Бүген ТР Сәнәгать министрлыгында "Дюраселл Раша" компаниясе һәм Казан сәүдә үзәкләре вәкилләре белән очрашу булды. Чараны Герман Лернер уздырды. Очрашуда өстәмә кабул итү пунктларын оештыру юлы белән, яраксызланган ток чыганакларын аерым җыю инфраструктурасын оештыру турында сүз барды.
Ток элементларын җыю, транспорт белән күчерү һәм утильләштерү буенча бердәм система оештыру сәнәгатьнең калдыкларны эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру тармагын формалаштыруда әһәмиятле этап булып тора.
Билгеле булганча, батарейкаларны утильләштерү санитар нормаларга ярашлы рәвештә, ягъни махсус контейнерларда башкарылырга тиеш. Батарейкалар составында агу дәрәҗәсе югары булган кимендә 10 химик элемент һәм төрле авыр металлар бар. Шуңа күрә дә аларны коммуналь калдыклар ташлана торган чүп бакларына ташлауга юл куелырга тиеш түгел.
Химик матдәләр туфракны гына түгел, ә грунт суларын да пычрата, һавага чыга һәм аз-азлап табигатьне генә түгел, кешелек организмын да агулый.
Татарстан – батарейкаларны тизләтелгән рәвештә утильләштерү буенча Россиянең пилот төбәге. Әлеге режимда ток элементларының 60%ына кадәр өлеше эшкәртелерлек шартлар тудыралачак. Алга таба мондый тәҗрибә башка төбәкләрдә дә җәелдереләчәк.
Батарейкаларны җыю контейнерын литийлы батарейкаларны эшкәртү буенча предприятие белән шартнамә төзегән күп кенә кибетләрдә һәм электроника супермаркетларында күрергә була. Хәзерге вакытта предприятие күп кенә эре сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек итә, кибетләрдә контейнерлар урнаштырыла.
Россия Сәнәгать министрлыгының, "Дюраселл" компаниясенең һәм сәүдә компанияләренең уртак проекты нәтиҗәсендә 2018 елда төрле сәүдә челтәрләре территориясендә ток элементларын аерып җыю буенча 300 яңа пункт урнаштырылган, бу исә батарейкаларны һәм аккумуляторларны эшкәртү күләмен шактый арттыру мөмкинлеген биргән.
Яраксызланган батарейкаларны җыю өчен контейнер урнаштыру – экологияне яхшырту өчен үз өлешеңне кертү мөмкинлеге ул.