ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы узды.

Көн тәртибендә берничә сорау каралды. Аерым алганда, Министрлыкның дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан 2018 ел өчен керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тапшырылган белешмәләргә анализ нәтиҗәләре, шулай ук коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе тарафыннан 2018 ел өчен тапшырылган коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында белешмәләргә анализ нәтиҗәләре буенча әзерләнгән күзәтү материаллары каралды.


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Хөкүмәте делегациясенең Беларуська визиты алдыннан ике яклы хезмәттәшлек буенча эшче төркем утырышы узды.

Очрашуда ике төбәкнең нефть химиясе комплексының эре предприятиеләре вәкилләре катнашты, очрашуны министр урынбасары Илдар Мингалиев үткәрде.

Яклар продукция белән тәэмин итү күләме һәм "Татнефть" белән "Беларусьнефть", "Нижнекамскнефтехим" һәм "Белшина", "Кварт" ГАҖ һәм "Могилевхимволокно" һ.б. компанияләр арасында үзара файдалы хезмәттәшлек буенча "сәгать чагыштырды".

Эшче төркем утырышы Татарстанның нефть, газ, химия форумы – 2019 уздыру кысаларында узды, анда Беларусьтан 30 кешелек составта сәнәгый делегация килде.

Өстәмә:

Татарстан һәм Беларусь хезмәттәшлегенең төп тармаклары – машина төзелеше, нефть химиясе продукциясе һәм дару чаралары. 2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан белән Беларусьның тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 260 млн. артып киткән.

Бүген Татарстанның нефть, газ, химия форумы кысаларында "Энергетика һәм сәнәгать өчен энергоэффектив, инновацион чишелешләр һәм технологияләр" темасына семинар узды. Чараны "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге" ДАУ белән берлектә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды.

Сәламләү сүзе белән министр урынбасары Алмаз Хөсәенов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында ягулык-энергетика ресурсларын төп кулланучылар – энергетика һәм сәнәгать предприятиеләре.

"Шуңа күрә бүген икътисадның реаль секторында, барыннан да элек, эшкәртү тармакларында һәм энергетикада җитештерү куәтләрен модернизацияләүгә юнәлдерелгән инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мөһим", – дип ассызыклады Алмаз Хөсәенов.

Семинар кысаларында "РусЭнергоПроект", "Шнейдер Электрик", "Эртей Петрошем Рус", "Керхер", "ГидроМетСнаб", шулай ук Санкт-Петербургтан "Новые решения" кебек Мәскәү компанияләре вәкилләре доклад белән чыгыш ясады.

Докладчылар сәнәгать җитештерүләре һәм энергетика өчен кулланыла торган энергоэффектив, инновацион чишелеш һәм технологияләрнең төрле проектларын тәкъдим итте.

Аерым алганда, "Гидромснаб" генераль директоры Евгений Чихирев, РайнПроф (RainProf) күп компонентлы диэлектрик составлары ярдәмендә сүтмичә 1000В кадәр көчәнеш астында электр җиһазының теләсә нинди төрен элемтәсез чистарту технологиясен гамәлгә кертү проекты турында сөйләде.

Әлеге технологиягә республиканың күп кенә предприятиеләрендә ихтыяҗ зур, шул ук вакытта предприятиеләр аны мөстәкыйль рәвештә (үз составында тиешле профильле хезмәткә ия булган очракта), шулай ук сервис компанияләре хезмәтләре аша да куллана алалар.

Семинар диалог форматында узды, анда Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм энергокомпанияләре вәкилләре актив катнашты: "Казаноргсинтез", "Нижнекамсктехуглерод", "УК "КЭР-Холдинг", "Татэнерго", "ТГК-16" һәм башкалар.

Казанга, Татарстанның нефть, газ, химия форумы кысаларында, Төрекмәнстанның дәүләт министры – "Туркменгаз" дәүләт концерны рәисе Мурад Арчаев  килде.

2 нче сентябрьдә – форум ачылган көнне – Мурад Арчаев ТНФ-2019 тантаналы ачылышында, шулай ук "Нефть-газ химиясен нәтиҗәле үстерүнең инновацион чишелешләре" халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында катнашты.

Бүген Төрекмәнстанның дәүләт министры "Татнефть" ГАҖ җитәкчелеге белән эшлекле очрашуда катнашу өчен Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына килде.

Очрашу кысаларында "Татнефть" ГАҖ генераль директоры урынбасары – баш геолог Рәис Хисамов "Татнефть" компанияләр төркеме эшчәнлегенең төп юнәлешләрен тәкъдир итте, шуннан соң яклар үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлеге турында фикер алышты.


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстанның нефть, газ, химия форумы кысаларында "Углеводородлы һәм минерал чимал потенциалы" халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы булып узды.

