Екатеринбургта 12 нче халыкара «Иннопром 2022» сәнәгать күргәзмәсендә Татарстанның 20дән артык предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итәчәк

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

«Иннопром» сәнәгать күргәзмәсе – иң зур халыкара сәүдә мәйданчыкларының берсе һәм Россия сәнәгать продукциясе экспортының төп инструментларының берсе.

Татарстанның алдынгы компанияләре үз продукцияләрен һәм яңа эшләнмәләрен «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә тәкъдим итәчәк, ул 2022 елның 4-7 июлендә Екатеринбург шәһәрендә «Екатеринбург Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узачак.

«Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә Татарстан Республикасы рәсми затлар һәм бизнес вәкилләре катнашында бердәм стенд, зур делегация белән катнашачак.

Шулай ук күргәзмә эше кысаларында ике яклы хезмәттәшлек турында берничә килешү дә имзаланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International