Хөрмәтле дуслар!
Ел саен 2 апрельдә Россия һәм Беларусия халыклары бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Нәкъ шушы көнне, ике дәүләт президентының "Россия һәм Беларусия берлеге төзү турында" шартнамәгә кул куюы илләрнең үзара интеграцияләнүенә башлангыч биргән.
Берлек оештыруның төп максаты булып дустанә мөнәсәбәтләрне һәм үзара ике як мәнфәгатьләрен исәпкә алып, сәүдә-икътисад хезмәттәшлегенә махсус игътибар биреп, намуслы күршелек итү принципларындагы багланышларны ныгытуга омтылудан гыйбарәт.
Бүген Беларусь БДБ илләре белән Россиянең товар әйләнеше күләмнәре буенча алдынгы урынны алып тора, Белорусьның экспорт продукциясенең яртысы Россия базарына китерелә.
Берлек дәүләте кысаларында уңышлы хезмәттәшлек тәҗрибәсе Беларусь белән Татарстанның сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрен үстерергә булышты. 2018 елда республикалар арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 1.194 млрд тәшкил иткән. Безнең предприятиеләр интеграция процессларын үстерүдә уңышлы эшлиләр – тармак проектлары тормышка ашырыла, яңа проектлар булдырыла. Җитештерү кооперациясендәге төп өлкәләр булып машина төзелеше, нефть химиясе һәм медицина тора.
Билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда Белорусь предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Шуңа күрә дә үзара дустанә мөнәсәбәтләрне саклау, республикаларның сәнәгый һәм икътисадый потенциалын арттыру мөһим.
Бу көнне барыгызга да тыныч күк йөзе, оптимизм һәм иминлек телим!
ТР Премьер-министры урынбасары –
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов эшлекле сәфәр белән Даниягә килде. Бүген Копенгагенда ул PRIMO җитәкчелеге белән очрашты.
Халыкара PRIMO компаниясенә 1959 нчы елда нигез салынган, Германиядә, Польшада, Финляндиядә, Норвегиядә, Швециядә, Кытайда һәм Россиядә 14 заводка ия. Сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен пластмасса һәм экструзия профильләреннән комплекслы чишелешләр эшләп чыгаруга махсуслашкан.
Очрашу барышында яклар хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләште. Исегезгә төшерик, март аенда Казанда PRIMO компаниясенең Россия бүлекчәләре вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрелгән иде инде.
Бүген ТР Сәнәгать министрлыгында "Дюраселл Раша" компаниясе һәм Казан сәүдә үзәкләре вәкилләре белән очрашу булды. Чараны Герман Лернер уздырды. Очрашуда өстәмә кабул итү пунктларын оештыру юлы белән, яраксызланган ток чыганакларын аерым җыю инфраструктурасын оештыру турында сүз барды.
Ток элементларын җыю, транспорт белән күчерү һәм утильләштерү буенча бердәм система оештыру сәнәгатьнең калдыкларны эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру тармагын формалаштыруда әһәмиятле этап булып тора.
Билгеле булганча, батарейкаларны утильләштерү санитар нормаларга ярашлы рәвештә, ягъни махсус контейнерларда башкарылырга тиеш. Батарейкалар составында агу дәрәҗәсе югары булган кимендә 10 химик элемент һәм төрле авыр металлар бар. Шуңа күрә дә аларны коммуналь калдыклар ташлана торган чүп бакларына ташлауга юл куелырга тиеш түгел.
Химик матдәләр туфракны гына түгел, ә грунт суларын да пычрата, һавага чыга һәм аз-азлап табигатьне генә түгел, кешелек организмын да агулый.
Татарстан – батарейкаларны тизләтелгән рәвештә утильләштерү буенча Россиянең пилот төбәге. Әлеге режимда ток элементларының 60%ына кадәр өлеше эшкәртелерлек шартлар тудыралачак. Алга таба мондый тәҗрибә башка төбәкләрдә дә җәелдереләчәк.
