"Электромонтаж" компетенциясе буенча WorldSkills тармак чемпионаты

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт энергетика университетында 25 марттан 28енә кадәр сәнәгать предприятиеләрендә эшләүчеләр арасында "Электромонтаж" компетенциясе буенча беренче мәртәбә  IV Тармак чемпионаты (рәсми WorldSkills Hi-Tech чарасы) узды. Чемпионатны оештыручы булып Россиядә IEK GROUP яктылык-техник һәм электротехник җайланмасы белән тәэмин итү һәм җитештерү буенча әйдәп баручы компания тора.

Ярышларда Россиянең иң эре сәнәгать предприятиеләре ("Росатом" дәүләт корпорациясе, "ЕВРАЗ", "СИБУР", "Норильск никеле" компанияләре, Чиләбе труба прокаты заводы (ЧТПЗ), Африкантов ис. машина төзелеше ОКБ), Швейцария, Бөекбритания, Бразилия һәм Казакъстан җыелма командалары, БГӘ һәм Иран халыкара экспертлары катнашты. Чемпионат көннәрендә анда катнашучылар двигательгә идарә итү, яктыртуга идарә итү схемаларын җыйдылар, программалаштыру өлкәсендә үз күнекмәләрен күрсәттеләр.

Чемпионат "Электромонтаж" компетенциясе буенча WorldSkills илкүләм җыелмасын гамәли әзерләү мәйданчыклары исемлегенә кертелде. Бер мәйданчыкта яшь эшчеләр белән берлектә WORLDSKILLS KAZAN 2019 дөнья чемпионатында чыгыш ясау өчен әзерләнүче WorldSkills Russia Илкүләм җыелма командасының киңәйтелгән состав әгъзалары да көч сынашты.

"Skill Camp" категориясе буенча "Электромонтаж" компетенциясендә IV ачык IEK GROUP тармак чемпионатында Бразилиядән Карлос Аугусто Леотте Брайс җиңү яулады (тренеры: Сидней Россо Серафим), ә "Эшчеләр" категориясендә – Сидней Россо Серафим, "Евраз" АҖ, Новокузнецк ш. (тренеры: Тютюник Евгений Сергеевич).

Чемпионат кысаларында яңа WorldSkills Russia  – "Интернет-маркетинг" компетенциясе буенча ярышлар узды. 1 нче урынны КДЭУ студенткасы Кривоногова Анастасия Евгеньевна яулады.

Чемпионат узган вакыт дәвамында "Электромонтаж" компетенциясе буенча профессиональ пробалар һәм мастер-класслар узды, алар КДЭУ һәм Казан энергетика көллияте катнашында оештырылган иде.

Чемпионат мәйданчыгында беренче тапкыр инде "Электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер" һөнәрен алган һәм һөнәре буенча 3 нче разрядка ия булган профессиональ (техник) волонтер-студентлар эшләде.

 КДЭУ матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International