ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2018 ел
җомга

2018 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Смоленск өлкәсенең Инвестицион үсеш департаменты башлыгы урынбасары А.В. Стрельцов һәм Смоленск өлкәсенең Кластерлы үсеш үзәге җитәкчесе Д.А.Аленин белән очрашу булды.

Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г.Я.Лернер, Татарстан Республикасының Машина төзелеше кластеры идарәсе рәисе С.В.Майоров һәм Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластерының Казандагы вәкиле А.А.Кәбиров катнашты.

Очрашу барышында яклар кластер сәясәте мәсьәләләрендә Татарстан Республикасының эш тәҗрибәсе, машина төзелеше өлкәсендә, җитен, ювелир сәнәгать һәм башка эшчәнлек өлкәләрендә үзара хезмәттәшлек итү перспективалары турында, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Смоленск өлкәсе белән ике арада хезмәттәшлек турында килешүне имзалау мөмкинлеге һәм Ике төбәк арасында үзара хезмәттәшлек буенча чаралар планы турында фикер алышты.


7
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 7 июнь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә 9 нчы “Авиагаләм технологияләре, заманча материаллар һәм җайланмалар” (“АКТО”) махсуслаштырылган күргәзмәсенә һәм “Мин галәм сайлыйм” авиация бәйрәменә әзерләнү һәм уздыру буенча киңәшмә булды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров, Татарстан Республикасында “Ростех” дәүләт корпорациясе вәкиллеге җитәкчесе Сергей Загайнов, “Казан ярминкәсе” ААҖ җитәкчелеге, “КНИТУ-КАИ” ЮББ ФДАМУ, “Авиасалон” ААҖ, “Тулпар Эйр” ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы авиация предприятиеләре вәкилләре катнашты.

“Авиагаләм технологияләре, заманча материаллар һәм җайланмалар” махсуслаштырылган күргәзмәсенә һәм “Мин галәм сайлыйм” авиация бәйрәменә әзерләнү буенча докладлар тыңланды, шулай ук күргәзмәнең аерым чараларына: Россия Авиаҗитештерүчеләре берлегенең IV корылтаена, халыкара катнашулы “Россия авиагаләм тармагындагы яңа технологияләр, материаллар һәм җайланмалар” россиякүләм фәнни-гамәли конференциясенә, Эшлекле авиациянең региональ форумына һәм стандартлаштыру буенча махсус Россия-Кытай эш төркеменең 6нчы утырышына бәйле мәсьәләләр турында да сүз булды. Киңәшмә барышында алга таба эшләү өчен тиешле йөкләмәләр формалаштырылды.

Белешмә өчен:

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән “2013-2025 елларга авиация сәнәгатен үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру максатларында Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә 2002 елдан башлап ике елга бер мәртәбә “Авиагаләм технологияләре, заманча материаллар һәм җайланмалар” халыкара күргәзмәсе уза.

Гадәткә әйләнгәнчә, анда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән зур холдингларга, корпорацияләргә һәм фәнни-тикшеренү үзәкләренә керә торган компанияләр катнаша, әлеге компанияләр авиация җайланмаларын, коммуникация һәм элемтә системаларын, тренажерлар, эретмә, композит материаллар, очкыч аппаратлар, двигательләр һәм комплект өлешләр күрсәтә.

2018 елда әлеге чара 8-10 август көннәрендә узачак. Аның кысаларында Россия авиаҗитештерүчеләре берлегенең дүртенче корылтае, халыкара катнашулы “Россия авиагаләм тармагындагы яңа технологияләр, материаллар һәм җайланмалар” россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе, Эшлекле авиациянең региональ форумы һәм стандартлаштыру буенча махсус Россия-Кытай эш төркеменең 6нчы утырышы узачак.

“Авиагаләм технологияләре, заманча материаллар һәм җайланмалар” күргәзмәсе һәм аның кысаларында уздырыла торган барлык чаралар да А.Н.Туполев тууга 130 ел булуны, Ту-144 очкычының беренче мәртәбә күккә күтәрелүенең 55 еллыгын һәм дөньяда беренчеләрдән булып хатын-кыз-космонавт В.В.Терешкованың галәмгә очуының 55 еллыгын билгеләп үтүгә багышлана.