Батарейкаларны җыю контейнерын литийлы батарейкаларны эшкәртү буенча предприятие белән шартнамә төзегән күп кенә кибетләрдә һәм электроника супермаркетларында күрергә була. Хәзерге вакытта предприятие күп кенә эре сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек итә, кибетләрдә контейнерлар урнаштырыла.
Россия Сәнәгать министрлыгының, "Дюраселл" компаниясенең һәм сәүдә компанияләренең уртак проекты нәтиҗәсендә 2018 елда төрле сәүдә челтәрләре территориясендә ток элементларын аерып җыю буенча 300 яңа пункт урнаштырылган, бу исә батарейкаларны һәм аккумуляторларны эшкәртү күләмен шактый арттыру мөмкинлеген биргән.
Яраксызланган батарейкаларны җыю өчен контейнер урнаштыру – экологияне яхшырту өчен үз өлешеңне кертү мөмкинлеге ул.
2019 елның 25 апрелендә Казанда "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019" XI Халыкара икътисад саммиты кысаларында Казакъстан товар җитештерүчеләренең сәүдә-икътисад миссиясе узачак.
Казакъстан Республикасының Индустрия һәм инфраструктура үсеше министрлыгы, Казакъстан Республикасының "Атамекен" эшкуарларның милли палатасы, Казан шәһәрендә Казакъстан Республикасы Генераль консуллыгы катнашында Казакъстанның Тышкы сәүдә палатасы һәм Россия Федерациясендә Казакъстан Республикасының Сәүдә вәкиллеге бүлекләре рәсми сәүдә-икътисад миссиясен оештырачак, ул "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019" XI Халыкара икътисад саммиты кысаларында узачак.
Бу көнне "Казан Экспо" ХКҮ В2В форматында эшлекле элемтәләр биржасы узачак, аның максаты турыдан-туры элемтәләр булдырудан, Казакъстан һәм Татарстан компанияләре арасында эшлекле багланышларны үстерүдән гыйбарәт. Казакъстан ягыннан товар җитештерүчеләр түбәндәге өлкәләрдә тәкъдим ителәчәк:
Татарстан Республикасындагы эшлекле даирәләрне, сатып алучы компанияләрне һәм сәүдә челтәрләрен чарада катнашырга чакырабыз.
Оештыру һәм катнашучыларны теркәү буенча барлык сораулар белән Россия Федерациясендә Казакъстан Республикасы Сәүдә вәкиллегенең Казан шәһәрендәге бүлекчәсе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүегез сорала, түбәндәге телефоннар буенча: 8 (999) 156-07-00; 8 (903) 305-32-61; 8 (917) 391-22-74 яки түбәндәге электрон адреска: kaztrade.kzn@gmail.com .
Чарада катнашу - бушлай!
Вакыты: 25 апрельдә: 8.00-10.30
Урыны: Казан шәһәре, "Казан Экспо" ХКҮ, Выставочная урамы, 1
Казан вертолет заводында Казанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучы өлкән сыйныф укучылары, шулай ук Саха Республикасының (Якутия) төрле мәктәпләреннән Татарстан башкаласы буйлап турга килгән балалар булып китте, Казан вертолет заводына бару әлеге балалар өчен экскурсия программасының зарури пунктына әйләнгән. Хезмәт Даны музеенда мәктәп укучыларына илдә вертолет төзү буенча иң зурларының берсе булган предприятиенең торгызылу этаплары турында сөйләделәр. Балаларны Бөек Ватан сугышы елларында заводта чыгарылган атаклы У-2 (По-2) самолеты кызыксындырды, музейда әлеге очкыч аппарат үз зурлыгында күрсәтелгән. Балаларга шулай ук 1952 елдан башлап Казан вертолет заводында җитештерелгән барлык вертолетлар турында сөйләделәр һәм бупау канатлы машиналарны күрсәттеләр. Соңыннан укучылар ахыргы җыю цехында булдылар.
