«Безнең заман» юбилей фестиваленең зона этабында беренче җиңүчеләр аталды

2022 елның 1 октябре, шимбә

Ике көн – 30 сентябрьдә һәм 1 октябрьдә – Әлмәт шәһәрендә җитди иҗади ярышлар барды. Бу көннәрдә шәһәр «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең X ачык республика телевизион иҗат фестиваленең беренче зона этабын кабул итте. Казан шәһәрендәге суперфиналга иң яхшылар чакырылды.

Фестивальнең беренче зона этабына «Нефтьче» мәдәният сараенда республиканың 16 районыннан 300ләп катнашучы җыелды. Бу турга барлыгы 54 предприятие һәм оешмадан заявка килгән. Команда зачетында 9 җыелма команда катнашты. Беренче көнне, 30 сентябрьдә, катнашучылар «Музыкаль юнәлеш» һәм «Бию юнәлеше» номинацияләрендә номерлар тәкъдим иттеләр. Икенче көнне «Дан минуты» номинациясендә чыгышлар күрсәтелде, шулай ук гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы булды, анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов катнашты. Родион Карпов  «Безнең заман»ны уникаль күренеш дип атады. «Теләсә кайсы предприятие хезмәткәре, әгәр иҗади башлангычы булмаса, яңалык булдыра алмый, бары тик механик хезмәт белән генә шөгыльләнә ала. Безнең талантлы яшьләребезгә хас булган иҗат производствода да, фестиваль сәхнәсендә шәхси сәләтләрне тормышка ашыру өчен кирәк. Биредә иң яхшылар җыелган – Әлмәткә республиканың 16 муниципаль районыннан катнашучылар килде. Ә иң-иңнәре Казанга суперфиналга барачак», – дип хәбәр итте ул.

Барлык конкурслар нәтиҗәсендә гомумкоманда зачетында 1 нче урынны берьюлы биш команда бүлде: «Транснефть-Прикамье» АҖ, «РИМЕРА-АЛНАС» ҖЧҖ, Берләштерелгән металлургия компаниясе – «Выксун металлургия заводы» акционерлык җәмгыяте филиалы (Әлмәт шәһәре), «Чистай РҮХ» ДАССУ һәм «Татэнерго» АҖ филиалы – Зәй ГРЭСы. Жюри икенче урынны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Нежность» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең Аксубай командасына бирде. Өченче урынны «Адымнар-Әлмәт» полилингваль гимназиясе һәм Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе командалары алды. Моннан тыш, өч номинациядә аерым башкаручылар зона этабы призерлары булдылар.

Зона этабын үткәрү көннәрендә Әлмәт шәһәрендә «түгәрәк» өстәлләр һәм мастер-класслар үткәрелде, аларны жюри әгъзалары үткәрде. Киләсе зона финалын Түбән Кама шәһәре 7-8 октябрьдә Халык иҗаты йортында кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International