ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2017 елның 7 декабрендә, “2017 елда Татарстан Республикасында Сыйфат көннәре” исеме астында чара тәмамлана. 5 декабрьдә Казан шәһәрендә “Татарстан – сыйфат территориясе” халыкара форумы булды. Оештыручылары булып Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Казан дәүләт энергетика университеты” ЮББ ФДБББУ, “Идел буе сыйфат үзәге” КП катнашты.

Форумда сөйләшенәчәк мәсьәләләр даирәсе, республикада һәм илдә сәламәтлек саклаудан башлап белем бирүгә кадәр, төрле-төрле өлкәләрне колачлады: халыкара менеджмент стандартлары кертү, “сакчыл җитештерү” кораллары, товарларның сыйфатын тәэмин итү мәсьәләләре, мәгълүмат куркынычсызлыгы. Форумда Татарстан Республикасындагы предприятиеләрнең һәм оешмаларның сыйфат буенча әйдәүче менеджерлары, Татарстан Республикасы Президентының сыйфат өчен премия алу конкурсының иң яхшы экспертлары бүләкләнде.


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бөтен дөнья буйлап төргәкләү индустриясе үсеш ала, ләкин җитештерү өлкәсендә һәм төргәктән куллану буенча берничә ел дәвамында арта барган экологик таләпләр аларны җитештерүчеләрне яңа чишелешләр эзләргә мәҗбүр итә.

Шуңа бәйле рәвештә, 5 декабрь көнне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан, КНИТУ белән берлектә, “Полимер көне” уздырылды, ул Россиянең полимер төргәк базарына багышланды.

Сәламәләү сүзләрендә КНИТУ ректоры Сергей Юшко каралучы мәсьәләнең актуаль булуын билгеләде һәм мондый форматлы чара полимер тармагында катнашучыларның барысы арасында да мөнәсәбәтләрне үстерү өчен нигез булып хезмәт итәчәгенә өмет итүен белдерде.

“Полимер көне” түгәрәк өстәл белән ачылып китте, анда “Төргәкләүчеләрнең илкүләм конфедерациясе” КП генераль директоры Александр Бойко полимер төргәкләренең торышы, тенденцияләре һәм перспективалары турында сөйләде, шулай ук “Төргәкләүчеләрнең илкүләм конфедерациясе” исеменнән 2016 ел йомгаклары буенча “Иң яхшы төргәк” өчен “Данафлекс” компаниясенә бүләк тапшырды.

5 декабрьдә “Казан” милли мәдәни үзәгендә “Инженер белеме бирүдә яңа стандартлар һәм технологияләр: вузларның мөмкинлекләре һәм нефть-газ химиясе тармагындагы ихтыяҗлар – “СИНЕРГИЯ-2017” халыкара челтәр фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау сессиясе старт алды.

Сәламләү сүзендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов инженер белеме бирүнең республикабыздагы төп тармак – нефть химиясе өчен бик тә мөһим булуын билгеләде. “Сәнәгатьнең югары квалификацияле кадрларга ихтыяҗын тәэмин итәргә кирәк һәм мондый зур конференцияне уздыру моңа актив ярдәм итәчәк. Татарстанда инженерия буенча белем бирү сыйфатын арттыру өчен күп нәрсә эшләнә һәм бу хәрәкәтне хуплаучыларның һәркайсына, зур компанияләргә рәхмәтлемен”, – дип өстәде Альберт Кәримов.


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген, 5 декабрьдә, “Химград” технополисы территориясендә яңа җитештерү эшчәнлекләренә старт бирелде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Визит “Ирвис” ФҖП караудан башланды, биредә хәзерге вакытта агрессив булмаган янучан һәм инертлы газлар өчен үлчәү җиһазлары эшләү һәм әзерләү эше гамәлгә ашырыла. “Ирвис” ФҖП 1990 елда А.Н. Туполев исемендәге КДТУ (КАИ) ДЛА факультетының махсус двигательләр кафедрасы базасында төзелә. “Химград” та урнашып, предприятие югары төгәллекле счетчиклар һәм газ сарыфларын үлчәү җиһазлары, пар счетчиклары чыгара башлый.


