Бүген Казанда В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ директорлар советының Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә чираттагы утырышы узды. Көн тәртибендә 2019 елның беренче кварталында бюджет үтәлеше йомгаклары тыңланды һәм агымдагы елның май аена бюджет расланды.
Утырышта 2018 елда Компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Узган ел "Татнефть" ГАҖ ятмаларында 29 млн 192 мең тонна нефть чыгарылган, шул исәптән 1 949 мең тонна – югары үзле нефть. Яңа 445 нефть табу һәм 296 тутыру скважинасы файдалануга тапшырылган. 2018 елда иярчен нефть газын җыю күләме 923 млн куб. метр тәшкил иткән.
Төяп җибәрелгән продукцияне сатудан керем-нетто (өстәлгән бәягә салымнан, экспорт пошлинасыннан һәм акцизлардан башка) – 793 млрд. сум, чиста табыш 197,5 млрд. сум (РСБУ нигезендә "Татнефть" ГАҖ буенча мәгълүматлар) тәшкил итә. 2018 елда барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 486 млрд. сум салым һәм түләү күчерелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 166,1 млрд. сумга артыграк һәм физик затлар кеременә салым буенча түләүләрнең артуына бәйле.
2018 елда "Татнефть" төркеменең җитештерү эшчәнлегенең барлык төрләре буенча инвестиция программасын үтәүгә 97,8 млрд. сум юнәлдерелгән.
Директорлар советы "Татнефть" ГАҖ компаниясенең Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге турындагы мәсьәләне карады, аны Нурафшон шәһәрендә (Ташкент өлкәсенең административ үзәге) ачу планлаштырыла.
"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары нигезендә