Татарстанның нефть, газ, химия форумы-2019

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Чирек гасырдан артык Казан ел саен нефть-газ тармагының иң эре халыкара чараларның берсе уздырылган башкалага әверелә. Бүген чираттагы тапкыр "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә ТНФ - 2019 Татарстан нефть, газ, химия форумы ачылды. Быел бу чара Россия тау һәм сәнәгать күзәтчелегенең 300 еллыгына багышланган.

"Хезмәт тарихы илнең сәнәгый үсеше һәм аның чимал һәм энергетика потенциалын ныгыту белән өзлексез бәйләнгән. Хезмәт коллективы техноген аварияләрне булдырмау, гражданнарыбызның гомерен һәм сәламәтлеген саклау буенча уңышлы эш башкара", – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан нефть, газ, химия форумы төбәк һәм халыкара дәрәҗәләрдә предприятиеләр арасында эшлекле хезмәттәшлек өчен тармак мәйданчыгы булып тора. Быел форум эшендә Россиянең 31 төбәгеннән һәм 23 ерак һәм якын чит илдән 180 тармак компаниясе катнаша.

Татарстанның нефть, газ, химия форумы гадәттәгечә өч мөһим тармак күргәзмәсен берләштерә, алар арасында:

  • "Нефть, газ. Нефть химиясе" дигән 26 нчы халыкара махсуслашкан күргәзмәсе;
  • "GEO-КАЗАН: Геологоразведка. Геодезия. Картография" дигән 9 нчы махсуслашкан күргәзмә;
  • "Интерпластика Казан 2019" 5нче халыкара пластмасса һәм каучук күргәзмәсе – "Мессе Дюссельдорф Москва" ҖЧҖ белән берлектә оештырылучы бердәнбер төбәк тармак проекты, K-Globalgate пластмасса һәм каучук эшкәртү буенча халыкара күргәзмәләре буенча дөньякүләм челтәренең бер өлеше.

Күргәзмәләр экспозициясе өч павильонда һәм гомуми мәйданы 10 000 кв. метрдан артык булган күргәзмә үзәгенең ачык мәйданчыгында урнашкан.

Форум 2019 елның 2 сентябреннән 4 сентябренә кадәр дәвам итәчәк һәм аның аерылгысыз өлеше бай эш программасы булачак.

Бүген форум кысаларында СИБУР һәм "Татнефть" Тольяттида нефть химиясе производстволарына карата ниятләр турында килешү төзеде. Документ нигезендә, яклар СИБУР ягыннан сату һәм, димәк, "Татнефть" ягыннан Тольяттида җитештерү һәм башка активларны сатып алу буенча килешү төзергә планлаштыра.

Бу активлар Россиянең һәм дөньяның алдынгы җитештерүчеләре тарафыннан югары сыйфатлы шиннар чыгару өчен кулланыла торган төрле синтетик каучукны җитештерүне үз эченә ала. "Татнефть"нең активлар сатып алуы KAMA TYRES шин бизнесының вертикаль интеграциясен тәэмин итәчәк һәм аның бәясен арттырачак. Компания "Татнефть"нең нефть, газ, химия стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында алар үсешен дәвам итәргә ниятли.

Яклар килешү бәясе конфиденциаль булачак дип килеште. Компанияләр төркеме җитәкчелеге фикеренчә, килешү төзү "Татнефть"нең финанс хәленә сизелерлек йогынты ясамаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International