Гражданнар авиациясе көне белән котлау

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасының гражданнар авиациясе хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Гражданнар авиациясе хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, үз эшегезгә бирелгәнлегегез һәм җаваплы карашыгыз хәзерге заманның иң катлаулы бурычларын хәл итәргә ярдәм итә. Бүген авиация – ышанычлы, уңайлы һәм иң зур тизлекле транспорт төре!

Авиация пилотларының һәм авиация инфраструктурасы хезмәткәрләренең фидакарь һәм кыю эше нәтиҗәсендә авиация республикабыз горурлыгы булып тора.

Без Татарстан пилотларының һәм авиадиспетчерларының, борт хезмәткәрләренең һәм тармакның инженер-техник составының осталыгын лаеклы бәялибез, һөнәри бурычка тугрылык һәм эштәге югары җаваплылык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Үз үрнәгендә тармакның иң яхшы традицияләрен дәвам иттергән ветераннарга – аерым рәхмәт сүзләре!

Авиация – ул һәрвакыт алга хәрәкәт итү! Яңа үрләргә һәм казанышларга омтылу!

Сезгә нәтиҗәле эшегез өчен көч һәм илһам, тотрыклылык һәм иминлек юлында уңышлар телибез! Иң кыю өметләр һәм планнарыгыз тормышка ашсын! Сәламәтлек һәм озын гомер сезгә!

Хөрмәт белән,

ТР Премьер-министры урынбасары –

Министр                                                                   А.Ә. Кәримов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International