"Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проекты: Татарстан предприятиеләрендә Россия икътисады үсешенең локомотивы булу өчен бөтен мөмкинлекләр бар

2019 елның 2 августы, җомга

Татарстан предприятиеләрендә Россия икътисады үсешенең локомотивы булу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Федераль компетенцияләр үзәге генераль директоры Николай Соломон әнә шулай дип белдерде.

"Безнең республикада 2011 елдан бирле хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасы гамәлгә ашырылып килде, – дип искәртте ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов республикада илкүләм проектны гамәлгә ашыруга багышланган семинарда. – Бу юнәлеш "Стратегия 2030"да билгеләнгән максатка ирешүнең төп резервы булып тора. Татарстан глобаль конкурентлыкка сәләтле төбәк булырга тиеш. Нәкъ менә югары хезмәт җитештерүчәнлеге безнең икътисадның конкуренциягә сәләтлелегенең төп күрсәткече булып тора. Ә бүген бу бурыч Россия Президенты Указы белән дәүләтнең өстенлекле дәрәҗәсенә чыгарылды".

Исегезгә төшерәбез, республика илкүләм проектка 2017 елда кушылды. Якындагы биш елда 351 компания сакчыл җитештерү инструментларын үзләштерер дип планлаштырыла.

Производительность.рф сайтына 70 гариза кергән инде. Проектта чимал булмаган 5 тармактан оешмалар катнаша ала: эшкәртү сәнәгате, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспортлау һәм саклау, шулай ук ТКХ. Дәүләт ярдәменең төрле чаралары аларга сыйфатлы яңа дәрәҗәгә чыгарга ярдәм итәчәк. Ә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру Татарстан халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрәчәк.

Тэглар: нацпроект производительность труда поддержка занятости

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International