Бүген ТР Сәнәгать министрлыгында министр урынбасары Герман Лернер Brimstone төрек компаниясенең генераль директоры Эфе Мунип Нурдоглу белән очрашты. Очрашуда предприятие җитәкчесе билгеләп узганча, Татарстанда җитди логистика потенциалы бар, нефть химиясенең һәм машина төзелешенең үсеш дәрәҗәсе югары.
"Биредә Татарстанның химия предприятиеләре белән кооперация өчен уникаль мөмкинлекләр бар. Боларның барысы да республика территориясендә безнең компаниянең инвестиция проектын тормышка ашыру өчен зур кызыксыну тудыра", – дип билгеләде Нурдоглу.
2019 елның 10 апреленнән 12сенә кадәр "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә Идел буе федераль округы территориясендә энергетика өлкәсендәге иң зур чараларның берсе – Энергия-ресурс нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы ТЭФ-2019 узачак.
Ул "Энергетика. Ресурсларны саклау" 20 нче халыкара махсус күргәзмәсен һәм "Энергия-ресурс нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау" 19 нчы халыкара симпозиумын үз эченә ала.
Форум программасы Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең "2018 ел йомгаклары буенча "Татарстан Республикасында энергияне сакчыл куллану һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру" дәүләт программасын тормышка ашыру һәм 2019 елга бурычлар турында" утырышы белән ачылып китәчәк эш программасының әһәмиятле чарасына әвереләчәк.
Форум эшенең икенче көнендә "Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар" темасына Россия Федерациясе энергетика министры Антон Инюцин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашында семинар-киңәшмә узачак.
Семинар барышында газ-мотор ягулыгы базарын үстерүдә халыкара тәҗрибәгә кагылышлы мәсьәләләр турында сүз барачак. Дискуссиядә Армения Республикасы, Беларусь Республикасы, Корея Республикасы, Казакъстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы вәкилләре катнашачак. Аерым блок әлеге тармакның административ чараларына һәм дәүләт ярдәме механизмнарына багышланачак.
"Энергия сервисы контрактларын тормышка ашыру тәҗрибәсе: инвестор һәм заказчы позициясе" түгәрәк өстәлендә энергия сервисы хезмәтләре базарын үстерү турында сөйләшенәчәк. Оештыручылар буларак Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге" ДАУ катнаша.
11 апрельдә әйдәп баручы иң зур "Татэнерго" АҖ предприятиесеннән "Җылылык энергиясен җитештерү, транспортлау һәм бүлү" темасына конференция, шулай ук "Энергетика нәтиҗәлелеге һәм кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең өзлексез булуын тәэмин итү проблемаларын хәл итү" пленар утырышы планлаштырыла, соңгысын "Челтәр компаниясе" ААҖ оештыра. Утырышта энергетика буенча актуаль мәсьәләләр кузгатылачак: энергетика нәтиҗәлелеге, электр энергиясе белән тәэмин итүнең ышанычлылык күрсәткечләре, интеллектуаль исәпкә алу, челтәрне автоматик секцияләү системалары, көчәнеш астында эшләү методларын үстерү.
11 апрельдә "Казан Экспо" ХКҮ Татарстан Республикасының энергетика тармагындагы предприятиеләрнең баш белгечләренең бизнес-очрашулары узачак:
- 14.00 алып 15.00 кадәр генерацияләү компанияләре сәгате (модераторлар: ҖЭҮ, ГЭС, ҖЧ вәкилләре),
- 15.00 алып 16.00 кадәр челтәр компаниясе сәгате (модераторлар: "Челтәр компаниясе" ААҖ вәкилләре).
- 16.00 алып 17.00 кадәр баш энергетиклар сәгате.
Ел саен, шундый очрашулар аркасында, республикадагы 90 артык предприятиегә, кече һәм урта бизнес белгечләренә эшлекле сөйләшүләрне нәтиҗәле уздыру, яңа бизнес-партнерлар табу, шулай ук файдалы контрактлар төзү мөмкинлеге ачыла.
Яшьләр көне шигаре белән, гадәттәгечә, форумның өченче көне узачак. Югары уку йортлары студентлары, яшь галимнәр һәм белгечләр, энергетика компанияләрнең экспертлары һәм яшь лидерлары энергетика нәтиҗәлелеге буенча "КВИЗ" интеллектуаль-күңел ачу уенында катнашачак.
Сезне 2019 елның 10 апреленнән 12сенә кадәр "Энергия-ресурс нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы-2019" чарасына чакырабыз.
Күргәзмәне карау түләүсез, түбәндәге сайтларда теркәлергә кирәк:
www.expoenergo.ru һәм expokazan.ru.
