ТНФ-2019 эш программасында нефть-газ химиясенең актуаль мәсьәләләре

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстанның нефть, газ, химия форумы кысаларында "Углеводородлы һәм минерал чимал потенциалы" халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы булып узды.

Конференциядә сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады:

"Чимал базасын үстерү мәсьәләләре хәзерге вакытта Россия нефть-газ сәнәгате өчен актуаль, алай гына да түгел. Бу тема бөтен дөньяда нефть-газ сәнәгате өчен фәнни тикшеренүләрнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора".

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов конференциянең рәисе буларак катнашты. "Форум югары дәрәҗәдәге профессионаллар, абруйлы экспертлар һәм төбәк хакимият органнары вәкилләренең конструктив диалогының төп урынына әйләнәчәк, катлаулы тармак мәсьәләләре буенча төрле яклап фикер алышу һәм файдалы тәкъдимнәр исемлеген формалаштыру өчен уникаль мөмкинлек бирәчәк", – дип ассызыклады министр.

Конференциядә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Әзербайҗанның энергетика министры урынбасары Гульмамед Җавадов та мөрәҗәгать итте:

"Татарстан белән Әзербайҗан үз структурасы буенча охшаш, димәк, нефть-газ сәнәгате өлкәсендә һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеге бар. Хәзерге вакытта без нефть химиясе сәнәгатен үстерәбез, чималны мөстәкыйль эшкәртүгә караганда отышлырак икәнен аңлыйбыз. Шуның белән бергә, альтернатив энергетика өлкәсендәге эшләнмәләргә игътибар белән карыйбыз, ягъни, аларның экологик яктан чиста булуын һәм табигатькә йогынтысын исәпкә алып, Әзербайҗанда энергия саклау һәм энергоэффектив технологияләрне үстерү белән шөгыльләнәбез".

Бүген конференциядә углеводород чималы ресурсларын тулыландыру резервларын эзләү белән бәйле мәсьәләләр буенча 100дән артык доклад тәкъдим ителде. Докладларны чит илләр (Үзбәкстан Республикасы, Канада һ.б.), шулай ук Россия субъектлары (Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б.) вәкилләре яңгыратты.

Алда форумда катнашучыларны һәм кунакларны зур эш программасы көтә: нефть-газ химиясе тармагының актуаль мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International