Мәктәп каникуллары көннәрендә "Казан вертолет заводы" ГАҖ Яшь уйлап табучыларның "Интеллектуальный Будильник" IV россиякүләм слетында катнашучылар да килеп киттеләр. Форум ел саен үз мәйданчыгында төрле юнәлешләрдә белем алучы һәм үзләренең талантын үстерүче 2-11 сыйныфларда укучы балаларны туплый. Алар завод музеен карадылар һәм монтажлау-җыю цехында булдылар, биредә балаларга вертолетлар җитештерүнең технологик процессы турында: компьютерда төзелгән сызымнардан башлап әзер бупау канатлы машина булган өлешенә кадәр башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Мәктәп укучылары Ми-8/17, Ансат һәм Ми-38 вертолетларының ни рәвешле әзерләнгәнлеген күрде.
Исегезгә төшерик, Казан вертолет заводы инициативасы белән 2009 елдан башлап 8 нче Казан гимназиясендә "вертолет" сыйныфы оештырылды, анда физика һәм математика фәннәре тирәнтен өйрәтелә. Бу сыйныфта белем алган балалар, мәктәпне бетергәннән соң техник, шул исәптән авиация профилендәге, югары уку йортларына кергәндә яхшы перспективаларга ия була. Ә 2014 елның сентябрендә КВЗ Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы 54 нче мәктәптә дә "вертолет" сыйныфының ачылуы турында игълан итте. Моннан тыш, 2015 елның июлендә, завод инициативасы белән, КФТТУ-КАИда "Вертолет төзелеше" кафедрасы ачылды.
2014 елның сентябрендә КВЗ, 2009 елда 8 нче гимназиядән башланып киткән мәктәп-югары уку йорты-предприятие хезмәттәшлек программасын киңәйтеп, КФТТУ-КАИ Инженерия фестивале кысаларында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы 54 нче мәктәптә "вертолет" сыйныфының ачылуы турында игълан итте. Гадәткә кергәнчә, "вертолет" сыйныфларында тәҗрибәле педагоглар мәктәп укучыларын фәнни-гамәли олимпиадаларга һәм профильле предметлар буенча конференцияләргә әзерлиләр, математика һәм физика фәннәре буенча өстәмә дәресләр уздыралар, экскурсияләр һәм башка чаралар оештыралар.
"Вертолеты России" холдингының "Казан вертолет заводы" ГАҖ материаллары буенча
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Ростех” ДК һәм “Полимикс” ҖЧҖ вәкилләре катнашында завод эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр буенча киңәшмә узды. Очрашуны Альберт Кәримов уздырды.
Предприятиенең башкарма директоры Алексей Контуров агымдагы вәзгыять турында мәгълүмат җиткерде. Киңәшмә барышында шулай ук дәүләт оборона заказын үтәүгә бәйле мәсьәләләр турында да сөйләшү булды һәм алга таба эшләү буенча планнар билгеләнде.
2019 елның 22 мартында Санкт-Петербургта Россиякүләм газ-мотор форумы булды һәм ул Илкүләм газ-мотор ассоциациясенең (НГА) 20 еллык юбилеена багышланган иде. Чарага "РариТЭК" компанияләре төркеменең генераль директоры Рафаэль Батыршин килде.
Форумны ачканда Ассоциацияләр Советы Рәисе Валерий Голубев ассызыклап узганча, илдәге газ-мотор ягулыгы тармагын үстерү әһәмиятле һәм әлеге юнәлештә дәүләт һәм хосусый компанияләр өчен шактый перспективалар бар. Элегрәк, 2018 елның апрелендә, РФ Президенты РФ Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә билгеләгәнчә, газ-мотор ягулыгыннан файдалану мәсьәләсе ил өчен өстенлекле булып тора.
Форум кысаларында Россия Федерациясе территориясендә газ белән тәэмин итү инфраструктурасын үстерү, шул исәптән Россиянең өстенлекле 17 төбәгендә газ-мотор ягулыгы белән тәэмин итү челтәрләрен киңәйтү стратегиясе күрсәтелде.
"НИИ Газэкономика" ҖЧҖ исәпләмәләренә караганда, "Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" федераль ярдәмче программасы кысаларында, ул быелдан башлап транспортны үзгәртеп кору чыгымнарын субсидияләүне һәм газ-мотор челтәрен үстерүгә инвестицияләр бирүне үз эченә ала – Россиядә газ-мотор ягулыгын куллануны киңәйтүдән алынган файда елына 312 млрд сумга кадәр җитәргә мөмкин һәм экологик файдасы да аз булмаячак.