"Казан ярминкәсе" КҮ матбугат хезмәте материаллары буенча
Альберт Кәримов ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан Республикасы делегациясе составында ике көнлек визит белән Франциядә булды. Делегация составына зур сәнәгать предприятиеләренең директорлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре керде.
Беренче көнне, Марсельга килеп җитү белән, делегация Airbus Helicopters компаниясендә булды. Ул дөньяда әйдәп баручы вертолет җитештерүчеләрнең берсе. Компания продукциясе арасында граждани очкычлар да, хәрби вертолетлар да бар. Очыш кырында Airbus Helicopters вертолетларының берсендә күрсәтмәле очыш күрсәтелде.
Airbus Helicopters компаниясен шулай ук "Вертолеты России" холдингы, Казан вертолет заводы һ.б. вәкилләре дә карады.
22 март көнне ТР Президенты Марсель шәһәре мэрының беренче урынбасары Жан Роатта белән очрашты, биредә яклар Татарстан белән Прованс төбәге – Альплар – Зәңгәр яр арасында үзара файдалы хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләште.
Алга таба, "Франция-Татарстан" эш форумында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов: "Ике яклы хезмәттәшлек өчен юнәлешләр күп, сезнең төбәк бизнесын Татарстанга чакырабыз", – дип ассызыклады.
Форум кысаларында билгеләп үтелгәнчә, Татарстанда бизнесны локальләштерү өчен мөмкин булганның барысы да бар – махсус икътисадый зоналар, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш зоналары, технопарклар һәм сәнәгать мәйданчыклары. Шул ук вакытта Татарстан чит ил инвесторлары белән эшләүдә дә зур эш тәҗрибәсе туплады һәм төбәк түрәләре кирәкле ярдәм чараларын күрсәтергә әзер.
Визитның икенче көне программасын үтәп, делегация шулай ук Technoparc des Florides технопаркында да булды, биредә авиакосмик сәнәгать предприятиеләре урнашкан.
Альберт Кәримов ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе составында Таҗикстанга барды. Душанбедә алар Akia Avesto автобусларын җыю буенча уртак таҗик-төрек предприятиесенең планнарын һәм Душанбеның "Нокили Талко" ҖЧҖ кабель заводында кабель җитештерү тәҗрибәсен өйрәнде.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов "Таҗикстан-Татарстан" эш форумы кысаларында республиканың икътисадый һәм сәнәгый потенциалы турында сөйләде.
Хәзерге вакытта "Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләти җайга салу нигезләре турында" федераль законга һәм "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" федераль законның 28 статьясына (стационар булмаган һәм китереп сәүдә итүне хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә) үзгәрешләр кертү турында" закон проекты (алга таба – Закон проекты) Россия Федерациясе Дәүләт Думасына кертелгән һәм беренче укылышка әзерләнә.
Закон проектының максаты – стационар булмаган сәүдәне җайга салуның гомуми принципларын һәм кагыйдәләрен билгеләү, стационар булмаган һәм мобиль сәүдә объектларыннан файдаланып, сәүдә эшчәнлеге өчен уңайлыклы шартлар тудыру.
Бүген ТР Сәнәгать министрлыгында Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Эчке сәүдәне, товарларны маркировкалауны санлаштыру һәм продукция әйләнешен легальләштерү системасын үстерү департаменты директоры урынбасары Сергей Лобанов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, муниципаль районнарның, шәһәрләрнең, эшкуарлык бергәлеге вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашында закон проекты турында фикер алышу булды.
Закон проектын кабул итү, аны эшләүчеләр фикеренчә, сәүдә өлкәсендә эшкуарлыкны үстерүгә, кече һәм урта товар җитештерүчеләрнең продукциясен сатуның өстәмә каналларын тәэмин итүгә һәм халыкны адым ераклыгындагы сәүдә хезмәтләре белән тәэмин итүгә булышачак.
Утырыш барышында мәнфәгатьле якларның һәркайсы үзләренең тәкъдимнәрен һәм аңлатмаларын кертте, алга таба алар җыелачак һәм өстәмә каралачак.
"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ биш хезмәткәре быелның май аенда Казанда узачак WorldSkils Илкүләм чемпионатында Татарстан Республикасы җыелма командасы составында катнашачак. Яшь нефть-химиячеләр үз белемнәрен һәм сәләтләрен өч компетенция буенча күрсәтәчәк: "Полимер материаллардан эшләнмәләр әзерләү технологиясе", "Лаборатор химик анализ" һәм "Эретеп ябыштыру технологияләре".
