ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

20 сентябрьдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстанда "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү" өстенлекле программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә булып узды.

Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры ярдәмчесе Юлия Урожаева, (Внешэкономбанк) "Тышкы икътисади эшчәнлек һәм үсеш Банкы" Дәүләт корпорациясе рәисе киңәшчесе Ксения Яшина, Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының халыкны эш белән тәэмин итү Департаменты директоры Михаил Кирсанов, шулай ук, Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм предприятие вәкилләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, Татарстан Республикасының пилот программасына кергән 6 регион арасында булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, Татарстанда хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча региональ программа эшләнгән һәм уңышлы гына тормышка ашырыла, 20 ресурс үзәге базасында кадрлар әзерләү эше алып барыла, технопарклар, сәнәгать мәйданчыклары, инновация үзәкләре булдырыла, компетенцияләр үзәге эшли.

Моннан тыш, Татарстанда инновация территориаль кластерлар үсеше белән параллель рәвештә сәнәгать кластерлары да формалаштырыла, алар уртак проектларны гамәлгә ашыру кысаларында импортны алыштыручы сәнәгать продукциясен җитештерүгә юнәтелгән.

Киңәшмәдә предприятиеләр һәм эш белән тәэмин итү үзәкләренең үзара хезмәттәшлеге, компетенция үзәкләренең хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру роле һәм функцияләре турында, шулай ук, программаны тормышка ашыруда институтларның үсеше хакында сүз барды.


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

"Автостат" аналитика агентлыгы мәгълүматлары буенча КАМАЗ җәмгыятендә ("Ростех" Дәүләт корпорациясенә керә) җитештерелүче автомобильләрнең дүрт төрле моделе 2017 елның август ае нәтиҗәләре буенча Россиядә йөк машиналарының  иң популяр беренче бишлегенә керде. Компания Россия яңа йөк автомобильләре базарының лидеры булып кала.

Агымдагы елның август аенда Россиядә яңа йөк автомобильләре базарының күләме 7,8 мең берәмлек тәшкил итте – бу узган елга караганда 65,3% артыграк. 2017 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча барлыгы Россия яңа йөк автомобильләре базары якынча 46 мең данәгә арткан – бу узган елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда 47% күбрәк.

2017 елның августында Россиядә 2,6 мең КАМАЗ автомобиле сатылган, бу узган елның шул ук вакыт аралыгыннан 49,5%ка югарырак, әлеге күрсәткечләр Россия яңа йөк машиналары базарында компаниянең алдынгы булуын раслый. Икенче урында илебезнең икенче бренды - GAZ урнашкан, аның күрсәткечләре 691 автомобиль тәшкил иткән (+1,8%). Беренче өчлекне алман автомобиле MAN тәмамлый (610 данә), алман автомобиле сатылышы 3,7 тапкыр арткан. Лидерлар бишлегенә августта шулай ук, алман Mercedes-Benz йөк машинасы (561 данә; +162,1%) һәм шведларның Scania йөк автомобиле (527 данә; +180,3%) керделәр.

Экспертлар билгеләп үткәнчә август рейтингында модельләр арасында лидер позициясендә КАМАЗ-5490 кала, аларның сатылышы 523 берәмлек (+121,6%) тәшкил иткән. Лидерлар рәтендә шулай ук, КАМАЗ-43118 (517 данә; +38,2%) һәм Mercedes-Benz Actros (486 данә; +151,8%). Иң популяр бишлекне тагын ике россия автомобиле - КАМАЗ-6520 (471 данә; +80,5%), КАМАЗ-65115 (431 данә; +31,8%) йомгаклый.

«Татнефть» компаниясенең ТатНИПИнефть белгечләре тарафыннан яңа эффектив МГЭС-М технологиясе эшләнгән.

Яңа эшләнмәнең өстенлеге – аның экологик чиста һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысы булмавында. Моннан тыш, аны куллануда транспортлауда кирәкле, скважиналарга сыекча тутыруны тәэмин итүче, җиһазларны яңартуга өстәмә чыгымнарны булдырмавы мөһим.

Республика предприятиеләре һәм оешмалары үтенече буенча "Наше время – Безнең заман" ел саен уздырыла торган V ачык республика телевизион эшче яшьләр иҗаты фестивалендә катнашу өчен гаризаларны кабул итү 2017 елның 29 сентябренә кадәр озайтылды.

Катнашу өчен гаризаларны Фестивальнең Нигезләмәсенә таянарак  түбәндәге электрон адреска юлларга кирәк: beznenzaman@mail.ru яки почта аша түбәндәге адреска җибәрергә мөмкин: 420111, Казан ш., Карл Маркс ур., 23/6, Татарстан Республикасының "Созвездие-Йолдызлык" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасына, тел.: 8(843) 238-43-17, 238-00-63.

