Бу республиканың җирле җитештерүчеләргә ярдәм итүгә һәм Татарстанның югары технологияле җитештерү үзәге буларак имиджын ныгытуга юнәлдерелгән төп чараларының берсе. Конкурс «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия программасының төбәк этабы булып хезмәт итә.
Номинацияләр икътисадның, нефть-газ химиясеннән һәм машина төзелешеннән алып азык-төлек һәм җиңел сәнәгатькә, сәламәтлек саклау һәм социаль өлкәгә кадәр, барлык тармакларын диярлек үз эченә ала.
Быел 215 оешма һәм халык һөнәрчелеге осталары катнашкан, алар тарафыннан 358 төр продукция һәм хезмәт күрсәтелгән.
Эксперт комиссияләре эше нәтиҗәләре буенча оештыру комитеты җиңүчеләрне раслады: 156 лауреат, I дәрәҗә 139 дипломант һәм II дәрәҗә 27 дипломант. Бүләкләнүчеләрнең тулы исемлеге «ЦСМ Татарстан» сайтында бастырылган.
Республика этабында җиңүчеләр «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының федераль конкурсына чыгу хокукына ия булалар.