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

 

5 декабрьдә “Казан” милли мәдәни үзәгендә “Газпром” ГАҖ 15 терәк вузларыннан, Россиянең һәм чит илләрнең инженер университетларыннан, Татарстандагы әйдәп баручы нефть-газ химиясе предприятиеләреннән вәкилләр, инженер белеме бирү өлкәсендә чит илләрдәге һәм Россиядәге белгечләр  катнашында “Инженер белеме бирүдә яңа стандартлар һәм технологияләр: вузларның мөмкинлекләре һәм нефть-газ химиясе тармагындагы ихтыяҗлар – “СИНЕРГИЯ-2017” халыкара челтәр фәнни-гамәли конференциясе узачак.

 

Конференциянең максаты – инженер белеме бирүдә нефть-газ химиясе тармагына караган предприятиеләрдә эшләү өчен таләп ителгән белгечләрне әзерләүгә юнәлдерелгән яңа стандартлардан һәм технологияләрдән файдалану буенча дөньякүләм һәм үзебезнең ил тәҗрибәсен карау.

 

Татарстан Республикасының үз продукциясен сәүдә челтәрләренә чыгаруда мәнфәгатьле булган товар җитештерүчеләрен “Сәүдә челтәрләре белән ничек диалог төзергә” чарасында катнашырга чакырабыз, ул 2017 елның 12 декабрендә Казанның “Ривьера” отелендәге “Монте Карло” залында 12:45 сәгатьтә узачак. Чараны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештыра.


1
декабрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 6 декабреннән 7сенә кадәр Казанда Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә “Җитештерү эшчәнлеге белән заманча идарә итү методлары хисабына оборона-сәнәгать комплексында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” III фәнни-гамәли конференциясе булачак. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе (Казан ш., Универсиада авылы, 35) базасында узачак.

Конференциядә предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм җитештерү эшчәнлеге системасын үстерү, операцияләрнең нәтиҗәлелеген арттыру, җитештерү эшчәнлегенә идарә итү, җитештерү эшчәнлеге логистикасын тәэмин итү һәм продукциянең сыйфаты белән идарә итү, шулай ук персоналны чыгымнарны киметүгә һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ымсындыру системасын сайлау һәм үстерү өчен җаваплы затлар катнашачак.

“Туполев” компаниясе Россия Федерациясенең Һава-космос көчләре Ерак авиация авиапаркына чираттагы Ту-22М3 очкычын тапшырды.

2017 елның 30 ноябрендә самолет Казанның С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – “Туполев” ГАҖ филиалының очыш-сынау станциясен ташлап китте. Предприятие цехларында Ту-22М3 буенча планлаштырылган барлык тикшерү-торгызу эшләре дә башкарылган, ә заводның очыш-сынау станциясендә белгечләр тарафыннан барлык кирәкле сынаулар да уздырылган. Шулай ук күрсәтү, кабул итү-тапшыру һәм танышу очышлары да уңышлы гамәлгә ашырылган.

Очкычны заказчыга тапшырганнан соң борт, гадәттәгечә, предприятие өстендә очыш ясап, билгеләнеш урынына юнәлде.

 


27
октябрь, 2017 ел
җомга

Innokam.pro субконтрактация Милли порталы Россия Федерациясе сәнәгать предприятиеләрендә һәм башка илләрдә авыр техника продукциясенә заказлар алу процессларын автоматлаштыру, ышанычлы товар сатучыларны сайлау,  продукция һәм хезмәтләрне алга этәрү өчен "Цифрлы индустрия 4.0."не гамәлгә кертүнең әзерлек кысаларында үз эшен 2017 ел башында башлады.

Хәзерге вакытта портал дүрт тармакны берләштерә: машина төзелеше, полимер продукция җитештерү, нефть химиясе, мәгълүмати технологияләр.

Агымдагы елның III квартал ахыры мәгълүматлары буенча Innokam.pro субконтрактация Милли порталында Российской Федерациясенең 47 төбәгеннән 500гә якын катнашучы теркәлгән, шулай ук, Беларусь Республикасы, Казахстан һәм Кыргызстан Республикасы, Германия һәм Төркиядән теркәлгән предприятиеләр дә бар.

