Виталий Копыловка һәйкәл ачу

2019 елның 30 августы, җомга

Бүген Копылов һәм Побежимов урамнары киселешендә СССРның Социалистик Хезмәт Герое, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводының элеккеге директоры, РФнең атказанган машина төзүчесе Виталий Копылов хөрмәтенә һәйкәл ачылды.

Тантаналы чарада Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Герое, ерак авиациягә җитәкчелек итүче, генерал-лейтенант Сергей Кобылаш һәм башка рәсми затлар катнашты.

Виталий Копылов илнең авиация сәнәгате үсешенә зур өлеш кертте. Виталий Егоровичның шәхси катнашында Ту-160 стратегик бомбардировщигы һәм "Ил-62" ерак магистраль самолетының серияле чыгарылышы үзләштерелгән, шулай ук илнең иминлеген тәэмин итү буенча мөһим стратегик бурычлар үтәлгән. 

Виталий Копылов инициативасы белән авиация индустриясе хезмәткәрләренең социаль көнкүрешен һәм ялын яхшырту буенча зур эш башкарылган. Берләшмә ел саен 30 мең кв. м. төзекләндерелгән торак файдалануга тапшырган, йорт төзелеше комбинаты, мәктәп һәм башка социаль объектлар төзелгән. 

Виталий Копылов күпсанлы орден һәм медальләр, шул исәптән ике Ленин ордены һәм Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнгән.

Виталий Копыловка һәйкәлнең авторы – Татарстанның танылган скульпторы, архитектор Мәхмүт Гасыймов. 

 

Фотолар ТР Президенты матбугат хезмәтеннән бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International