«Газпром СПГ технологии» Татарстанда сыекландырылган табигый газ комплексын төзиячәк

2022 елның 7 октябре, җомга

Татарстан Хөкүмәте һәм «Газпром СПГ технологии» ҖЧҖ Свияжск мультимодаль логистика үзәге территориясендә сыекландырылган табигый газ җитештерү-бункер комплексын төзү проектын гамәлгә ашыруны күздә тоткан килешү төзеделәр. Килешү II Халыкара төзелеш чемпионаты кысаларында имзаланды.

Документка Татарстан премьер-министры Алексей Песошин һәм «Газпром СПГ технологии» ҖЧҖ директорлар советы рәисе Алексей Кахидзе кул куйды. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International