Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең тышкы икътисадый элемтәләр һәм чит илләр эшләре министры Петер Сийярто белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашты.
Очрашу Петр Сийяртоның Түбән Камага эш сәфәре кысаларында узды. Биредә бүген MOL компаниясе технологиясе нигезендә резин-модификацияле битум (РМБ) җитештерү җайланмасын төзи башлау тантанасы булды.
Петер Сийярто белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында Венгрия белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәяли.
Россия белән Венгрия арасында күп еллар дәвамында төрле өлкәләрдә тигез хокуклы һәм үзара файдалы хезмәттәшлек җайга салынган. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Венгриянең алдынгы компанияләре – «Татнефть» белән «MOL» арасында хезмәттәшлекне киңәйтү бик мөһим.
Билгеләп үтелгәнчә, «ТАНЕКО»да MOL компаниясе тарафыннан эшләнгән технология нигезендә резин-модификацияле битум (РМБ) производствосына нигез салу Татарстан-Венгрия хезмәттәшлеген үстерүгә яхшы өлеш кертәчәк.
Без үзара файдалы элемтәләрне алга таба үстерү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга әзер, дип белдерде очрашу азагында Татарстан Президенты.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Петер Сийярто ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирде.
Венгриянең тышкы икътисадый элемтәләр һәм чит илләр эшләре министры хәбәр иткәнчә, ул Татарстанга инде икенче тапкыр килә. «2015 елда безнең Европадагы коллегаларыбыз ни өчен Татарстанда генераль консуллык ачуыбызны аңламады. Мин ул вакытта да горурлана идем, хәзер дә әйтәм: без Татарстанда генераль консуллык ачкан беренче Евросоюз иле булып торабыз. Без Татарстанны югары бәялибез, чөнки үз тарихын һәм мәдәниятен, үз динен кадерләп саклаучы илләрне югары бәялибез. Безнең хезмәттәшлек һәрвакыт үзара ихтирамга нигезләнде, һәм венгрлар да, Татарстан халкы да үзе өчен күп нәрсә алды. Хәзер безнең хезмәттәшлек уртак предприятие булдыру хисабына тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрелде», – диде Петер Сийярто.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында: «MOL компаниясе үзенең уникаль технологияләре белән мәгълүм, һәм ул – безнең «Татнефть» компаниясенең партнеры. Россия һәм Венгрия җитәкчелеге арасындагы мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә безнең күп юнәлешләр буенча актив эшләргә мөмкинлекләребез бар, һәм бүген иң мөһим юнәлешләрнең берсе – экологик юнәлеш. Без ике җитди бурычны хәл итә торган предприятие төзибез. Бу, беренчедән, шиннарны утильләштерү һәм, икенчедән, иң нәтиҗәле сыйфатлы битум алу, ул сыйфатлы автомобиль юллары төзергә мөмкинлек бирәчәк. Әйе, бездә битум производстволары бар, һәм без аларны җитештерә алабыз, тик менә мондый технологияләрнең бездә булганы юк иде. Заманча битум предприятиесе барлыкка килә, ул безнең республика ихтыяҗларын 20%ка тәэмин итә алачак.
«Татнефть» һәм MOL компанияләренең хезмәттәшлеге – бездә мондый проектлар күп булырга тиешлегенә яхшы мисал».
Сорауларга җавап биреп, Петер Сийярто билгеләп узганча, битум производствосы уңышлы килеп чыккан очракта БДБ илләрендә дә әлеге продукциягә сорау барлыкка киләчәк. «Бу продукцияне Россиядә сату өчен мөмкинлек ачыла, – диде ул. – Әгәр беренче фаза уңышлы узса, ул вакытта Россиядә генә түгел, БДБ илләрендә дә продукциягә ихтыяҗ булачак. Ә алга таба без глобаль уңышка исәп тота алабыз», – диде Венгриянең тышкы икътисадый элемтәләр һәм чит илләр эшләре министры.
Министр шулай ук берничә Венгрия компаниясенең Россиягә, аерым алганда, аның төбәге булган Татарстанга инвестицияләр кертте инде, дип билгеләде.