Ford Sollers реструктуризация турында игълан итә

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Ford Sollers реструктуризация турында игълан итә: компания җиңел автомобильләр базарыннан китә һәм җиңел коммерция транспорты сегментында бизнес алып баруга көч куячак.            

  • Ford Motor Company һәм "СОЛЛЕРС" ГАҖ уртак предприятиесе акционерлары Ford Sollers уртак предприятиесен реструктуризацияләү турында игълан итә. "СОЛЛЕРС" ГАҖ Ford Sollers УП контрольдә тотучы акционерына әйләнәчәк.
  • Компания җиңел коммерция транспорты базарында Ford Transit  позицияләрен алга таба ныгытырга тырышачак, анда әлеге модель чит ил брендлары арасындагы сегмент лидеры булып тора.
  • Ford Sollers җиңел автомобильләр базарыннан китә, бу хәл тагын да көндәшлерәк һәм табышлырак бизнес-модель формалаштыру мөмкинлеген бирәчәк.
  • Ford җиңел автомобильләрен җитештерү 2019 елның июнендә тулысынча төгәлләнәчәк, алга таба Яр Чаллыда һәм Всеволожскта ике Ford автомобильләре заводы, шулай ук "Алабуга" МИЗ (Алабуга шәһәре) двигательләр заводы ябылачак.
  • Җиңел автомобильләргә гарантия ремонтын ясау һәм сервис хезмәтләрен күрсәтү тулы күләмендә башкарылачак.

 

 Ford Motor Company һәм "СОЛЛЕРС" ГАҖ уртак Ford Sollers компаниясе акционерлары килешүгә ирешкәннәр һәм уртак предприятиене реструктуризацияләү турында ниятләр хакында беркетмә имзалаганнар, киләчәктә аның эшчәнлеге җиңел коммерция транспорты сегментында алып барылачак. Бизнесның яңа структурасы компаниягә позицияләрне ныгытырга һәм Ford Transit сатуны арттырырга булышачак, аны җитештерү "Алабуга" МИЗ (Татарстан, Алабуга ш.) заводында дәвам итәчәк. Соңгы өч ел эчендә Ford Transit сату 200% артып киткән, ул модельгә чит ил брендлары арасында сегмент лидерларына чыгу мөмкинлеген биргән.

Ниятләр турында беркетмә Ford Motor Company һәм "СОЛЛЕРС" ГАҖ уртак предприятиесе акционерларының стратегияне яңадан карау йомгаклары буенча имзаланган. Үзгәрешләрнең максаты булып кыска срокларда компаниянең табыш алу дәрәҗәсен кире кайтару зарурлыгы һәм базардагы катлаулы вәзгыять шартларында инвестицияләрнең нәтиҗәлелеген арттыру тора. Акционерлар арасындагы сөйләшүләр дәвам итә һәм якын айларда ахыргы килешенүләргә ирешеләчәк.

"Әлеге карар – безнең барлык партнерларыбыз мәнфәгатендә Ford бизнесының нәтиҗәлелеген һәм көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен арттыру юлында әһәмиятле адым, – диде Ford Motor Company башкарма вице-президенты һәм Евроа, Якын Көнчыгыш һәм Африка төбәкләре буенча президенты Стивен Армстронг. – Ford Sollers яңа структурасы Европаның барлык базарларында коммерция транспорты сегментында Ford брендының лидер дәрәҗәсен ныгыту буенча безнең стратегиягә җавап бирә, шулай ук катлаулы карар кабул итү һәм Россиядәге җиңел автомобиль базары кебек югалтулы сегментларны ташлап китү ниятебезне чагылдыра".

Ford Sollers яңа структурасында Ford Motor Company һәм "СОЛЛЕРС" ГАҖ акционерлары партнерлар булып кала, шул ук вакытта "СОЛЛЕРС" ГАҖ уртак предприятиенең устав капиталында 51% өлешкә идарә итәчәк.

Бизнесны реструктуризацияләү җиңел автомобильләр җитештерүне 2019 елның июнендә тулысынча төгәлләүне күздә тота, нәтиҗәдә Яр Чаллыда һәм Всеволожскта ике Ford автомобильләре заводы, шулай ук "Алабуга" МИЗ (Алабуга шәһәре) двигательләр заводы ябылачак. Әлеге чаралар хезмәткәрләр штатын шактый кыскартуга китерәчәк, бу эш иң беренче чиратта өстәмә компенсация түләп, эштән ирекле китү программасы буенча уздырылачак.

Ford Sollers партнерлар белән берлектә алга таба башкарылачак, бизнесны реструктуризацияләү өчен кирәкле эшләр буенча сөйләшүләр алып бара.

Ford Sollers җиңел автомобильләрнең гарантия ремонты һәм сервисы буенча барлык йөкләмәләрнең дә тулы күләмендә үтәләчәге турында раслый.

Форд Соллерс матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International