ТНФ-2019да энергетика һәм сәнәгать өчен энергоэффектив чишелешләр турында фикер алыштылар

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстанның нефть, газ, химия форумы кысаларында "Энергетика һәм сәнәгать өчен энергоэффектив, инновацион чишелешләр һәм технологияләр" темасына семинар узды. Чараны "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге" ДАУ белән берлектә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды.

Сәламләү сүзе белән министр урынбасары Алмаз Хөсәенов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында ягулык-энергетика ресурсларын төп кулланучылар – энергетика һәм сәнәгать предприятиеләре.

"Шуңа күрә бүген икътисадның реаль секторында, барыннан да элек, эшкәртү тармакларында һәм энергетикада җитештерү куәтләрен модернизацияләүгә юнәлдерелгән инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мөһим", – дип ассызыклады Алмаз Хөсәенов.

Семинар кысаларында "РусЭнергоПроект", "Шнейдер Электрик", "Эртей Петрошем Рус", "Керхер", "ГидроМетСнаб", шулай ук Санкт-Петербургтан "Новые решения" кебек Мәскәү компанияләре вәкилләре доклад белән чыгыш ясады.

Докладчылар сәнәгать җитештерүләре һәм энергетика өчен кулланыла торган энергоэффектив, инновацион чишелеш һәм технологияләрнең төрле проектларын тәкъдим итте.

Аерым алганда, "Гидромснаб" генераль директоры Евгений Чихирев, РайнПроф (RainProf) күп компонентлы диэлектрик составлары ярдәмендә сүтмичә 1000В кадәр көчәнеш астында электр җиһазының теләсә нинди төрен элемтәсез чистарту технологиясен гамәлгә кертү проекты турында сөйләде.

Әлеге технологиягә республиканың күп кенә предприятиеләрендә ихтыяҗ зур, шул ук вакытта предприятиеләр аны мөстәкыйль рәвештә (үз составында тиешле профильле хезмәткә ия булган очракта), шулай ук сервис компанияләре хезмәтләре аша да куллана алалар.

Семинар диалог форматында узды, анда Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм энергокомпанияләре вәкилләре актив катнашты: "Казаноргсинтез", "Нижнекамсктехуглерод", "УК "КЭР-Холдинг", "Татэнерго", "ТГК-16" һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International