Республика предприятиеләре һәм оешмалары үтенече буенча "Наше время – Безнең заман" ел саен уздырыла торган V ачык республика телевизион эшче яшьләр иҗаты фестивалендә катнашу өчен гаризаларны кабул итү 2017 елның 29 сентябренә кадәр озайтылды.
Катнашу өчен гаризаларны Фестивальнең Нигезләмәсенә таянарак түбәндәге электрон адреска юлларга кирәк: beznenzaman@mail.ru яки почта аша түбәндәге адреска җибәрергә мөмкин: 420111, Казан ш., Карл Маркс ур., 23/6, Татарстан Республикасының "Созвездие-Йолдызлык" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасына, тел.: 8(843) 238-43-17, 238-00-63.
Фестивальнең Нигезләмәсе, Гариза һәм башка документлар фестивальнең рәсми сайтында урнаштырылган http://bzzm.ru/ һәм министрлык сайтында да бастырылган: http://mpt.tatarstan.ru/rus/televizionniy-festival-rabotayushchey-molodezhi.htm.
Белешмә өчен:
"Наше время – Безнең заман" Республика эшче яшьләр иҗат фестивале Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2013 елдан бирле уздырыла. Фестиваль ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР профсоюзлар Федерациясе, шулай ук, кайбер башка министрлык, ведомство һәм оешмалар ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Фестивале дәүләт социаль әһәмияткә ия проект булып тора һәм коммерция максатларын күздә тотмый. Фестивальнең миссиясе - яңа буын кадрлар хәзерләү, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру һәм республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу.