Республикада авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге МВ-500 маркалы самолетларны серияләп җитештерә башлау планлаштырыла. Бүген Альберт Кәримов рәислегендә узган эшлекле төркем утырышында МВ-500 (Т-500) самолетларының җыю цехларын төзү буенча таш салу өчен әзерлек чаралары турында сүз барды. Шулай ук утырышта МВ-500 (Т-500) моделенең 10 самолетын тапшыру тантанасы турында да сүз булды. Чаралар быел майның икенче яртысына республиканың беренче затлары һәм "Ростех" дәүләт корпорациясе катнашында планлаштырыла.
Өстәмә
МВ-500 – авиахимия эшләрен башкару өчен заманча самолет. Һава судносында композит планер бар һәм төрле климат шартларында кулланыла ала. Самолет экипаж белән берлектә самолетны коткара алырлык, тиз хәрәкәт итүче парашют системасы белән җиһазландырылган. Машинаны әйләнә-тирә мохиткә мониторинг (бигрәк тә янгын куркынычы янаган чорда), озын аралыклардагы сәнәгать объектларын тикшерү, гидрометеорология күренешләренә йогынты ясау, урманнарны корткычлардан эшкәртү, нефть продуктлары агызуны бетерү өчен файдаланырга мөмкин.
Самолет Т-500 сәүдә маркасы белән сатылачак.
2018 елның 6 сентябрендә самолет тип сертификатын алды һәм хәзерге Россиядә аграр билгеләнештәге сертификацияләнгән беренче махсус һава судносы булды.
Бүген Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Төркия Республикасыннан "Севинчлер" компаниясе җитәкчелеге белән очрашу узды. Очрашуны министр урынбасары Герман Лернер үткәрде. Аралашу барышында компания идарәсе рәисе Абдулбари Севинч болай дип белдерде: "Без Татарстан җитәкчелегенә тулысынча ышанабыз, безгә бу төбәк производство ачу һәм Россиягә һәм якын чит илләргә продукция җиткерүне киңәйтү өчен кызыклы".
Татарстанга беренче визиты кысаларында компания вәкилләре "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә производствоны урнаштыру мөмкинлекләрен карый, шулай ук аларны Татарстанның якын чит илләр белән сәүдә килешүләре, таможня пошлиналары һәм салым режимнары да кызыксындыра.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Альберт Кәримов рәислегендә ел саен үткәрелә торган "Наше время-Безнең заман" эшче яшьләр иҗатының VII Республика телевизион фестивален оештыру комитетының беренче утырышы узды. Утырышта оештыру комитеты әгъзалары, 2017-2018 еллар фестиваленең Гран-при ияләре командасы җитәкчесе – "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов, фестивальнең зона этаплары узачак Татарстан Республикасының дүрт муниципаль районы вәкилләре катнашты.
"Эшче яшьләр иҗаты фестивале – концертта чыгыш ясау гына түгел, ул – шәхси үсеш һәм яшь белгечне үстерү системасы да", – дип билгеләп үтте "Созвездие-Йолдызлык" иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге директоры Дмитрий Туманов.
Утырышта 2019 елда фестивальне үткәрү буенча оештыру нечкәлекләре турында фикер алыштылар, эш планы, жюри составы һәм фестиваль регламенты билгеләнде, шулай ук алга таба әлеге хәрәкәтне яхшырту буенча идеяләр белдерелде. Быел оештыручылар катнашучыларның теләкләрен исәпкә алып, яшь чикләүләрен бетерергә омтыла. Хәзер Татарстан предприятиеләренең 40 яшьтән өлкәнрәк категориясендәге талантлы хезмәткәрләре дә катнаша алыр дип көтелә.
Исегезгә төшерик, фестиваль 2019 елның февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Безнең заман – Наше время" активистлары очрашуы кысаларында игълан ителде. "Наше время – Безнең заман» VII эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү быел 2019 елның 25 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
Катнашу өчен Фестиваль нигезләмәсе нигезендә электрон адреска гариза тапшырырга кирәк: beznenzaman@mail.ru, белешмәләр түбәндәге тел. буенча: 8(843) 238-43-17, 238-00-63.
Шулай ук предприятиеләрдән дә гаризалар түбәндәге почта адресына кабул ителә: 420111, Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 23/6 йорт, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, "Созвездие-Йолдызлык"
Гариза, Фестиваль нигезләмәсе һәм документлар фестивальнең http://bzzm.ru/рәсми сайтында урнаштырылган һәм Министрлык сайтында: http://mpt.tatarstan.ru/rus/televizionniy-festival-rabotayushchey-molodezhi.htm.
Бүген Казанда В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ директорлар советының Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә чираттагы утырышы узды. Көн тәртибендә 2019 елның беренче кварталында бюджет үтәлеше йомгаклары тыңланды һәм агымдагы елның май аена бюджет расланды.
Утырышта 2018 елда Компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Узган ел "Татнефть" ГАҖ ятмаларында 29 млн 192 мең тонна нефть чыгарылган, шул исәптән 1 949 мең тонна – югары үзле нефть. Яңа 445 нефть табу һәм 296 тутыру скважинасы файдалануга тапшырылган. 2018 елда иярчен нефть газын җыю күләме 923 млн куб. метр тәшкил иткән.
Төяп җибәрелгән продукцияне сатудан керем-нетто (өстәлгән бәягә салымнан, экспорт пошлинасыннан һәм акцизлардан башка) – 793 млрд. сум, чиста табыш 197,5 млрд. сум (РСБУ нигезендә "Татнефть" ГАҖ буенча мәгълүматлар) тәшкил итә. 2018 елда барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 486 млрд. сум салым һәм түләү күчерелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 166,1 млрд. сумга артыграк һәм физик затлар кеременә салым буенча түләүләрнең артуына бәйле.
2018 елда "Татнефть" төркеменең җитештерү эшчәнлегенең барлык төрләре буенча инвестиция программасын үтәүгә 97,8 млрд. сум юнәлдерелгән.
Директорлар советы "Татнефть" ГАҖ компаниясенең Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге турындагы мәсьәләне карады, аны Нурафшон шәһәрендә (Ташкент өлкәсенең административ үзәге) ачу планлаштырыла.
"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары нигезендә
24-26 апрель көннәрендә "Вакууммаш" акционерлык җәмгыяте базасында төбәк компетенция үзәкләре тренерларын әзерләү буенча өч көнлек укулар узды. Укулар "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проекты кысаларында уза.
Проект хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның нәтиҗәле чараларын эшләүгә, бу өлкәдә белемнәрне таратуга, шулай ук предприятиеләр һәм хакимиятнең төбәк органнары тарафыннан җитештерүчәнлекне арттыруга кызыксыну уятуга юнәлдерелгән.
"Вакууммаш" АҖ тренингында биш төбәк – Татарстан, Башкортостан, Пермь, Самара, Тула һәм Төмән өлкәләре РКҮ вәкилләре, шулай ук төбәк предприятиеләре вәкилләре катнашты. Укыту кысаларында белгечләр Сакчыл җитештерү инструментларын куллану мәсьәләләре буенча мәгълүмат алырга тиеш – картлаштыру, үзгәртеп кору, үзгәртелү, стандартлаштырылган эш һ.б.ш.
Укуларны хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге экспертлар – "Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге" АКО тренерлары Алексей Лохов һәм Вячеслав Снигерев үткәрде.
Тренинг Татарстанның "Вакууммаш" АҖ предприятиесе һәм Татарстан Республикасы компетенцияләренең хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча төбәк үзәге ("ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне сакчыл куллану технологияләре үзәге" ДАУ) ярдәмендә оештырылды.
"Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проекты турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сайтлардан белергә була:
http://xn--b1aedfedwqbdfbnzkf0oe.xn--p1ai/
Бүген "Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit 2019" Халыкара икътисад саммиты кысаларында ТР Вице-Премьеры Альберт Кәримов РФдә Мисыр Гарәп Республикасының Тулы вәкаләтле Илчесе Е.П. Ихаб Насра әфәнде белән очрашты.
Очрашу барышында ике яклы хезмәттәшлек һәм ике республика предприятиеләре арасында кооперацияне киңәйтү мөмкинлекләре турында сүз барды.
25 апрельдә Казанда "Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit 2019" XI Халыкара икътисад саммиты кысаларында сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Россия Федерациясендә Индонезия Республикасы илчесе Е. П. М. Вахид Суприяди катнашында Россия-Индонезия бизнес-форумы узды.
Форумда бергәләшеп, шул исәптән Татарстан белән Индонезия арасында тышкы сәүдә әйләнешен киңәйтү кысаларында, хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Соңгы елларда илләр арасындагы икътисадый мөнәсәбәтләр продукция экспорты һәм импорты буенча төрле өлкәләрдә үсеш алды. Татарстанның Индонезия белән тышкы сәүдә әйләнеше 2018 ел йомгаклары буенча АКШ доллары белән 46 млн артып киткән.
Индонезия белгечләре "хәләл икътисад" өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм партнерлык, шулай ук республиканың махсус икътисад зоналарына инвестицияләү мөмкинлекләре турында мәсьәләләрне кузгатты.
26 апрель көнне "Химград" технополисы территориясендә республика компанияләренең Фән-техника өлкәсендәге кече форма предприятиеләрне үстерүгә булышлык күрсәтү фонды оештыра торган ярдәм программаларында катнашуы темасына семинар-киңәшмә булачак.
Фонд үзе уздыра торган конкурсларда җиңү шарты белән, шәхси көчләре белән башкарылган фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләренең нәтиҗәләрен производствога кертә торган Татарстан Республикасы кече инновацион предприятиеләренә финанс ярдәмен күрсәтә.
Семинар кысаларында Фондның төп программаларын презентацияләү күздә тотыла:
Семинар 2019 елның 26 апрелендә, 10.00 сәгатьтә, "Химград" технополисы (Восстания урамы, 100, технополис административ бинасы, 2 нче кат, конференцияләр залы) территориясендә булачак.
Катнашу өчен түбәндәге телефон буенча теркәлергә һәм булачак семинар-киңәшмә турында өстәмә мәгълүматлар алырга була: 8 (843) 524-90-25 яки түбәндәге эл. почта аша: Albina.Lukmanova@tatar.ru
Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев 21980 проекты буенча махсус билгеләнешле катер сериясеннән унынчы нөсхәгә нигез салу тантанасында катнашты. Чара "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ территориясендә узды.
21980 проекты буенча махсус билгеләнешле катерлар предприятиедә 2008 елдан башлап төзелә. Бүгенге көндә завод дәүләт заказчысына әлеге проект буенча инде 9 берәмлек тапшырды.
Эшләп чыгаручы мәгълүматларына караганда, әлеге махсус билгеләнешле катерлар Россия Федерациясе Хәрби диңгез флотының хәрби-диңгезле су районнарын саклау өчен билгеләнгән. Заманча җиһазланыш һәм югары дәрәҗәле диңгездә хәрәкәт итү сыйфатламалары аларга тагын да зуррак корабларга хас бурычларның киң спектрын хәл итү мөмкинлеген бирә.
Чараның мактаулы кунакларына катер корпусы нигезендә истәлекле такта салу хокукы бирелде.
Тантана кысаларында шулай ук Россия Флоты өчен кораблар төзелешенә һәм аларны тапшыруга шактый өлеш кертүче завод хезмәткәрләрен бүләкләү дә булды.
"А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ материаллары буенча
Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә булышлык итү фонды (алга таба – Фонд) Илкүләм технологик инициативаларның чаралар планнарын (НТИ "юл карта"ларын) тормышка ашыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән "Развитие НТИ" конкурсына (алга таба – Конкурс) заявкалар кабул ителә башлавы турында игълан итте, түбәндәге 8 юнәлеш буенча: Аэронет, Автонет, Нейронет, Энерджинет, Маринет, Хелснет, Технет һәм Түгәрәкле хәрәкәт.
Проектларны сайлап алганда аларның һәр НИОКР юл картасы буенча НТИ эш төркемнәре тарафыннан формалаштырылган өстенлекле тематик юнәлешләргә юнәлдерелгән булуы мөһим, исәпкә алыначак технологик киртәләр исемлеген http://www.nti2035.ru/technology сайтыннан табарга була.
Конкурс фәнсыешлы шәхси продукция чыгаручы, уңай финанс-икътисад тарихына ия булган һәм проект тематикасы буенча якланган интеллектуаль мөлкәте булган кече инновацион предприятиеләргә юнәлдерелгән. Грантның максималь суммасы, грант суммасының кимендә 30%ы күләмендә бюджеттан тыш финанслау шарты белән, 20 млн сум тәшкил итә.
Конкурска заявкалар 2019 елның 27 маена кадәр Фондның автоматлаштырылган системасы буенча кабул ителә, түбәндәге адрес буенча: http://online.fasie.ru.
Конкурста катнашу шартлары белән тулырак итеп Фонд сайтында танышырга була: http://fasie.ru/press/fund/razvitie-nti-2019/.