Шул исәптән, innokam.pro порталы кулланучылары арасында эре сәнәгать предприятиеләре шактый: «Северсталь» ЯАҖ, «Россия Вертолетлары» АҖ, «Энергия» АҖ, «КАМАЗ» компаниясе, «Түбән Кама нефтехим», «АВТОТОР Холдинг» АҖ, SAMSUNG, «Аксион» Корпорациясе һәм аның бүлекчәләре, «Ростех» Дәүләт Корпорациясе бүлекчәләре, «Росатом» Дәүләт Корпорациясе, «Газпром» ЯАҖ, «Россия тимер юллары», «ШВАБЕ» АҖ, «Берләшкән  двигатель төзелеше Корпорациясе» АҖ, «Берләшкән судно төзелеше Корпорациясе» АҖ, «Уралвагонзавод» фәнни-җитештерү Корпорациясе» АҖ и «Тактик ракета кораллануы» Корпорациясе АҖ.

Innokam.pro субконтрактация Милли порталында көн саен авыр техникалы продукция эшләү һәм әзерләүгә заказлар урнаштырыла. Бүгенге көндә 400 дән артык заказ бастырылган, шуларның беренчеләре 2017 елның июль аенда инде үтәлде.

Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы материаллары буенча әзерләнде.

Экспортка товар җибәрүчеләр юлга киткән чыгымнарының бер өлешен компенсацияли алалар, бу түбәндәге маршрутлар:  "Ворсино (Калуга өлкәсе) - Далянь (КХР)", "Ворсино (Калуга өлкәсе) - Шилун (КХР)" һәм "Ворсино (Калуга өлкәсе) – Чэнду (КХР)". Күрсәтелгән экспорт маршрутлары «Россия экспорт үзәге» АҖ  «РЖД Логистика» АҖ белән берлектә, «ТрансКонтейнер» һәм  Freight Village RU компаниясе Төркеме тарафыннан эшләнелгән.

Әлеге маршрутлар Кытай белән сәүдә мөнәсәбәтләре алып баручы клиентларга түбәндәге уникаль өстенлекләрне бирә:

• йөкне 14 көннән 16 көнгә кадәр тимер юл транспортында ташу (ә диңгез транспорты белән 40көннән 60 көнгә кадәр);

• тимер юл һәм диңгез аша ташу бәясе якынча бер үк;

• поездлар исә 2 атна саен йөри.

Поезд тимер юлның Ворсино станциясеннән (Freight Village RU терминалы) китә, Кытайга керү ноктасы Наушки (Россия) и Замын­Уудэ (Монголия) чик буе күчүләре аша, шулай ук, Забайкальск (Россия) чик буе аша уза.

КХР төп пунктлар  - Далянь порты һәм Чэнду станциясе (Сычуань провинциясе) Кытайның теләсә кайсы ноктасына җиткерелә.

Товар җибәрүнең якынча бәясе:

• универсаль кырык футлы контейнер (Чэндуга кадәр) - $2700, шулай кадәр Даляньга кадәр - $2600 (компенсация исәпкә алынмый);

• рефрижераторлы контейнер (Чэндуга кадәр) - $4500, Даляньга - $5200 (заказ бирелгән контейнерларның чылбырдагы санына карап) (бәяләр компенсацияне исәпкә алмый күрсәтелгән).

Компенсациянең күләме асылдагы чыгымнарның 50% тәшкил итә (төрле типтагы контейнерлар өчен билгеләнгән лимит чикләрендә) һәм җибәрелгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясе бәясенең 50% артмаска тиеш.

Компенсация күләмен исәпләү формуласы, компенсация бирелергә тиешле продукцияләрнең кодлары исемлеге һәм аны алу өчен башка шартлар турында мәгълүмат 2017 елның 15 сентябрендә Хөкүмәте Карары белән расланган 1104нче номерлы Кагыйдәдә танышырга мөмкин.

Компенсация алу өчен "Россия экспорт үзәге"нә документларны тапшыру вакыты  - 2017 елның 5 декабре.

Өстәмә мәгълүматны «Россия экспорт үзәге» АҖ  : +7 (495) 937-47-47 (вн. 6215, 6231) телефоны аша алырга мөмкин.

e-mail: info@exportcenteг.ru;

sharaf an@exportcenter.ru; ushakov@exportcenter.ru;

Сылтама: https://www.exportcenter.ru

Йөкләрне таможняда рәсмиләштерү, шулай ук, ветеринария һәм фитосанитар контроле процедураларын Freight Village RU (телефон: +7 (48-438) 26-055, e-mail: petrovav@tackom.ru) терминалында башкарырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International