Конференциядә сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады:

"Чимал базасын үстерү мәсьәләләре хәзерге вакытта Россия нефть-газ сәнәгате өчен актуаль, алай гына да түгел. Бу тема бөтен дөньяда нефть-газ сәнәгате өчен фәнни тикшеренүләрнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора".

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов конференциянең рәисе буларак катнашты. "Форум югары дәрәҗәдәге профессионаллар, абруйлы экспертлар һәм төбәк хакимият органнары вәкилләренең конструктив диалогының төп урынына әйләнәчәк, катлаулы тармак мәсьәләләре буенча төрле яклап фикер алышу һәм файдалы тәкъдимнәр исемлеген формалаштыру өчен уникаль мөмкинлек бирәчәк", – дип ассызыклады министр.

Конференциядә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Әзербайҗанның энергетика министры урынбасары Гульмамед Җавадов та мөрәҗәгать итте:

"Татарстан белән Әзербайҗан үз структурасы буенча охшаш, димәк, нефть-газ сәнәгате өлкәсендә һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеге бар. Хәзерге вакытта без нефть химиясе сәнәгатен үстерәбез, чималны мөстәкыйль эшкәртүгә караганда отышлырак икәнен аңлыйбыз. Шуның белән бергә, альтернатив энергетика өлкәсендәге эшләнмәләргә игътибар белән карыйбыз, ягъни, аларның экологик яктан чиста булуын һәм табигатькә йогынтысын исәпкә алып, Әзербайҗанда энергия саклау һәм энергоэффектив технологияләрне үстерү белән шөгыльләнәбез".

Бүген конференциядә углеводород чималы ресурсларын тулыландыру резервларын эзләү белән бәйле мәсьәләләр буенча 100дән артык доклад тәкъдим ителде. Докладларны чит илләр (Үзбәкстан Республикасы, Канада һ.б.), шулай ук Россия субъектлары (Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б.) вәкилләре яңгыратты.

Алда форумда катнашучыларны һәм кунакларны зур эш программасы көтә: нефть-газ химиясе тармагының актуаль мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

Чирек гасырдан артык Казан ел саен нефть-газ тармагының иң эре халыкара чараларның берсе уздырылган башкалага әверелә. Бүген чираттагы тапкыр "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә ТНФ - 2019 Татарстан нефть, газ, химия форумы ачылды. Быел бу чара Россия тау һәм сәнәгать күзәтчелегенең 300 еллыгына багышланган.

"Хезмәт тарихы илнең сәнәгый үсеше һәм аның чимал һәм энергетика потенциалын ныгыту белән өзлексез бәйләнгән. Хезмәт коллективы техноген аварияләрне булдырмау, гражданнарыбызның гомерен һәм сәламәтлеген саклау буенча уңышлы эш башкара", – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан нефть, газ, химия форумы төбәк һәм халыкара дәрәҗәләрдә предприятиеләр арасында эшлекле хезмәттәшлек өчен тармак мәйданчыгы булып тора. Быел форум эшендә Россиянең 31 төбәгеннән һәм 23 ерак һәм якын чит илдән 180 тармак компаниясе катнаша.

Татарстанның нефть, газ, химия форумы гадәттәгечә өч мөһим тармак күргәзмәсен берләштерә, алар арасында:

  • "Нефть, газ. Нефть химиясе" дигән 26 нчы халыкара махсуслашкан күргәзмәсе;
  • "GEO-КАЗАН: Геологоразведка. Геодезия. Картография" дигән 9 нчы махсуслашкан күргәзмә;
  • "Интерпластика Казан 2019" 5нче халыкара пластмасса һәм каучук күргәзмәсе – "Мессе Дюссельдорф Москва" ҖЧҖ белән берлектә оештырылучы бердәнбер төбәк тармак проекты, K-Globalgate пластмасса һәм каучук эшкәртү буенча халыкара күргәзмәләре буенча дөньякүләм челтәренең бер өлеше.

Күргәзмәләр экспозициясе өч павильонда һәм гомуми мәйданы 10 000 кв. метрдан артык булган күргәзмә үзәгенең ачык мәйданчыгында урнашкан.

Форум 2019 елның 2 сентябреннән 4 сентябренә кадәр дәвам итәчәк һәм аның аерылгысыз өлеше бай эш программасы булачак.

Бүген форум кысаларында СИБУР һәм "Татнефть" Тольяттида нефть химиясе производстволарына карата ниятләр турында килешү төзеде. Документ нигезендә, яклар СИБУР ягыннан сату һәм, димәк, "Татнефть" ягыннан Тольяттида җитештерү һәм башка активларны сатып алу буенча килешү төзергә планлаштыра.

