Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша.
«ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә Татарстан Республикасы рәсми затлар һәм бизнес вәкилләре катнашында бердәм стенд, зур делегация белән катнаша.
Күргәзмә кысаларында Татарстанның 22 предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итте, алар арасында: «Татнефть» компанияләре төркеме, «РариТЭК Холдинг» АҖ, «Инженерлык-җитештерү үзәге» ҖЧҖ, «Промтехкомплект-Межрегион» ҖЧҖ, «Питон Кама» ҖЧҖ, «ДАЛИНИ» СЙ ҖЧҖ, «Кориб» компанияләре төркеме, «Алабуга аккумулятор заводы», KAMA TYRES шин комплексы, «Химград» АҖ, «Ирвис» ФҖП ҖЧҖ, «Инкосистема» ЯАҖ, «Эннова Лайт» ҖЧҖ (ЭНЛИТ), «Инновационные технологии» ҖЧҖ, «Химград» ҖЧҖ, «КЭР-Инжиниринг» ҖЧҖ, «Ирбистех» ҖЧҖ, «Промтех-Казань» АҖ, «Казан синтетик каучук заводы» АҖ, ICL Техно.
Шулай ук күргәзмә эше кысаларында ике яклы хезмәттәшлек турында берничә килешү имзаланды һәм В2В форматында берничә очрашу уздырылды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасы сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары, Төркия Республикасы Президентының баш киңәшчесе Хәсән Бююкдеде белән булган очрашуында катнашты. Очрашу Екатеринбургта «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды.
Төркия Республикасы – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе. 2021 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 563,7 млн. АКШ доллары тәшкил иткән, бу 2020 ел белән чагыштырганда 55,8%ка артыграк. 2022 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 142,7 млн. АКШ доллары тәшкил иткән.
«Без Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан – Төркия сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Төркия сәнәгать һәм технологияләр министрлыгы арасында хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. «Безнең өчен бу аерым министрлык, җитәкчелек һәрвакыт безгә ярдәм итә, Варан әфәнде безнең дустыбыз. Безнең элемтәләр сәүдә-икътисадый гына түгел, ә тугандаш элемтәләр дә бар. Төркия җитәкчелегенә безнең элемтәләрне үстерү өчен мөмкин кадәр ярдәм күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтлебез. Без Төркия инвесторларына, безгә ышанганнары һәм республика территориясендә уңышлы эшләгәннәре өчен рәхмәтлебез», - дип ассызыклады ТР Президенты.
«Шәхси очрашу өчен рәхмәт сезгә. Татарстан – мөһим сәнәгать төбәге. Мондый очрашулар сезнең төбәккә инвестицияләр артуга ярдәм итәчәк», - диде Хәсән Бөекдәдә әфәнде.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Төркиянең «Гемонт» компаниясе белән бәйле мәсьәләне җайга салуда активлыгын билгеләп үтте. «Безнең өчен иң мөһиме – кешеләр алдында барлык йөкләмәләрне үтәү, безгә аларның зыян күрмәве мөһим. Хәзер бу мәсьәлә хәл ителә инде», – дип игътибар итте Рөстәм Миңнеханов.
Төркия Сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары, үз чиратында, Татарстан Президентының нәкъ менә шәхсән катнашуы әлеге мәсьәләне хәл итүне тизләтергә мөмкинлек бирде, дип белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2022» кысаларында «Җитештерү чылбырларын җыю нокталары – индустриаль парклар һәм махсус икътисадый зоналарның сәнәгать күчешендәге роле» сессиясендә чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, республикада Россиядә иң нәтиҗәле дип табылган 2 махсус икътисадый зона эшли. «Ил Хөкүмәте ярдәме белән «Алабуга» МИЗ зур нәтиҗәләргә иреште. Узган ел резидентлар табышы 135 млрд. сум тәшкил итте, 8 мең эш урыны булдырылды, шәхси инвестицияләр 157 млрд. сумнан артып китте», - дип сөйләде ТР Президенты.
«Инвестицион активлыкны стимуллаштыру максатларында индустриаль парк булдырылды, Россиядә беренче ПАН-прекурсорлар заводы һәм автомобильләр җитештерү буенча «Aurus» заводы файдалануга тапшырылды. 2019 елдан «Алабуга Политех» эшче белгечлекләрен әзерләү үзәге үсә. 2025 елга укучылар саны 10 мең кеше булыр дип планлаштырыла», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Республика Президенты үз чыгышында «Иннополис» МИЗ үсешенә аерым тукталды.