Илкүләм чемпионатка ике айдан бераз гына күбрәк вакыт калса да, аңа әзерлек башланган инде. Ярышларда катнашучылар үз белемнәрен актив камилләштерә, "Нижнекамскнефтехим" хезмәткәрләре исәбеннән, компетенцияләр буенча экспертлар сыйфатында белем алган экспертлар белән очраша. Чираттагы шундый очрашу персонал һәм социаль мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары в.б. Родион Булашов җитәкчелегендә 14 март көнне булды. Анда Илкүләм чемпионатка әзерлек белән бәйле төрледән-төрле мәсьәләләр каралды.
Сүз уңаеннан, бу инде нефть-химия хезмәткәрләре өчен WorldSkills һөнәри осталык конкурсларында беренче мәртәбә генә катнашу түгел. 2018 елда ике яшь хезмәткәр – Фәрхетдинов Айзирә һәм Улякашкин Александр Екатеринбургта узган WorldSkills Hi-Tech ярышларында "Нижнекамскнефтехим"ны яклап көч сынашты. Биредә иң яхшылар исемен яулау өчен 34 компетенция буенча 422 конкурсант ярышты. Конкурс нәтиҗәләре буенча "Лаборатор химик анализ" компетенциясендә Айзирә Фәхретдинова, 502 балл туплап, 8 нче урынны алды һәм "Профессионаллык медальоны"на лаек булды, ә Александр Улякашкин "Эретеп ябыштыру технологияләре" компетенциясендә 11 нче урынны яулады.
Хезмәткәрләр мондый яхшы нәтиҗәләргә чемпионатка предприятие һәм Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте базасында экспертлар белән бергә уңышлы әзерләнү аркасында ирешкән. ТР Президенты йөкләмәсе нигезендә нәкъ менә әлеге уку йортына "Полимер материаллардан эшләнмәләр әзерләү технологиясе" компетенциясе беркетелгән һәм "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ ТР җыелмасы әгъзаларына күнекмәләр ясау эшен оештыру өчен 26 млн сумнан артык бәяле җиһаз-җайланма сатып алган. Хәзерге вакытта көллият WorldSkills конкурсында катнашучыларны әзерләү һәм сайлап алу чемпионатларын уздыру буенча Махсуслашкан компетенцияләр үзәге булып тора.
“Нижнекамскнефтехим” ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүген Чечен Республикасының башкаласы Грозный шәһәрендә РФ сәнәгать министры Денис Мантуров, Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм сәнәгатьне үстерү буенча Россия субъектларының башка вәкаләтле хакимият органнары вәкилләре катнаштында Сәнәгать буенча координацияләү советының чираттагы утырышы булды.
Совет утырышын уздыру кысаларында Чечен Дәүләт Университеты залларында бай эш программасы оештырылган иде.
Көннең беренче яртысында Альберт Кәримов түбәндәге панель дискуссияләрендә катнашты:
- "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проектының "Сәнәгый экспорт" федераль проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча;
- сәнәгать өчен дәүләт мәгълүмат системасының "Ярдәм чаралары навигаторы" сервисын үстерү мәсьәләсе буенча.
Сәнәгать өчен дәүләт мәгълүмат системасы илдәге сәнәгый сәясәтне тормышка ашыруны тәэмин итү инфраструктурасының әһәмиятле элементларының берсе булып тора. Россия Сәнәгать министрлыгы инициативасы белән һәм турыдан-туры министрлык җитәкчелегендә оештырылган система илдә сәнәгать үсешенең торышы һәм фаразлары турында мәгълүмат туплау өчен исәпләнгән. Сәнәгать өчен дәүләт мәгълүмат системасы корпорацияләргә төбәкләр буенча яңа проектларны, җитештерелә торган продукциянең номенклатурасын, сату базарларына якын урнашуын һәм башка бурычларны исәпкә алып, тигез итеп бүләргә ярдәм итү өчен юнәлдерелгән.
Көннең икенче яртысында Координацияләү советы утырышында сәнәгый стандартлар өлешендә үзебезнең ил сәнәгатенең әһәмиятле мәсьәләләре, ә атап әйткәндә илкүләм проектларның максатларына ирешү өчен стандартлаштыру коралларыннан файдалану турында сөйләшү булды.
Дмитрий Мантуровның һәм Рамзан Кадыйровның сәламләү сүзләреннән соң РФ үсеш институтлары – Россия экспорт үзәге, Россия венчур компаниясе вәкилләре, "Газпром" ГАҖ, "Росатом" ДК зур корпорацияләрнең вәкилләре һ.б. докладлар белән чыгыш ясады.
