КДЭУ яшьләрнең технологик инициативалары үзәгенә әверелгән

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

8 декабрьдә Казан дәүләт энергетика университетында Татарстанда беренче «Кайнау ноктасы» ачылган.

«Кайнау ноктасы» проект офислары челтәре ул Стратегик инициативалар агентлыгының илкүләм технологик инициативаның төп бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән федераль проекты. Әлеге киңлекләр галимнәр, бизнесменнар һәм технологик эшкуарлар, дәүләт хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар һәм һөнәри берләшмәләр әгъзалары һәм студентлар өчен билгеләнгән.

Казанда проект узган елның маенда – IT-паркта старт алган. Ә хәзер КДЭУда Татарстанда беренче университет «Кайнау ноктасы» эшли башлаган. Тантаналы ачылыш 8 декабрьдә гибрид форматта – онлайн-катнашучылар катнашында узды.

Россия Федерациясе Президентының цифрлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле, СИАның «Яшь профессионаллар» юнәлеше директоры Дмитрий Песков бу чарага онлайн-форматта кушылды. Ул Татарстанда беренче университет «Кайнау ноктасы»ның нәкъ менә КДЭУда ачылуын уңай бәяләде. 

КДЭУның «Кайнау ноктасы» лидеры-кураторы, югары уку йортының үсеш һәм тышкы багланышлар департаменты директоры Эмиль Шәмсетдинов университет «Кайнау ноктасы»ның көн тәртибенә берничә стратегик юнәлеш – төбәкләр үсеше, илкүләм технологик инициатива, яшь профессионаллар, икътисад һәм эшкуарлык, талантлар һәм киләчәк мәгарифе керә, дип билгеләп үтте.

Чарада катнашучыларны шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев та сәламләде. 

Любовь Кириенко һәм Эмиль Шәмсетдинов, чарада катнашучыларның алкышлары астында, якларның алга таба хезмәттәшлеге белән, университет «Кайнау ноктасы»н ачу турында рәсми килешүгә кул куйды.

Чарада катнашучылар эшлекле программа кысаларында эшне дәвам иттеләр. Эмиль Шәмсетдинов «Циркуляр икътисад – территорияләрнең тотрыклы үсеше проблемасына яңача якын килү» пленар дискуссиясенең модераторы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International