Хезмәт җитештерүчәнлеге буенча илкүләм проект кысаларында Казан предприятиесендә производство оптимальләштерелде

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

2019 елның 11 ноябрендә "Казан икмәк заводы" АҖендә "Чәк-чәк" җитештерүне оптимальләштерү" пилот проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы экспертлары җитәкчелегендә предприятиенең 20 хезмәткәре сакчыл җитештерү инструментларына өйрәтү узды.

Җитештерү агымында проект командасы тарафыннан сакчыл җитештерү инструментлары кертелгән һәм үрнәк участоклар булдырылган.

Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә эш вакыты 2 тапкырдан күбрәк кыскартылган, цехта әзер продукция запаслары 1,5 тапкырга киметелгән, ә эшләп чыгару күләме 12%ка арткан. Оптимальләштерелгән җитештерү агымы бөтен предприятие өчен үрнәк булган.

Предприятиедә шулай ук "Казан икмәк заводы" эшче төркеме көче белән тормышка ашырылачак өстәмә проектлар да бар.

ppt.tatarstan.ru сайтындагы мәгълүматлар буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International