Бүген Казанда белем бирү оешмаларында "Мехатроника" белгечлеге буенча дуаль белем бирү системасын гамәлгә кертү буенча социаль проектның өченче этабы старт алды. Ул төбәктә Форд Соллерс компаниясе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Ford Fund хәйрия берләшмәсе ярдәме белән инде өченче ел тормышка ашырыла.
Проект 2017 елның декабреннән башланып киткән иде. 2017нче һәм 2018нче елларда узган беренче ике этап кысаларында Татарстанның әйдәп баручы белем бирү оешмаларында укытучылар дуаль белем бирү системасы темасына багышланган өч көнлек тренинглар узды, Мәскәүдәге "Фесто" югары технологияле уку үзәгендә укып, квалификация дәрәҗәсен күтәрделәр, шулай ук үз мәгариф оешмаларында уку планының төп һәм вариатив өлешенә кертү өчен "Мехатроника" белгечлеге буенча программалар эшләделәр.
Проектның өченче өлеше 30нчы октябрьдән 4нче декабрьгә кадәр оештырылачак һәм ул һөнәри белем бирү системасында практик юнәлештә эшләүгә һәм предприятиеләрдә остазлыкка багышлана.
Беренче этап практик юнәлешле якын килү һәм аларны хәл итү юллары өлкәсендәге проблемаларны ачыклау өчен стратегик сессия рәвешендә узачак. Очрашу нәтиҗәләре буенча җәлеп ителгән экспертлар тарафыннан укытучылар һәм предприятиеләр вәкилләре өчен укыту сессияләре эшләнәчәк.
Шуннан соң,, укытучылар эш партнерлары белән берлектә укыту һәм остазлык программаларын эшләячәк. Проектта барлыгы 6 һөнәри белем бирү оешмасы һәм аларның эш партнерлары – предприятиеләр катнашачак.
Проект финалында, 2019 елның декабрендә, катнашучыларга квалификация күтәрү турында таныклыклар һәм иң яхшы һөнәри белем бирү оешмаларының берсенә мехатроника буенча җиһазлар сатып алуга сертификат тапшырылачак.