Бу активлар Россиянең һәм дөньяның алдынгы җитештерүчеләре тарафыннан югары сыйфатлы шиннар чыгару өчен кулланыла торган төрле синтетик каучукны җитештерүне үз эченә ала. "Татнефть"нең активлар сатып алуы KAMA TYRES шин бизнесының вертикаль интеграциясен тәэмин итәчәк һәм аның бәясен арттырачак. Компания "Татнефть"нең нефть, газ, химия стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында алар үсешен дәвам итәргә ниятли.

Яклар килешү бәясе конфиденциаль булачак дип килеште. Компанияләр төркеме җитәкчелеге фикеренчә, килешү төзү "Татнефть"нең финанс хәленә сизелерлек йогынты ясамаячак.

2019 елның 2 августында СПИК механизмын модернизацияләүче законнарга кул куелды. Бу инвестор һәм гавами як (барысы бергә: Россия Федерациясе, Россия Федерациясе субъекты һәм муниципаль берәмлек) арасында сәнәгать продукциясен серияле җитештерүне оештыру өчен заманча технологияләр булдыру яки гамәлгә кертүне күз алдында тоткан инвестицион проектны гамәлгә ашыру турында килешү. Гавами як хуҗалык итү шартларының тотрыклылыгын һәм махсус ярдәм чаралары – салым ташламалары, субсидияләр һ.б. куллануны гарантияли.

Мәнфәгатьле компанияләрне СПИК механизмы буенча закон актлары проектлары турында фикер алышырга чакырабыз!

СПИК төзү, аны тормышка ашыру, үзгәртү, таркату тәртибен регламентлаучы документларның проектлары regulation.gov.ru. адресында урнаштырылган, түбәндәге сылтамалар буенча:

  1. Махсус инвестицион контрактлар төзү максатларында заманча технологияләр дип танылган технологияләр төрләре исемлеген формалаштыру һәм актуальләштерү тәртибен раслау турында https://regulation.gov.ru/projects#npa=94242
  2. Махсус инвестицион контрактларны төзү, үзгәртү, таркату тәртибен раслау турында https://regulation.gov.ru/projects#npa=94297
  3. Махсус инвестицион контрактлар реестрын алып бару тәртибен һәм махсус инвестицион контрактлар реестрына кертелә торган белешмәләр составын, шул исәптән махсус инвестиция контрактлары реестрына кертү өчен мәгълүмат бирү тәртибен раслау турында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Аларны гамәлгә ашыру сәнәгать өлкәсендә эшчәнлек субъектларына салымнар һәм җыемнар турында законнар нигезендә салымнар һәм җыемнар буенча ташламалар рәвешендә 2025 елга кадәр финанс ярдәме алу хокукын бирә торган инвестиция проектларын формалаштыру һәм аларның исемлеген алып бару тәртибе турында" 2017 елның 24 маендагы 623 номерлы карарын көчен югалткан дип тану турында https://regulation.gov.ru/projects#npa=94300
  4. Махсус инвестицион контрактлар нигезендә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектлар нәтиҗәләре турында җыелма хисап әзерләү тәртибенә структурасына, эчтәлегенә карата таләпләр раслау турында https://regulation.gov.ru/projects#npa=94314
  5. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Сәнәгатьнең аерым тармаклары өчен махсус инвестиция контрактлары турында" 2015 елның 16 июлендәге 708 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында https://regulation.gov.ru/projects#npa=94246
  6. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 21 декабрендәге 1604 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында https://regulation.gov.ru/projects#npa=94298
  7. Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында https://regulation.gov.ru/projects#npa=94292
  8. Махсус инвестицион контрактлар буенча йөкләмәләрнең инвесторлар тарафыннан үтәлүенә контрольлек тәртибен һәм күрсәтелгән йөкләмәләрне үтәү турында хисапларның формаларын раслау турында https://regulation.gov.ru/projects#npa=94312

30
август, 2019 ел
җомга

Бүген Копылов һәм Побежимов урамнары киселешендә СССРның Социалистик Хезмәт Герое, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводының элеккеге директоры, РФнең атказанган машина төзүчесе Виталий Копылов хөрмәтенә һәйкәл ачылды.

Тантаналы чарада Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Герое, ерак авиациягә җитәкчелек итүче, генерал-лейтенант Сергей Кобылаш һәм башка рәсми затлар катнашты.

Виталий Копылов илнең авиация сәнәгате үсешенә зур өлеш кертте. Виталий Егоровичның шәхси катнашында Ту-160 стратегик бомбардировщигы һәм "Ил-62" ерак магистраль самолетының серияле чыгарылышы үзләштерелгән, шулай ук илнең иминлеген тәэмин итү буенча мөһим стратегик бурычлар үтәлгән. 

Виталий Копылов инициативасы белән авиация индустриясе хезмәткәрләренең социаль көнкүрешен һәм ялын яхшырту буенча зур эш башкарылган. Берләшмә ел саен 30 мең кв. м. төзекләндерелгән торак файдалануга тапшырган, йорт төзелеше комбинаты, мәктәп һәм башка социаль объектлар төзелгән. 