Рөстәм Миңнеханов «Лаеш» индустриаль паркын һәм югары технологияләр өлкәсендә «Иннопарк» технопаркын төзү планнары турында сөйләде.
Сәнәгать паркларына ярдәм итү темасы турында сөйләгәндә, республика Президенты кече шәһәрләрдә урнашкан кече паркларга ярдәм чараларын тарату кирәклегенә игътибар итте. «Татарстанда сәнәгать паркларының резидентларына һәм аккредитацияләнгән республика идарәче компанияләренә салым преференцияләреннән файдалану, транспорт салымы һәм оешмалар милкенә салым түләү буенча ташламалар алу, электр энергиясе чыгымнарының бер өлешен субсидияләү, инженерлык инфраструктурасы төзелешен финанслау рәвешендә дәүләт ярдәме чараларын куллану мөмкинлеге бирә торган чаралар кабул ителде», - дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов.
Ул, кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә республикада 96 сәнәгать паркы булдырылды, аларда 1,5 мең резидент урнаштырылды һәм 52 меңнән артык эш урыны булдырылды, дип өстәде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Свердловск өлкәсе Губернаторы Евгений Куйвашев XV өлкә Сабантуй бәйрәмендә катнаштылар.
Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча (2010 ел) Свердловск өлкәсендә 143 мең 803 татар яши. Рәсми рәвештә 10 татар иҗтимагый оешмасы теркәлгән. 7 татар якшәмбе мәктәбе эшли. 18 гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фән буларак укытыла. Төбәктә 74 татар һәвәскәр иҗат коллективы бар. Свердловск өлкәсе халкы Татарстанның халык шагыйрьләре һәм язучылары белән даими очрашып тора. 2005 елдан өлкә Сабантуе бәйрәмнәре үткәрелә.
«Татар халкы өчен Сабантуй – иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Свердловск өлкәсе Губернаторына, төбәк Хөкүмәтенә бу чараны бик яхшы оештырган өчен рәхмәт белдерәсем килә. Гомумән, татар милли-мәдәни оешмаларының инициативаларын хуплаганы өчен», – диде ТР Президенты, сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп.
Өлкә Сабантуе 2005 елдан бирле төрле муниципаль берәмлекләрдә үткәрелә, соңгы 8 елда даими үткәрү урыны – Сысерт шәһәр округының Кадниково авылы.
Сабантуйны оештыручылар – Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге һәм Лаеш муниципаль районы ярдәме белән Свердловск өлкәсе татар конгрессы (Урал татарлары) төбәкь иҗтимагый оешмасы.
Россиядә продукцияне маркалау өчен җиһазлар һәм материаллар кытлыгы барлыкка килү куркынычы юк. Бу хакта РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә.
«Бүгенге көндә Россиядә маркалау, аның өчен компонентлар һәм чыгым материаллары өчен җитәрлек дәрәҗәдә җиһазлар запасы бар, базарлардагы хәлләр тотрыклы», – дип җиткерә Министрлык башлыгы урынбасары Василий Шпак сүзләрен матбугат хезмәте.
Шпак сүзләренә караганда, мәҗбүри маркалау башланган тармак предприятиеләре кирәкле барлык җиһазларны урнаштырганнар һәм продукцияне маркалыйлар, шул исәптән бу сөт тармагы предприятиеләре дә.
«Җиһазлар паркы заманча, якын арада алыштыру һәм модернизацияләү кирәк булмаячак. Моннан тыш, без санкцияләрне хупламый торган базарлардагы җитештерүчеләр белән тәэмин итү мәсьәләләрен дә алдан ук тикшерә башладык. Альтернатив тәэмин итүчеләр табылды, моннан тыш, Көньяк-Көнчыгыш Азия базарларында җиһазларның кайбер төрләре Европага караганда арзанрак булып чыкты. Моннан тыш, маркалау өчен җиһазлар белән Россия җитештерүчеләре дә тәэмин итә башлады, хәзер ул производствода кулланыла һәм үзен иң яхшысы итеп күрсәтә», – дип өстәде министр урынбасары.
Ул билгеләп үткәнчә, илебездә чыгым материалларының техник регламентлар таләпләренә туры килүен бәяләү уңышлы үткәрелгән. Шулай ук, аның сүзләренә караганда, яңа каналлар да эшләнә.
