соллерс матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Стамбулның Электроника, электр техникасы, җайланмалар һәм мәгълүмат технологияләре экспортерлары ассоциациясе (ТЕТ) вәкилләре белән очрашу булды. Очрашуны министр урынбасары Алмаз Хөсәенов уздырды. Ул республиканың сәнәгый потенциалы турында сөйләде. Ассоция вәкилләре киңәйтелгән составта Татарстанда беренче мәртәбә, шуңа күрә алар энергетика вәкилләре белән b2b очрашуларга махсус игътибар бирде.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов рәислегендә Сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышта җиңел сәнәгать продукциясенең һәм балалар өчен товарларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшү мәсьәләләре, шулай ук табигый мехтан ясалган эшләнмәләрне контроль (тәңгәлләштерүче) тамгалар белән зарури маркалау турындагы таләпләрнең үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Ропотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова җиңел сәнәгать продукциясен һәм балалар товарларын тикшерүдә тоту буенча уздырыла торган чаралар турында һәм контроль (тәңгәлләштерүче) тамгалар белән зарури маркалау өлешендә мех эшләнмәләре әйләнешенә уздырыла торган контрольлек эше турында сөйләде.
2018 елда Идарәгә кулланучылардан җиңел сәнәгать продукциясенең начар сыйфатына кагылышлы 76 язма мөрәҗәгать килгән. Хокук бозучылар арасында "Смешные цены" һәм "Планета одежды и обуви" кибетләре челтәре лидерлар булып тора. Техник регламентларның таләпләре бозылудан тыш, Идарә белгечләре тарафыннан түбән бәяле категориягә караучы мондый кибетләрдә еш кына ят товар тамгасын законсыз кулланган контрафакт продукциясе дә ачыклана. Мисал өчен, сатуда "Adidas", "NIKE", "ReeboK", "PUMA" брендлары белән спорт киемнәре, аяк киеме, шапкалар, футболкалар тәкъдим ителгән, ә товар тамгасыннан файдалану хокукына лицензия шартнамәсе булмаган. Уздырылган күзәтчелек чаралары нәтиҗәсендә, тулаем алганда, 104 хокук бозу очрагы ачыкланган, административ хокук бозулар турында 22 беркетмә төзелгән. Җиңел сәнәгать продукциясенең 449 партиясенә арест салынган.
Болар белән берлектә, Идарә контроль (тәңгәлләштерүче) тамгалар белән зарури маркалау өлешендә мех эшләнмәләре әйләнешен тикшерүдә тотуны дәвам итә. 2018 елда 67 контрольлек чарасы уздырылган. Тикшерелгән мех продукциясенең 2000 берәмлеге арасыннан "Җиңел сәнәгать продукциясенең куркынычсызлыгы турында" Таможня берлеге Техник регламенты таләпләренә 217 берәмлек мех эшләнмәсе җавап бирмәгән, 123 мех эшләнмәсе буенча мех эшләнмәләрен контроль (тәңгәлләштерүче) тамгалар белән маркалау тәртибе бозылган, 26 млн сумлык эшләнмәгә арест салынган һәм алар сатудан алынган.
Республика комиссиясе утырышы нәтиҗәсендә Сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча дәүләт комиссиясе адресына табигый мехтан ясалган эшләнмәләрне контроль (тәңгәлләштерүче) тамгалар белән маркалау системасын камилләштерү буенча уртак тәкъдимнәр әзерләү турында карарлар кабул ителде.
2019 елның 26 мартында Яр Чаллыда металлны EPS-чистарту буенча югары технологияле җайланма кулланылган BRANDSTEEL (EPS – Eco Pickled Surface, өслекне экологик эшкәртү) – Сервислы металл эшкәртү үзәге ачылды. Әлеге үзәк Яр Чаллы шәһәренең "Кама-Трейд Татарстан" ҖЧҖ алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты булып тора. Металлпрокат белән төп тәэминатчы булып "Магнитогорск металлургия комбинаты" ГАҖ тора.
EPS-чистарту линиясе җыйнак, тавышсыз, экологияле һәм автомат идарә ителә торган җайланмалардан гыйбарәт. Гамәлгә кертелгән технологик линиянең Россиядә дә, Европа илләрендә дә аналоглары юк. Әлеге линияләр АКШ, Мексика, Корея, Кытай кебек илләрдә генә эшли.
"Металл эшкәртү үзәге хезмәтләреннән файдалануда, иң беренче чиратта, Россиянең, Белоруссиянең "Группа ГАЗ" ИК" ҖЧҖ, "МАЗ" ААҖ, "КАМАЗ" ГАҖ һ.б. кебек автомобиль төзү предприятиеләре мәнфәгатьле", – дип белдерде "Аккурайд Уилз Руссиа" ҖЧҖ генераль директоры Илья Давыдов.
Бүген чираттагы "Полимер көне" кысаларында полимер җитештерүгә һәм эшкәртүгә бәйле программаның төп нигезләмәләре турында сөйләшү булды. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2024 елга кадәр Татарстан Республикасының нефть-газ-химия комплексын үстерү программасын төзүдә катнаша, ул "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ тарафыннан эшләнә.