Виталий Копылов күпсанлы орден һәм медальләр, шул исәптән ике Ленин ордены һәм Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнгән.

Виталий Копыловка һәйкәлнең авторы – Татарстанның танылган скульпторы, архитектор Мәхмүт Гасыймов. 

 

Фотолар ТР Президенты матбугат хезмәтеннән бирелде


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген КФУның "УНИКС" залында Haier корпорациясе президенты Чжан Жуйминь Haier корпорациясе мисалында заманча производствога идарә итүнең яңа методлары турында лекция укыды.

Заманча производствога идарә итүнең яңа алымнары – RenDanHeYi моделе – ул хезмәткәр кыйммәтләрен үзе төзи торган куллану кыйммәтләренә интеграцияләү.

Бу модель – бизнесның яңа үрнәген ясау омтылышы. "Элек без бөтен дөнья буенча башка предприятиеләрдән өйрәндек. Әмма анда тәкъдим ителгән традицион идарә итү ысуллары корпорация үсеше өчен киртә булып тора. Хәзер вакытлар үзгәрде. Без барысын да алдан планлаштыра алмыйбыз. Шуңа күрә традицион корпорацияләрдән төп аерма – линияле идарә", – дип ассызыклады Чжан Жуйминь.

Haier җитәкчесе фикеренчә, корпорация даими үзгәреп торырга тиеш.

RenDanHeYi идарәсе моделен сурәтләп, Чжан Жуйминь әфәнде предприятие эшендә иң мөһиме – үзенең креатив һәм иҗади сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге булсын өчен һәр хезмәткәргә максималь ирек бирү, ди.

Мондый модель хезмәткәрләргә мөстәкыйль карарлар кабул итәргә, алар өчен һәм соңыннан нинди табыш алу өчен җаваплылык тотарга мөмкинлек бирә. 

Мондый модельне гамәлгә ашыру өчен Haier корпорациясендә "3 нуль" системасы кертелгән: кулланучы белән нульле дистанция, проектны раслау барышында бюрократия, кулланучылар тәҗрибәсен булдыру өчен нуль тоткарлык.

RenDanHeYi  моделенең мөһим өлеше булып хезмәт хакындагы "киң полосалы" структурадан баш тарту тора.

Чжан Жуйминь әфәнде шулай ук алар төзегән COSMOPlat платформасы турында да сөйләде. Платформа – Haier экосистемалы брендын алга этәрү чарасы булып тора. Комплекслы модель продукцияне кулланучы һәм ахыргы кулланучы белән турыдан-туры элемтәдә торырга мөмкинлек бирә.

Haier предприятиесенең төп кыйммәте һәм аның төп аермасы – үзкыйммәтлелек: "Без үз хокукыбызда шикләнәбез, һәрвакыт хаталар эзлибез һәм проблемалар турында уйлыйбыз", – дип ассызыклады корпорация җитәкчесе.

Лекция ахырында Цао Янфэнның "Haier фәлсәфәсе. 2.0 яңадан тергезү" дигән китабына презентация булды, шуннан соң тыңлаучылар Чжан Жуйминь әфәндегә Haier корпорациясенең үзенчәлекләре һәм анда идарә итү системасы үзенчәлекләре турында кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.

"Haier – компания генә түгел әле ул. Бу эшкуарлар, новаторлар платформасы. Безнең тарафтан кертелгән RenDanHeYi моделе теләсә кайсы өлкәдә кулланыш табачак, шуңа күрә бу бик мөһим", – дип төгәлләде лекцияне Haier корпорациясе президенты.

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында текстиль, энергетика һәм машина төзелеше өлкәсендә Төркия предприятиеләре белән очрашу узды.

Компания вәкилләре үз производстволарын тәкъдир итте һәм предприятиеләр эшчәнлеге турында сөйләде.

Чакырылган Төркия җитештерүчеләре арасында мондый компанияләр дә бар иде:

  • "Башязыжиоглу эт ве эт урунлери" – ит эшкәртү һем текстиль җепләр җитештерү белән шөгыльләнә;
  • "Эмре Рай Энержи ве Иншаат" –  тимер юл системалары өлкәсендә "Энергетика, төзелеш, транспорт, элемтә" секторларында эшли;
  • "Озтюрклер Ун Санайи" – бодайның югары сортларыннан он җитештерә, он җитештерү күләме тәүлегенә 500 тонна тәшкил итә;
  • "Меркон Макина" – җыелма тимер-бетон җитештерү, бетон өслеге өчен тулысынча һәм ярымавтоматик машиналар, барлык диаметр һәм формадагы бетон торбалар, шулай ук катнашма һәм конвейер тасмалары җитештерү өчен автоматлаштырылган заводлардан гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International