«Перспектив технологияләрне үстерү үзәге операторы эшен дә билгеләп үтәм, ул якындагы ярты елга җиһазларның һәм чыгым материалларының кирәкле запасларын формалаштырды. Бу бик күп кара, үзе ябыша торган этикеткалар һәм маркалау җайланмалары өчен кирәкле запас частьләр. Җиһазлар һәм чыгымнар кытлыгы юк һәм көтелми дә. Хәзерге вакытта нинди дә булса чиктән тыш мәсьәләләр юк», – дип ассызыклады Шпак.
Перспектив технологияләрне үстерү үзәгенең һәм компанияләрнең позициясе
Перспектив технологияләрне үстерү үзәгенең маркалау операторы матбугат хезмәтендә Россия компанияләре товарларны маркалау өчен җиһазлар белән альтернатив тәэмин итеп торучыларны сайлап алуларын раслаган. Интеграторлар тәэмин итү каналларын җайга салганнар һәм предприятиеләрнең өзлексез эшен тәэмин итәргә әзер, дип өстәделәр Перспектив технологияләрне үстерү үзәгендә.
«ОКТО» компаниясенең үсеш буенча директоры, товарларны цифрлы маркалау өчен җайланмалар җитештерү һәм программа тәэминатын эшләү белән шөгыльләнүче Виктор Аксенов сүзләренә караганда, җиһазларның күп өлеше Кытайда җитештерелә, әмма шулай ук Европадан да китерелә. «Хәзерге вакытта без 70ләп линияне маркалау җиһазлары белән җиһазландырырга әзер. Барлык җиһазлар һәм чыгым материаллары складларда бар һәм төяп җибәрүгә әзер, бәясе элеккечә калды. Хезмәттәшләр белән Европадан һәм башка илләрдән яңа каналлар булдырдык», – диде ул.
«Кег-Служба» ҖК генераль директоры Павел Шипов шулай ук китертүнең элеккеге күләмдә башкарылуын билгеләп үтте. «Без кирәкле җиһазлар һәм чыгым материаллары белән тәэмин итәргә әзер, элеккегечә. Заказчылар сатып алуны кирәкле күләмдә планлаштыра алалар, без аларны җитештерү линияләренә куярга һәм предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәбез. Хәзерге вакытта элеккеге форматта дистрибуция ясау өчен оптималь логик чылбырлар оештырдык», – дип хәбәр итте Шипов.
«Аякс» компаниясе директоры Андрей Ярововов шулай ук җиһазларга һәм маркалау өчен чыгым материалларына кытлык булмавын раслады.
«Без коллегалар белән логистиканы үзгәрттек һәм тәэмин итү каналларын җайга салдык. Узган айда без барлык заказларны үтәдек һәм яңа таләпләргә әзер. Чыгымнар, программа тәэминаты һәм җиһазларга кытлык булу куркынычы юк. Хезмәттәшләр белән бергә без җиһазларны илнең барлык төбәкләренә дә диярлек китереп торырга әзер», – дип белдерде ул.
Цифрлы маркалауның илкүләм системасы Россиядә 2019 елдан башлап кертелә. Ул сөт продукциясенә, төргәкле суга, дарулар, тәмәке, аяк киеме, җиңел сәнәгать товарлары, тун, духи, шиннар һәм фотоаппаратларга кагыла. Шулай ук БАДларны, антисептикларны, медицина эшләнмәләрен, сыра һәм аз градуслы эчемлекләрне маркалау буенча, шулай ук никотин һәм алар өчен сыеклыклар китертүнең электрон чаралары буенча да тәҗрибәләр үткәрелә.
«Иннопром» сәнәгать күргәзмәсе – иң зур халыкара сәүдә мәйданчыкларының берсе һәм Россия сәнәгать продукциясе экспортының төп инструментларының берсе.
Татарстанның алдынгы компанияләре үз продукцияләрен һәм яңа эшләнмәләрен «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә тәкъдим итәчәк, ул 2022 елның 4-7 июлендә Екатеринбург шәһәрендә «Екатеринбург Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узачак.
«Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә Татарстан Республикасы рәсми затлар һәм бизнес вәкилләре катнашында бердәм стенд, зур делегация белән катнашачак.
Шулай ук күргәзмә эше кысаларында ике яклы хезмәттәшлек турында берничә килешү дә имзаланачак.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча ведомствоара эшче төркем утырышын үткәрде.
Утырыш Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары, кызыксынган оешмалар һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында узды.