Фестивальнең Нигезләмәсе, Гариза һәм башка документлар фестивальнең рәсми сайтында урнаштырылган http://bzzm.ru/  һәм министрлык сайтында да бастырылган: http://mpt.tatarstan.ru/rus/televizionniy-festival-rabotayushchey-molodezhi.htm.

Белешмә өчен:

"Наше время – Безнең заман" Республика эшче яшьләр иҗат фестивале  Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2013 елдан бирле уздырыла. Фестиваль ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР профсоюзлар Федерациясе, шулай ук, кайбер башка министрлык, ведомство һәм оешмалар ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Фестивале дәүләт социаль әһәмияткә ия проект булып тора һәм коммерция максатларын күздә тотмый. Фестивальнең миссиясе - яңа буын кадрлар хәзерләү, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру һәм республика  предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу.

21-22 сентябрьдә Казанның "Корстон" комплексында ел саен үтә торган  "Киләчәккә караш" кече һәм урта эшкуарлык форумы узачак.

"Киләчәккә караш" форумы – регионның иң эре эшкуарлар съезды, ул үзенә 3 меңгә якын хакимият һәм бизнес,  иҗтимагый оешма вәкилләрен җыячак. Ике көн дәвамында форум мәйданчыгында төрле лекцияләр, мастер-класслар, “түгәрәк өстәл” һәм семинарлар үтәчәк, шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар сессия узачак..

Спикерларның тулырак исемлеген моннан карагыз!

Татарстан Республикасының товар җитештерүчеләренең башка катнашучылары да көтелә.

Тулырак программаны сайтта карый аласыз.

Форумда катнашу сайтта регистрация узучылар өчен түләүсез:  www.tatforum.org

Узу көне һәм вакыты: 21-22 сентябрьдә, сәг. 10.00 - 19.00

Урыны: Казан, Korston Club Hotel Николай Ершов урамы, 1а.


19
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

«Татнефть» Акционерлык Җәмгыятенең берәмләп һәм күпләп сату челтәре (РСС - рознично-сбытовой сети) предприятиеләренең чираттагы  XII Икътисади саммиты узды.

Быел күчмә саммитны "Татнефть" берәмләп һәм күпләп сату челтәре эшләгән төбәкләрнең берсендә үткәрергә карар бирелде. Саммит Минскида (Беларусь Республикасы) оештырылды һәм  "Татнефть" берәмләп һәм күпләп сату челтәренең 2025 елга кадәрге үсеш стратегиясе уңышлылыгына йогынты ясый торган төп факторларга багышланды.

Чара барышында катнашучылар Компаниянең сату челтәре үсешенең төп юнәлешләре хакында сөйләштеләр һәм төп күрсәткечләр казанышларына юнәтелгән проектларны күрсәттеләр.

Докладларның темалары «Татнефть-АЗС Центр» и «Татнефть-АЗС Запад» гамәлгә ашыра торган чараларга багышланды һәм беррәттән четәрнең (РСС) үсешенә кагылышлы мөһим сораулары да каралды.

 «Татнефть» матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясе бу көннәрдә эшлекле визит белән Мюнхенда (ГФР).

 Гадәттәгечә, Республика башлыгын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов озатып йөри.

Бүген ТР Президенты «Кнорр-Бремзе» компаниясенең күзәтчелек советы рәисе Хайнц Тиле әфәнде белән иртәнге ашта очрашты. Рөстәм Миңнеханов Хайнц Тиле әфәндегә корпорациянең Татарстанда күпьеллык тырыш хезмәте  һәм очрашу оештыруы өчен  рәхмәтен белдерде. Искә төшерәбез, «Кнорр-Бремзе» компаниясе Яр Чаллыда 2007 елдан бирле эшләп килә һәм җитештерә барабанлы тормозлар, һава киптерү һәм башка төрле продукция җитештерү белән шөгыльләнә.

Хайнц Тиле ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясен сәламләде, «Кнорр Бремзе КАМА» проекты үсешеннән канәгать калуын һәм Татарстанның инвестицияләр өчен гаҗәеп урын булуын билгеләп үтте.

Моннан тыш, көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы делегациясе «Thunderbolt Partners» акционеры "KGAL" һәм "Thunderbolt Partners" инвестиция компанияләре җитәкчелеге Франсис Лувар, «KGAL» генераль директоры Герт Вальтенбауэр һәм «Thunderbolt Partners» партнеры Толга Танис белән очрашты. Очрашу барышында яклар Татарстан территориясендә яңартылган энергия өлкәсендәге хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында фикерләштеләр.

Соңрак "Linde AG" компаниясе генераль директоры  һәм Президенты Альдо Беллони белән очрашу булып узды.


