С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – “Туполев” ГАҖ филиалы чираттагы ТУ-22М3 очкычын файдалануга тапшырды

2017 елның 1 декабре, җомга

“Туполев” компаниясе Россия Федерациясенең Һава-космос көчләре Ерак авиация авиапаркына чираттагы Ту-22М3 очкычын тапшырды.

2017 елның 30 ноябрендә самолет Казанның С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – “Туполев” ГАҖ филиалының очыш-сынау станциясен ташлап китте. Предприятие цехларында Ту-22М3 буенча планлаштырылган барлык тикшерү-торгызу эшләре дә башкарылган, ә заводның очыш-сынау станциясендә белгечләр тарафыннан барлык кирәкле сынаулар да уздырылган. Шулай ук күрсәтү, кабул итү-тапшыру һәм танышу очышлары да уңышлы гамәлгә ашырылган.

Очкычны заказчыга тапшырганнан соң борт, гадәттәгечә, предприятие өстендә очыш ясап, билгеләнеш урынына юнәлде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International