Утырыш башында Родион Карпов кыскача гына травматизм һәм 2022 елның гыйнвар-май айларында аның динамикасы турында сөйләде. Шулай ук республиканың җитештерү урыннарында бәхетсезлек очраклары булган кайбер сәнәгать предприятиеләре вәкилләренең докладлары да тыңланды.
Утырыш ахырында Татарстан Республикасының сәнәгать предприятиеләрендә бәхетсезлек очракларын булдырмауны көчәйтергә дигән карар кабул ителде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Кораб төзү көне белән тәбрик итәм!
Суднолар төзү Татарстан Республикасы икътисадының төп тармакларының берсе булып тора һәм күп очракта төбәк сәнәгатен үстерү векторын билгели. Судно төзүчеләрнең хезмәт батырлыгы социаль һәм транспорт инфраструктурасын камилләштерүгә, республика сәнәгать предприятиеләренең җитештерү базасын яңартуга ярдәм итә, шулай ук республикабызның иминлеген һәм оборонасын тәэмин итүгә зур өлеш кертә.
Хәзерге судно төзүчеләр – илебезнең кораблар төзелеше тарихының данлы варислары һәм хокуклы дәвамчылары, иң игелекле һәм катлаулы һөнәрләрнең берсе – һөнәрчелек һәм хәрби, транспорт һәм сәүдә, фәнни һәм спорт, сәяхәт һәм техник, башка күп максатлар өчен билгеләнгән йөзмә корылмалар төзиләр. Димәк, талантлы, уйлап табучан, белемле, югары дәрәҗәдә оешкан, җентекле, җаваплы кораб төзүчеләргә ихтыяҗ бик зур дигән сүз.
Хөрмәтле судно төзүчеләр, бөтен күңелегез белән эшкә тугрылыклы булуыгыз нәтиҗәсендә сез үз эшегезгә ышанасыз һәм белем-тәҗрибә кертәсез, катлаулы бурычларны хәл итә белүегез нәтиҗәсендә судно төзү заводлары һәм верфьләр стапельләреннән уникаль су өсте һәм су асты кораблары, елга һәм диңгез кораблары, су асты атом көймәләре, авиайөртүче крейсерлар, балык тоту трейтерлары, нефть ташу танкерлары, круиз лайнерлары, боз ваткычлар төшә, аларның күбесенә дөньяда тиңнәр юк. Тиз йөрешле һәм йөк күтәрүчән, куәтле һәм маневрлы, хәрби хезмәткә сәләтле һәм көчле суднолар Россия флотының гына түгел, гомумән, дәүләтнең дә алга таба үсешенә ярдәм итүләрен дәвам иттерәләр.
Хөрмәтле кораб төзүчеләр – алар кораб эше бер үк вакытта тормыш рәвешенә дә, аның мәгънәсенә дә әйләнгән кешеләр, сезне һәм сезнең турыдан-туры булмаса да, кораб төзү кебек мөһим эшкә катнашы булган гаилә әгъзаларыгызны чын күңелдән Кораб төзү көне белән тәбрик итәм! Субмарин ясаучы кешеләрнең күпчелек буыннары кебек үк, дәүләтнең икътисадый потенциалын үстерүгә, илебезнең оборона сәләтен ныгытуга һәм Россиянең бөек диңгез державасы буларак югары статусын саклап калуга зур өлеш кертүегез өчен рәхмәт сезгә.
Бу бәйрәм көнендә тармак башында торучылар – Татарстан Республикасының суднолар төзү куәтен булдырган ветераннарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сезнең тырышлык белән уникаль потенциал булдырылды, ул бүген безнең алда яңа масштаблы проектларны гамәлгә ашыру өчен зур мөмкинлекләр ача, аларның күбесе сизелерлек һәм күп вәгъдә итә торган нәтиҗәләр бирә.
Сезгә яңа хезмәт казанышлары һәм куелган максатларыгызга ирешүегезне, ныклы сәламәтлек һәм тормыш энергиясе, батырлык һәм осталык, бәхет һәм уңышлар, иминлек һәм барлык теләкләрегезнең чынга ашуын телим. Эшегез канәгатьлек хисе алып килсен, тормыш – шатлык һәм ләззәт, гаиләгез һәм яраткан кешеләрегез – онытылмас хис-кичерешләр бирсен, ә хыяллар һәм планнар алга барырга һәм яңа үрләр яуларга этәргеч булып торсын.
