Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татнефтехиминвест-холдингның Директорлар советы утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
«Макроком» (Чиләбе) генераль директоры Радий Канзафаров микромрамор, цеолит һәм аларның катнашмалары нигезендә заманча полимер компаундлар эшләү һәм җитештерү буенча компанияләрнең стратегик партнерлык мөмкинлекләре турында сөйләде. Алар төргәкләр, төзелеш материаллары, торба продукциясе, нефть-газ тармагы, авыл хуҗалыгы һәм ТКХ өчен эшләнмәләр җитештерү өчен каралган.
Татарстанда чимал җитештерүчеләрне, полимер эшкәртүчеләрне, республиканың фәнни оешмаларын һәм сәнәгать предприятиеләрен берләштерүче полимер компетенцияләр хаб-үзәген булдыру тәкъдим ителде.
Югары молекуляр медицина полиэтиленын җитештерү перспективалары турында «Инженерных полимеров» (Мәскәү) генераль директоры Александр Заболотнов сөйләде. Бу материал эре буыннарның эндопротезларын ясалма кимерчәк сыйфатында ясаганда кулланыла. Предприятие Россиядә бердәнбер шундый предприятие булып тора. Туздыруга чыдамлык күрсәткечләре буенча материал алдынгы чит ил аналогларын узып китә. Шулай ук республика территориясендә елына 3-10 мең тонна күләмендә гомуминдустриаль СВМПЭ эре тоннажлы производствосы булдыру тәкъдиме яңгырады.
Моннан тыш, Урал тау-металлургия компаниясен тәкъдир итү булды. Ул Россиянең 18 төбәгендә һәм Казахстанда предприятиеләрне берләштерүче Россиянең иң эре холдингларының берсе. Бакыр, бакыр-цинк һәм тимер рудаларын чыгару һәм баету, кыйммәтле металлар, кабель продукциясе, радиаторлар җитештерү белән шөгыльләнә.