Чарада полимер җитештерүче предприятиеләр – "Нижнекасмкнефтехим" ГАҖ һәм "Казаньоргсинтез" ГАҖ вәкилләре; полимер эшкәртү тармагыннан "Данафлекс" ДК, "Нэфис Косметикс" ГАҖ, "СафПласт" ҖЧҖ, "Татхимпласт" ҖЧҖ һәм "Полиматиз" ЯАҖ кебек эре компанияләрнең вәкилләре катнашты. Шулай ук коммуникатив мәйданчык эшендә "РциХимТех" АҖ, "Пластмасса эшкәртүчеләр берлеге" КО, "Химград" технополисы җитәкчеләре һәм полимер химиясе өлкәсендә әйдәп баручы югары уку йортларының берсе булган "КФТТУ" ЮББ ФДБМУ вәкилләре катнашты.
Сәламләү чыгышында министр урынбасары Алексей Савельчев 2025 елга кадәр Россия Федерациясенең нефть-газ-химия комплексын үстерү буенча чаралар планы турында сөйләде. "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин Татарстан Республикасының нефть-газ-химия комплексын үстерүнең перспективалары турында доклад белән уртаклашты, тармак үсешенә йогынты ясаучы төп тенденцияләрне билгеләп узды.
"Казаньоргсинтез" ГАҖ һәм "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ вәкилләре предприятиеләрне үстерү планнары турында җиткерде. Үз чиратында "Татнефть" ГАҖ баш технологы Марат Фатыйхов нефть-газ-химия комплексын төзү проекты турында әйтте. "Татнефть" ГАҖ полимер материаллар базарында уенчыга әверелүе турындагы яңалык залга җанлану кертеп җибәрде.
Чараның йомгаклау өлешендә очрашуда катнашучылар барлык эре эшкәртүчеләрне тыңлады, алар полимер эшкәртү өлкәсендәге перспективалар белән уртаклашты һәм тармакта чималга булган бәяләргә, дәүләтнең ярдәм чараларына һәм чыгарыла торган продукциянең сыйфатын саклап калуга бәйле проблемалар турында сөйләде.
Бүген министр урынбасары Алмаз Хөсәенов Татарстандагы ике зур сәнәгать каласы – Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу уздырды. Очрашу барышында "Халыкара кооперация һәм экспорт", шулай ук "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" илкүләм проектларын тормышка ашыру турында сөйләшенде.
Шунысын билгеләү әһәмиятле, "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында көндәшлеккә сәләтлелекне арттыруның кооператив программаларын (КППК) – оешманың көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен, җитештерү күләмнәрен һәм үз продукциясен сатуны арттыруга юнәлдерелгән эшчәнлек программаларын тормышка ашыручы предприятиеләр хуплау табачак.
Мондый предприятиеләргә экспортка юнәлеш алган производство оештыруга ташламалы кредитлар, постэкспорт финанслау, факторинг, предприятие продукциясен чит илләрдән сатып алучыларга кредитлар бирелергә мөмкин.
Катнашучыларга карата таләпләр минималь:
- җитештерү фактын раслау;
- бюджет һәм бюджетка карамаган фондлар каршында түләмәүләрнең һәм түләячәк әҗәтләрнең булмавы;
- предприятиенең чит ил юридик заты, "офшор" компаниясе булып тормавы, соңгы 3 ел эчендә ликвидацияләнү яки банкротлык процессында булмавы.
КППК карата таләпләр, оешмаларны сайлап алу һәм аларның бердәм реестрын формалаштыру тәртибе РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 23 февралендәге 191 номерлы карарында регламентлана.
Апрельдә предприятиеләрдән заявкалар җыеп алыначак. Заявка тапшыруның иң чик срогы – 2019 елның 15 мае.
Атна саен, чәршәмбе көннәрендә, Россия экспорт үзәге көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен арттыруның корпоратив программасын (КППК) тормышка ашыру мәсьәләләре буенча вебинарлар уздыра.
Экспертлар КППК әзерләү, оешмалар тарафыннан әлеге программада катнашу өчен заявкалар тапшыру сроклары һәм процедурасы, ярдәм күрсәтү тәртибе турындагы сорауларга җавап бирә.
Вебинарлар бер үк вакытта уза – чәршәмбе көннәрендә 10.00 сәгатьтә.
Киләсе вебинарлар 2019 елның 27 мартында, 3 апрелендә, 10 апрелендә, 17 апрелендә, 24 апрелендә, 7 маенда узачак.
ТР Сәнәгать министрлыгында белешмәләр алу телефоны: 210-05-88
Өстәмә:
Вебинарга керү өчен сайт: https://vcs.imind.ru/тоташтыру өчен чараның ID: 250-168-4
App Store һәм Google Play мобиль җайланмалары өчен кушымталар "Mind Mitting" дип атала. Мобиль җайланмалар аша тоташтыру өчен чараның ID: 250-168-4
Бүген "Химград" технополисында "Идел буе федераль округында медицина эшләнмәләрен һәм җиһазларын теркәү буенча бердәм төбәкара үзәк оештыру" темасына түгәрәк өстәл булды.