"Вертолеты России" холдингының (Ростех дәүләт корпорациясе составына керә) генераль директоры Андрей Богинский Казан вертолет заводына килде, биредә эш барышын тикшерде, РФ санитар авиациясен үстерү программасы кысаларында әзерләнә торган вертолет техникасына махсус игътибар бирде.
Предприятиене карау барышында ул шулай ук Казан вертолет заводының конструкторлык бюросындагы әйдәп баручы хезмәткәрләр белән дә танышты һәм Алексей Гарипов белән таныштырды, ул быелның 1 маеннан башлап идарәче директор урынбасары – Казан вертолет заводының КББ башлыгы вазыйфаларын башкаруга керешәчәк.
Ансат – җиңел ике двигательле күп максатлы вертолет, ул Казан вертолет заводында серияләп җитештерелә. Тип сертификаты буенча, вертолетның конструкциясе аны йөк ташу өчен дә, пассажирлар варианты буларак та оператив трансформацияләү, 7 кадәр кешене ташу мөмкинлеген бирә. 2015 елның маенда Ансат медицина тәэминатында сертификатланды, ә 2017 елдан башлап вертолет РФ санитар авиациясен үстерү программасы кысаларында җиткерелә башлады. Ансат минус 45 градустан алып плюс 50 градуска кадәрге һава температурасында эксплуатацияләү өчен сертификатланган.
"Вертолеты России" холдингы матбугат хезмәте материаллары буенча
Бу атнада төбәкләр өчен көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен арттыруның корпоратив программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча вебинар булды. Төп докладчылар булып түбәндәгеләр чыгыш ясады: Россия экспорт үзәге генераль директоры Андрей Слепнев һәм Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы проект офисының сәнәгатьтә проектларга идарә үзәгенең ("Россия технологик агентлыгы" ФБУ) генераль директоры Владимир Пастухов.
Экспертлар Россия Федерациясе Хөкүмәте карарының (2019 елның 23 февралендәге 191 номерлы) төп нигезләмәләренә кагылышлы сорауларга, шулай ук әлеге программада катнашу өчен оешмалар тарафыннан заявкаларны тапшыру сроклары һәм процедурасы турында җавап бирде. Вебинарда Россиянең барлык төбәкләреннән 280 якын кеше катнашты, Татарстаннан – ТР сәнәгать министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, ТР Сәнәгать министрлыгының аналитик бүлек хезмәткәрләре һәм ТР Экспортка ярдәм үзәге вәкилләре.
Киләсе вебинарлар 2019 елның 20 мартында; 2019 елның 27 мартында; 2019 елның 3 апрелендә; 2019 елның 10 апрелендә; 2019 елның 17 апрелендә; 2019 елның 24 апрелендә; 2019 елның 7 маенда 10.00 сәгатьтә узачак.
Үз сорауларыгызны кайнар линия телефоны буенча юлларга мөмкин: + 7 495 510 33 05, яки түбәндәге e-mail: kppk@exportcenter.ru
Узган вебинардан тулы видеоны әлеге сылтама буенча карарга мөмкин: https://youtu.be/aZm68ohZpWI
Программа турында тулырак мәгълүматлар биредә.
"Безнең Татарстан" IX Республика яшьләр форумының старт алуы турында хәбәр итәбез. Форумда 14-30 яшьлек кешеләр (35 яшькә кадәрле яшь галимнәр), ТР балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары катнаша ала. Заявкалар форум сайтында 2019 елның 25 мартына кадәр кабул ителә. Форумга 2019 елның маенда финал ясарга планлаштырыла.
Форум яшьләрнең проектларына һәм идеяләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, түбәндәге 9 тематик мәйданчык буенча: "Инновацияләр территориясе", "Архитектура территориясе", "Мәдәният һәм сәнәгать территориясе", "Эшкуарлык территориясе", "Игелеклелек территориясе", "Вәзгыяти үзәкләрнең элементлары территориясе", "Спорт территориясе", "Кече ватан территориясе", "Гражданлык җәмгыяте территориясе".
"Безнең Татарстан" республика яшьләр форумы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән, партнерлардан, потенциаль инвесторлардан һәм Форумны оештыручылардан алга таба булышлык һәм ярдәм күрсәтү өчен иң яхшы проектлар һәм яшьләр программалары сайлап алыначак. Форум шулай ук "iВолга" ИФО яшьләр форумы, яшьләрнең россиякүләм "Таврида" һәм "Территория смыслов", "Балтийский Артек" мәгариф форумнары кебек күп кенә федераль мәйданнарда Татарстан Республикасыннан катнашу өчен иң яхшы проектларны сайлауда да төп мәйдан булып тора.
Тематик мәйданчыклар турында тулырак мәгълүматлар www.forumtatarstan.com сайтында урнаштырылган.