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

«КАМАЗ» автомобиль заводы машина җыюның яңа темпларына күчте: тәүлек саен якынча 200 автомобиль җыела, шул исәптән, гомуми чыгарылышта серияле машиналар белән бергә елның премьералары – КАМАЗ 6580, -65801, -65802, -5325 маркалары да бара.

Базарга яңа перспектив маркалар чыгарылышы авыр магистраль тартучы  КАМАЗ-5490 башланды, аннан соң КАМАЗ-65206 барлыкка килде, шулай ук, 6520 һәм -65201 люкс үзләре бушатучы машиналар (самосваллар) үзләштерелде.

Корпоратив ял алдыннан конструктив эшкәртелгән яңа модель авыр самосваллар КАМАЗ-6580 һәм -65801, -65802 аның вариантлары җыелган иде. Алар төзелештә, карьераларда эшләү өчен каралган.

Хәзер "КАМАЗ" урта сегментка – урта һәм авыр йөк машиналары арасында җитештерү алып бара. Конвейерда чүп ташучы кыска базалы һәм озын бортлы автомобиль һәм фургоннар өчен КАМАЗ-5325 шассисы җыела, – дип сөйләде автомобиль заводының җитештерү буенча баш технолог урынбасары Наил Җамалиев. – Шунысы игътибарга лаек, сентябрь план биремендә 3800дән артык машина, шуларның 500 – перспективалы һәм яңа модельләр.

Моннан тыш, бер ел элек автомобиль заводында яңа модельләрнең тәҗрибә-сәнәгать җыюын оештыру турында карар кабул ителгән иде. Җамалиев сүзләренә караганда, мондый эш тәртибе комплекслы проблемаларны бәяләргә мөмкинлек бирә. Конвейерда йөк машинасын комплектлаганда  параллель рәвештә конструктор һәм технологик мәсьәләләр хәл ителә. Шул ук вакытта җыю такты билгеләнә, тар урыннар ачыклана, технологлар яңа җиһазлар кертү кирәклеген билгеләп үтәләр. Тулаем алганда, яңалыкларны кертүдә эш вакыты сизелерлек кимегән.

 "НП Совет рынка" Ассоциациясе белән берлектә Татарстан Республикасына карата электр энергиясен (егәрлеге) күпләп һәм ваклап сату базарларында бәя (тариф) вәзгыяте мониторингын үткәргән нәтиҗәләр турында Россия энергетика министрлыгы түбәндәге мәгълүматны хәбәр итә.

Электр энергиясенә (егәрлек) бәяләрне (тарифларны) үзгәртү 2017 елның июлендә 2016 елның июленә карата урта бер ставкалы  кулланучылар төркеменә һәм көчәнеш дәрәҗәләре тәртибенә карап +11,1% арта. Кулланучылар халык төркеменә түгел һәм аңа тиңләштерелгән кулланучылар (алга таба – "башка" кулланучылар) керә.

Россия энергетика министрлыгы фаразлары буенча электр энергиясенә (егәрлек) бәя (тарифлар) үзгәртү Татарстан Республикасы кулланучылары өчен ел ахырына кадәр бер айга уртача +1,6 % тан артык артмаячак.

Бу хакта тулырак мәгълүмат белән әлеге сайтның рус версиясендә таныша аласыз.               

Ел саен көзге-кышкы чорда грипп кискен вируслы респиратор инфекцияле авыруларның (алга таба-ОРВИ) еш күтәрелеш алу күзәтелә. Бу йогышлы авырулар  ел саен дөньяда 500 мең гомерне алып китә, авыру өлкәннәрне дә,  балаларны да читтә калдырмый, авырган һәр җиденче кешенең сәламәтлегенә җитди зарар килә.

Авыру йогышлы булу сәбәпле кайда һәм нинди шартларда булуга карамастан грипп белән авырган кешедән бик тиз иярергә мөмкин: җәмәгать транспортында, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, көнкүреш предметлары аша, юылмаган куллар һәм башкалар.

Хәзерге шартларда гриппка каршы иң нәтиҗәле һәм икътисади яктан саклану чарасы вакцинопрофилактика булып тора. Гриппка каршы вакцинация үткәрү авыру иярү дәрәҗәсен киметә, ияргән очракта авыруның җиңел узуына ярдәм итә, сәламәтлеккә җитди зарар килүдән саклый.

Грипптан вакцинация балаларга, мәктәп укучыларына, авырлы хатын-кызларга, студентларга, укытучыларга, транспорт өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә ясату зарури.

Гриппка каршы вакцинация медицина учреждениеләрендә ёщм эш урыннарында ясала. Вакцинацияне сентябрь-октябрь айларында ясату киркә, чөнки кышкы айларда эпидемия башланганчы организмны эффектив саклау чарасы эшкәртелергә тиешле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International