"КАМАЗ" - Россия йөк автомобильләре базары лидеры

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

"Автостат" аналитика агентлыгы мәгълүматлары буенча КАМАЗ җәмгыятендә ("Ростех" Дәүләт корпорациясенә керә) җитештерелүче автомобильләрнең дүрт төрле моделе 2017 елның август ае нәтиҗәләре буенча Россиядә йөк машиналарының  иң популяр беренче бишлегенә керде. Компания Россия яңа йөк автомобильләре базарының лидеры булып кала.

Агымдагы елның август аенда Россиядә яңа йөк автомобильләре базарының күләме 7,8 мең берәмлек тәшкил итте – бу узган елга караганда 65,3% артыграк. 2017 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча барлыгы Россия яңа йөк автомобильләре базары якынча 46 мең данәгә арткан – бу узган елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда 47% күбрәк.

2017 елның августында Россиядә 2,6 мең КАМАЗ автомобиле сатылган, бу узган елның шул ук вакыт аралыгыннан 49,5%ка югарырак, әлеге күрсәткечләр Россия яңа йөк машиналары базарында компаниянең алдынгы булуын раслый. Икенче урында илебезнең икенче бренды - GAZ урнашкан, аның күрсәткечләре 691 автомобиль тәшкил иткән (+1,8%). Беренче өчлекне алман автомобиле MAN тәмамлый (610 данә), алман автомобиле сатылышы 3,7 тапкыр арткан. Лидерлар бишлегенә августта шулай ук, алман Mercedes-Benz йөк машинасы (561 данә; +162,1%) һәм шведларның Scania йөк автомобиле (527 данә; +180,3%) керделәр.

Экспертлар билгеләп үткәнчә август рейтингында модельләр арасында лидер позициясендә КАМАЗ-5490 кала, аларның сатылышы 523 берәмлек (+121,6%) тәшкил иткән. Лидерлар рәтендә шулай ук, КАМАЗ-43118 (517 данә; +38,2%) һәм Mercedes-Benz Actros (486 данә; +151,8%). Иң популяр бишлекне тагын ике россия автомобиле - КАМАЗ-6520 (471 данә; +80,5%), КАМАЗ-65115 (431 данә; +31,8%) йомгаклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International