Казанда Татарстан-Словакия бизнес-форумы узды

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Бу көннәрдә Словакия Республикасы делегациясе киңәйтелгән составта Казанда. Бу бизнес-делегациясенең Татарстанга беренче визиты.

Эш программасы кысаларында 2019 елның 3 июлендә "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында беренче Татарстан-словак бизнес-форумы узды. Форумда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, "Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы" берлеге рәисе Шамил Агиев һәм башка рәсми затлар катнашты. Словакия Республикасы Парламенты Рәисе Андрей Данко җитәкчелегендәге Словакия делегациясе составына Словакия парламентарийлары, җитештерү предприятиеләре, бизнес-структуралары һәм ММЧ җитәкчеләре керде.

"Бүген без ике төбәкне интеграцияләү өчен яңа мөмкинлекләр турында фикер алышачакбыз. Беренче бизнес-очрашулар күрсәткәнчә, кооперация өчен үзара кызыксыну бар, димәк, бу визит икътисади мөнәсәбәтләрнең яңа үсешенә старт бирергә тиеш", – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

"Безнең уртак нәрсәләр күп, безгә сезнең халык тарихына һәм традицияләренә сакчыл мөнәсәбәтегез ошый. Әлеге бизнес-форум эшлекле мөнәсәбәтләр үсешенә ярдәм итәр дип уйлыйм", – дип билгеләп үтте Андрей Данко.

Форумның беренче өлешендә кунакларга республиканың инвестицион һәм туристлык потенциалы турында презентация тәкъдим ителде.

"Бу этапта Татарстан белән Словакия арасындагы мәнфәгатьләр кисешү ноктасы нефть, төзелеш һәм туристлык тармаклары булып тора", – дип ассызыклады Словакия Илчелегенең Мәскәүдәге сәүдә-икътисад бүлеге мөдире Даниел Духонь.

Форумның икенче өлешендә Словакия һәм Татарстан компанияләре вәкилләренең B2B форматындагы эшлекле очрашулары узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International