"Газпром газ-мотор ягулыгы" компаниясе планнарында программаны тормышка ашыруның нәтиҗәсе мотор ягулыгы сыйфатында кулланыла торган 4 млрд куб метр табигый газ, 1500 АГНКС һәм 2024 елга кадәр 400 мең берәмлектән артык газ-мотор транспорты белән бәяләнә.
Форумның махсус тантанасында "РариТЭК" компанияләре төркеменә Россиядә газ-мотор ягулыгына керткән махсус өлеше өчен бүләк бирелде.
Әгәр "РариТЭК" компаниясенең газ-мотор техникасын җитештерүче һәм газ-мотор базары структурасына шактый өлеш кертүче компания буларак эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, 2018 ел компаниянең берничә яңа проекты өчен нигез һәм төп старт алу ноктасына әверелде, дип әйтергә мөмкин, шул исәптән сыегайтылган табигый газ куллана башлау өлешендә дә.
"МТЗ Татарстан" белән берлектә сыегайтылган табигый газда эшләүче беренче "МТЗ 1221.2" тракторының прототибы җыелган һәм тест узган.
2019 ел башында "РариТЭК" компаниясе "Минск мотор заводы" белән берлектә 100% дәрәҗәсендә газ циклы белән эшләүче 4 һәм 6 цилиндрлы "ММЗ" двигательләренең газ версияләрен оештыру проектын башлап җибәргән.
"РариТЭК" компаниясе үзенең Lotos автобуслары бренды белән урта класска караган 100 газ автобусын чыгарган, Lotos 206 автобуслары Казан, Надым, Көньяк Сахалинск, Чабаксар һәм Ростов-на-Дону шәһәрләренә җиткерелгән.
Газ-мотор двигательләре белән зур класслы Lotos 105 автобусларының беренче үрнәкләре җыелган.
2018 елда "РариТЭК", "Hyundai Truck and Bus Rus" һәм "Эллада Интретрейд" ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек башланып киткән, кысылган һәм сыегайтылган табигый газда эшләүче двигатель белән Hyundai 78 коммерция автомобиленең беренче прототибы җыелган.
"РариТЭК" компаниясе өчен 2018 елда халыкара хезмәттәшлек юнәлеше дә зур әһәмияткә ия була, берничә мөһим килешү төзелә, Үзбәкстан Республикасында газ-мотор техникасын җитештерү мәйданчыгы оештырыла.
Казакъстан-Татарстан бизнес-форумы кысаларында "РариТЭК ремонт-механика заводы" ҖЧҖ һәм "Семипалата автоҗыю заводы" ҖЧШ арасында "СемАЗ" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт мәйданчыкларында Lotos сәүдә маркасы белән пассажирлар өчен автотехника җыюны оештыруга бәйле хезмәттәшлек турында меморандум имзалана.
"UzAuto Trailer" ҖЧҖ белән берлектә Үзбәкстан территориясендә КАМАЗ газ-мотор техникасын җитештерү буенча "RARITEK GAS ENGINEERING" уртак предприятиесе оештырылган.
"РариТЭК Холдинг" АҖ материаллары буенча
Ел саен, Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән, республика территориясендә "Җир сәгате" дигән халыкара акция уза, ул төрле дәүләтләрдә яшәүчеләрнең ресурсларны саклау проблемаларын хәл итүдә үзара теләктәшлектә булуын символлаштыра.
Чарада катнашу өчен республикадагы мәнфәгатьле барлык юридик һәм физик затлар чакырыла.
Акцияне уздыру өчен 2019 елның 30 мартында, шимбә көнне, 1 сәгатькә (20.30-21.30) административ биналарның архитектура-декторатив утларын һәм кизү яктырткычларны, шулай ук башка объектларның, гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә бәйле булмаган яктылык чыганакларын һәм электр җиһазларын сүндереп торырга тәкъдим ителә.