ТР Премьер-министр урынбасары –
Татарстан Республикасы
сәнәгать һәм сәүдә министры
О.В.Коробченко
2022 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «2021-2025 елларга төбәкләрне газ белән тәэмин итү һәм газлаштыруны үстерү программасы»н гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ белгечләре гражданнарның сорауларына җавап биргән мондый очрашуның беренчесе быелның 27 маенда булып узган иде һәм республика халкының әлеге программа белән кызыксынуын күрсәтте. Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән шалтыраттылар һәм мөрәҗәгатьләр алынды. Коммерциясез бакчачылык һәм дача ширкәтләрендә газлаштыру буенча аңлатмалар бирелде, теге яки бу территорияләрне газлаштыру программасына кертү буенча халыктан мөрәҗәгатьләр кабул ителде, шулай ук күпбалалы гаиләләрдән һәм инвалидлардан газлаштыру программасы буенча ташлама шартлары буенча мөрәҗәгатьләргә җаваплар бирелде.
Республика халкының мөһим программада катнашу активлыгын арттыру, дәүләт тарафыннан бирелә торган мөмкинлекләрне куллану максатында һәм татарстанлылардан алынган сорауларны исәпкә алып, киләсе «кайнар линия» 2022 елның 5 августында булачак.
Гражданнар сорауларына җавапларны 2022 елның 1 июлендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «кайнар линия»се буенча алырга мөмкин булачак.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре шулай ук 2022 елның 1 июлендә 10.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү системасы аша әлеге сылтама буенча да кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm.
29 июньдә «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ («Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ компанияләре төркеме) составына керүче «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖдә Кораб төзү көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар узачак.
Бәйрәм чараларын 03830 проекты буенча пассажирлар өчен тизлекле «Метеор-2020» судносын суга төшерү тантанасы ачып җибәрәчәк.
Су асты канатларында йөри торган 03830 проекты буенча пассажирлар өчен «Метеор-2020» суднолары «Си Тех» проект бюросы тарафыннан эшләнгән, булган метеорлар белән чагыштырганда аларның берникадәр өстенлекле яклары бар һәм уңайлылыгы һәм ышанычлылыгы буенча барлык халыкара таләпләргә җавап бирәләр.
Модернизацияләнгән канат схемасы судноларны берничә өстенлек белән тәэмин итә, аерым алганда: дулкыннар булганда йөкләнешләрне киметә; хәрәкәтне автомат рәвештә тотрыклыландыру чараларыннан башка гына зур биеклектәге дулкыннарны уза алу; канатка чыгу өчен аз вакыт китә; аркылы тирбәлеш амплитудасы аз; сай сулыктан йөзү яки җиһазландырылмаган яр буена килү өчен очлыкта да, койрык өлешендә дә канатларны күтәртү бик җайлы башкарыла.
Диңгездә йөртүне шактый җиңеләйтү белән берлектә, озакка сузылган (8 һәм аннан күбрәк сәгать дәвамында) рейслар барышында пассажирлар һәм экипаж өчен шартларны яхшыртуга да махсус игътибар бирелгән. Судноның куркынычсызлыгы, шул исәптән 13 сәгатькә өзлексез йөрешле ягулык запасы белән дә тәэмин ителгән.
122 пассажирга исәпләнгән иркен салон уңайлы утыргычлар, WI-FI ярдәмендә мультимедиа контентыннан файдалану мөмкинлеге, багаж бүлеге, кул йөге өчен ябык киштәләр белән җиһазландырылган.
Экипаж әгъзаларының эш һәм ял итүе өчен функциональ зонага аерым игътибар бирелгән. Суднода шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларны йөртү өчен барлык шартлар да, сабыйлары булган аналар өчен махсус урыннар һәм җиһазлар да бар.
03830 проектының дизайны EPDA Европа сәнәгать дизайны конкурсында дәрәҗәле бүләк алды инде. EPDA материалларында билгеләп үтелгәнчә, судноның проекты һәм канат системасы берьюлы берничә мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирә: пассажирлар һәм команда өчен куркынычсызлык һәм уңайлылык тәэмин итү, яр буе эрозиясен киметү, ягулык чыгымын киметү белән бер үк вакытта хәрәкәт тизлеген арттыру, судно җитештергәндә кеше хезмәте өлешен киметү. Шул ук вакытта EPDA жюрие Россиядә чыгарылган яңа судноның эстетик һәм технологик өлешен дә бәяләп үткән.