Эшчәнлекнең төп өлкәсе – нефть кәсепчелеге җиһазлары һәм запас частьләр, нефть промыселларында әйләнә-тирә мохитне саклау буенча хезмәтләр күрсәтү, шулай ук нефть сервисы чишелешләре.
Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко предприятиенең генераль директоры Чжао Цзиндун белән очрашты. Очрашуда министр республиканың сәнәгать потенциалы турында сөйләде, шулай ук яклар киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында да фикер алыштылар.
Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, Татарстанда Кытай партнерлары белән бик күп проектлар уңышлы гамәлгә ашырылган. Аерым алганда, сүз Haier, Аммоний, КАМАЗ, Эйдос һәм башка предприятиеләр белән уртак проектлар турында бара.
Искәртәбез, Татарстан Кытай провинцияләре: Сычуань, Шаньдун, Хунань, Аньхой, Хэйлунцзян, Чжэцзян, Цзянси һәм Чунцин шәһәре белән хезмәттәшлек турында 8 Хөкүмәт килешүенә кул куйды.
Мондый очрашулар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.