Чарага Татарстаннан, Мәскәүдән, Башкортостаннан, Мордовиядән, Удмуртиядән, Нижегородск өлкәсеннән 35 артык фармацевтика һәм медицина сәнәгате предприятиесеннән, шулай ук Идел буе федераль округы буенча Федераль аккредитацияләү хезмәте идарәсеннән, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча территориаль органыннан, Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгыннан һәм "ФармМедПолис Республики Татарстан" ҖЧҖ вәкилләр катнашты. Очрашуны министр урынбасары Алексей Савельчев уздырды.
Утырыш барышында анда катнашучылар Казанда медицина эшләнмәләрен һәм җиһазларын теркәүгә алу буенча төбәкара үзәк оештыру, медицина эшләнмәләрен теркәү өлкәсендә белгечләр әзерләү һәм башка мәсьәләләр турында сөйләште.
Башка төбәкләрдән килгән тармак экспертлары махсус оештырылган күргәзмәдә "Химград" технополисы резидентларының продукциясе белән танышты, технополис территориясендә урнашкан фармацевтика һәм медицина сәнәгате предприятиеләре буенча экскурсияләрдә булды.
2019 елның апреленнән башлап "Казаньоргсинтез" ГАҖ түбән тыгызлыклы металлоцен сызыклы полэтиленны (ЛПНП яки LLDPE) сәнәгый эшләп чыгаруга керешәчәк. Моңарчы полиэтилен эшкәртүчеләргә әлеге продуктның фәкать чит ил маркаларыннан гына файдаланырга туры килде. Базарда үзебезнең ил аналоглары юк иде. "Казаньоргсинтез" Россиядә металлоцен полиэтиленны бердәнбер җитештерүче булачак. Үзебезнең ил маркаларын базарга чыгару металлоцен продуктлар кытлыгын киметәчәк һәм аларны полимер эшкәртүчеләрнең киң даирәсе өчен үтемле ясарга булышачак.
Металлоцен сызыклы полиэтилен хәзерге вакытта иң сорала торган булып санала. Аны полиэтилен эшләнмәләр җитештерүдә куллану зур икътисадый нәтиҗә бирә: шундый ук күләмдә ахыргы продукция әзерләгәндә полимер сарыфлары кими, эшләнмәләрнең авырлыгы кими, ә ныклык дәрәҗәсе арта бара. Сызыклы металлоцен полиэтилен стрейч-пленкалар, стрейч-худ пленкалар, югары ныклыклы гомуми кулланылыштагы пленкалар, ламинатлау пленкалары, авыл хуҗалыгы пленкалары җитештергәндә кулланыла, шулай ук мөстәкыйль рәвештә яки полиэтиленның башка типларына өстәмә сыйфатында да кулланыла.
Беренче металлоцен продуктлар "Казаньоргсинтез"да, өлешчә реконструкцияләнгән түбән бсымлы полиэтилен җитештерү һәм эшкәртү заводында (ЗППНД) әле 2005 елда ук җитештерелә. Сомономер сыйфатында бутен-1 кулланыла. Ул вакытта төп ПЭ2НТ05-5 маркасы иң перспективалыларның берсе буларак санала иде. Ләкин 2009 елда, конъюктур холыклы берничә сәбәпкә бәйле рәвештә, предприятие әлеге марканы чыгарудан туктата. 2019 елда яңа җитештерү сомономер сыйфатында гексен-1 кулланып башлап җибәрелгән. Сомономер-модификатор буларак гексен-1, бутен-1 белән чагыштырганда, нәтиҗәлерәк һәм җитештерелә торган продукт өчен эксплуатация үзлекләренең иң яхшы комплексын тәэмин итә.
Металлоцен продуктларны үзләштерүнең беренче этабында "Казаньоргсинтез" эшкәртүчеләр бергәлегенә югарырак сыйфатлы продукт тәкъдим итү максатын куя, әлеге продукт Sabic һәм ExxonMobil кебек дөньяви брендлардан LLDPE металлоцен маркалары өчен көндәшле булачак. Хәзерге вакытта "Казаньоргсинтез" беренче мәртәбә тәэмин итеп карау буенча иң эре эшкәртүчеләр белән диалог башлап җибәргән.
Базарга пленкалар җитештерү өчен металлоцен ЛПНП ике маркасын чыгару планлаштырыла: F2010M һәм F2030M. Маркалар бер-берсеннән эретмәнең агучанлык күрсәткечләре (ПТР) буенча аерыла. Алар 2,16 кг булганда ПТР белән сыйфатлана – тиешенчә: 1,0 һәм 3,0. Полиэтиленның беренче маркасы ябышкаграк – өрдерү юлы белән җиңсә пленкасы чыгару өчен, ә икенчесе – яссы ярыклы экструзия ярдәмендә пленка алу өчен. Аларга беренчел заказларны 25 марттан рәсмиләштерергә мөмкин булачак.
"Казаньоргсинтез" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары нигезендә