ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча ведомствоара эшче төркем утырышын үткәрде.

Утырыш Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары, кызыксынган оешмалар һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында узды.

Утырыш башында Родион Карпов кыскача гына травматизм һәм 2022 елның гыйнвар-май айларында аның динамикасы турында сөйләде. Шулай ук республиканың җитештерү урыннарында бәхетсезлек очраклары булган кайбер сәнәгать предприятиеләре вәкилләренең докладлары да тыңланды.

Утырыш ахырында Татарстан Республикасының сәнәгать предприятиеләрендә бәхетсезлек очракларын булдырмауны көчәйтергә дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International