Казан дәүләт энергетика университетында 25 марттан 28енә кадәр сәнәгать предприятиеләрендә эшләүчеләр арасында "Электромонтаж" компетенциясе буенча беренче мәртәбә IV Тармак чемпионаты (рәсми WorldSkills Hi-Tech чарасы) узды. Чемпионатны оештыручы булып Россиядә IEK GROUP яктылык-техник һәм электротехник җайланмасы белән тәэмин итү һәм җитештерү буенча әйдәп баручы компания тора.
Ярышларда Россиянең иң эре сәнәгать предприятиеләре ("Росатом" дәүләт корпорациясе, "ЕВРАЗ", "СИБУР", "Норильск никеле" компанияләре, Чиләбе труба прокаты заводы (ЧТПЗ), Африкантов ис. машина төзелеше ОКБ), Швейцария, Бөекбритания, Бразилия һәм Казакъстан җыелма командалары, БГӘ һәм Иран халыкара экспертлары катнашты. Чемпионат көннәрендә анда катнашучылар двигательгә идарә итү, яктыртуга идарә итү схемаларын җыйдылар, программалаштыру өлкәсендә үз күнекмәләрен күрсәттеләр.
Чемпионат "Электромонтаж" компетенциясе буенча WorldSkills илкүләм җыелмасын гамәли әзерләү мәйданчыклары исемлегенә кертелде. Бер мәйданчыкта яшь эшчеләр белән берлектә WORLDSKILLS KAZAN 2019 дөнья чемпионатында чыгыш ясау өчен әзерләнүче WorldSkills Russia Илкүләм җыелма командасының киңәйтелгән состав әгъзалары да көч сынашты.
"Skill Camp" категориясе буенча "Электромонтаж" компетенциясендә IV ачык IEK GROUP тармак чемпионатында Бразилиядән Карлос Аугусто Леотте Брайс җиңү яулады (тренеры: Сидней Россо Серафим), ә "Эшчеләр" категориясендә – Сидней Россо Серафим, "Евраз" АҖ, Новокузнецк ш. (тренеры: Тютюник Евгений Сергеевич).
Чемпионат кысаларында яңа WorldSkills Russia – "Интернет-маркетинг" компетенциясе буенча ярышлар узды. 1 нче урынны КДЭУ студенткасы Кривоногова Анастасия Евгеньевна яулады.
Чемпионат узган вакыт дәвамында "Электромонтаж" компетенциясе буенча профессиональ пробалар һәм мастер-класслар узды, алар КДЭУ һәм Казан энергетика көллияте катнашында оештырылган иде.
Чемпионат мәйданчыгында беренче тапкыр инде "Электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер" һөнәрен алган һәм һөнәре буенча 3 нче разрядка ия булган профессиональ (техник) волонтер-студентлар эшләде.
КДЭУ матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүген "Ростех" корпорациясе башкарма директоры Сергей Абрамов катнашында "НПК "ТЕХМАШ" АҖ предприятиеләре белән киңәшмә булды.
Сәламләү сүзләрендә Альберт Кәримов ТР ОСК предприятиеләре өчен төп бурычлар турында сөйләде. Асылда, граждани һәм икеләтелгән билгеләнештәге продукцияне чыгару буенча яңа инвестиция проектларын эшләү һәм сату турында. Хәзерге вакытта федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә инвестиция проектларын, шул исәптән ОСК предприятиеләре өчен дә, тормышка ашыруга булыша торган механизмнар уйлап табыла. Мисал өчен, Сәнәгатьне үстерү фондының "Конверсия" программасы. Узган ел "ПОЗиС" АҖ энергонәтиҗәлелеге буенча югары класслы һәм электрон идарә блоклы яңа суыткыч җиһазларын чыгаруны үзләштерү проектын тормышка ашыруга 750 млн сум күләмендә заем алган. Чыгышы барышында министр билгеләп узганча, хезмәт җитештерүчәнлеген тотрыклы үстерү өчен предприятиеләрне цифрлаштыруга юнәлеш алу зарур. Моннан тыш, киңәшмәдә сәнәгый һәм экологик куркынычсызлык һәм предприятиеләрдә хезмәтне саклау турындагы мәсьәләләр дә каралды.