Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору комиссиясе утырышы

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов рәислегендә Сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышта җиңел сәнәгать продукциясенең һәм балалар өчен товарларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшү мәсьәләләре, шулай ук табигый мехтан ясалган эшләнмәләрне контроль (тәңгәлләштерүче) тамгалар белән зарури маркалау турындагы таләпләрнең үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Ропотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова җиңел сәнәгать продукциясен һәм балалар товарларын тикшерүдә тоту буенча уздырыла торган чаралар турында һәм контроль (тәңгәлләштерүче) тамгалар белән зарури маркалау өлешендә мех эшләнмәләре әйләнешенә уздырыла торган контрольлек эше турында сөйләде.

2018 елда Идарәгә кулланучылардан җиңел сәнәгать продукциясенең начар сыйфатына кагылышлы 76 язма мөрәҗәгать килгән. Хокук бозучылар арасында "Смешные цены" һәм "Планета одежды и обуви" кибетләре челтәре лидерлар булып тора. Техник регламентларның таләпләре бозылудан тыш, Идарә белгечләре тарафыннан түбән бәяле категориягә караучы мондый кибетләрдә еш кына ят товар тамгасын законсыз кулланган контрафакт продукциясе дә ачыклана. Мисал өчен, сатуда "Adidas", "NIKE", "ReeboK", "PUMA" брендлары белән спорт киемнәре, аяк киеме, шапкалар, футболкалар тәкъдим ителгән, ә товар тамгасыннан файдалану хокукына лицензия шартнамәсе булмаган.  Уздырылган күзәтчелек чаралары нәтиҗәсендә, тулаем алганда, 104 хокук бозу очрагы ачыкланган, административ хокук бозулар турында 22 беркетмә төзелгән. Җиңел сәнәгать продукциясенең 449 партиясенә арест салынган.

Болар белән берлектә, Идарә контроль (тәңгәлләштерүче) тамгалар белән зарури маркалау өлешендә мех эшләнмәләре әйләнешен тикшерүдә тотуны дәвам итә. 2018 елда 67 контрольлек чарасы уздырылган. Тикшерелгән мех продукциясенең 2000 берәмлеге арасыннан "Җиңел сәнәгать продукциясенең куркынычсызлыгы турында" Таможня берлеге Техник регламенты таләпләренә 217 берәмлек мех эшләнмәсе җавап бирмәгән, 123 мех эшләнмәсе буенча мех эшләнмәләрен контроль (тәңгәлләштерүче) тамгалар белән маркалау тәртибе бозылган, 26 млн сумлык эшләнмәгә арест салынган һәм алар сатудан алынган.

Республика комиссиясе утырышы нәтиҗәсендә Сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча дәүләт комиссиясе адресына табигый мехтан ясалган эшләнмәләрне контроль (тәңгәлләштерүче) тамгалар белән маркалау системасын камилләштерү буенча уртак тәкъдимнәр әзерләү турында карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International