“Авиагаләм технологияләре, заманча материаллар һәм җайланмалар” күргәзмәсе авиация һәм ракета-галәм сәнәгатен технологик үстерүгә багышланган мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен Россиядәге база чараларының берсе булып тора.

“Авиагаләм технологияләре, заманча материаллар һәм җайланмалар” күргәзмәсе азагында, 2018 елның 10 августында, “Мин галәм сайлыйм!” авиация бәйрәме узачак, ул һава суднолары катнашында җәйге-тамаша кылуның мул программасын, парашютчы-классикларның күрсәтмәле сикерүләрен һәм күп кенә башка нәрсәләрне үз эченә алган авиашоу форматында узачак.


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Кичә, 5 июнь көнне, “КАМАЗ” ГАҖ предприятиесендә “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ГАҖ (“БАК” ГАҖ) делегациясе булып китте. Әлеге визит Мәскәүнең Сколково идарә мәктәбе һәм “Төньяк-көнбатыш стратегик эшләнмәләр үзәге” фонды катнашында оештырылды.

Делегация составында – “БАК” ГАҖ президенты Юрий Слюсарь, перспектив проектлар һәм мәгълүмат технологияләре буенча директор Сергей Медведев, техник директор – индустриаль модель үстерү департаменты директоры Юрий Тарасов һәм башка җитәкчеләр катнашты. Визитның максаты  – “КАМАЗ”ның яңа җитештерү технологияләре һәм проектлары белән танышу, шулай ук санлаштырулы үзгәртеп кору өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу.

Эш программасы уртак “Федерал Могул Набережные Челны” предприятиесен караудан башланды, ул цилиндр-поршень төркеме детальләрен җитештерүгә махсуслашкан. Көн тәртибендә шулай ук – двигательләр заводын карау һәм Р6 двигателен җыю конвейерының эше белән танышу. Моннан тыш, делегация әгъзаларына кабина җыю конвейеры эшен, автомобиль заводындагы төп җыю конвейерын, КАМАЗ автомобильләре өчен К5 буынына караган кабина каркасларының яңа заводын, шулай ук “КАМАЗ-Автоспорт” үзәген, “КАМАЗ-мастер” спорт командасының база урынын күрсәттеләр.

“КАМАЗ” һәм “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” компанияләренең алга таба үсеше санлаштырылган рәвештә үзгәртеп корылуга бәйле, ул бүген көндәшлеккә сәләтле булуның төп шарты булып тора. Шушы көннәрдә Сколково һәм “Төньяк-көнбатыш стратегик эшләнмәләр үзәге” “КАМАЗ”да санлаштырылган үзгәртеп коруның проект-мәгариф программасы буенча ачык сессия һәм анда катнашучыларны сайлап алуны уздырды. “БАК” ГАҖ белгечләре Сколково бизнес-мәктәбе базасында санлаштырылган үзгәртеп кору проектлары акселерациясе программасын уздылар инде.

“КАМАЗ” ГАҖ рәсми сайты материаллары нигезендә


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Балалар Казандагы иң борынгы, 1855 елда Крестовниковларның стеарин-шәм заводы буларак нигез салынган предприятиеләрнең берсе, бүгенге көндә көнкүреш химиясе җиткерүчеләр арасында лидер булып торучы предприятиегә сәфәр кылды.

Предприятиедә үз тарихларына бик сакчыл карыйлар: биредә музей бар, анда заводның һәм илнең бер ярым гасырдан артык үсеше турында таныклаучы экспонатлар тупланган, XIX гасырдагы станоклар һәм цехлар сакланып калган, бина үзе исә тарих белән сулый.

Экскурсантларга чистарту чараларын, сабын, савыт-саба юу өчен кирәк-яракларның заманча җитештерү тармакларын, тара җитештерү урыннарын күрсәттеләр, шулай ук “Нәфис косметикс” юа торган чаралар гына түгел, ә чимал да, төргәк тә әзерләве белән танылды.

Балаларга экскурсия бик ошады, ә кайберләре хәтта әлеге предприятиедә эшләүгә бәйле һөнәр сайлау турында да уйланып калды.


1
июнь, 2018 ел
җомга

1 июнь көнне "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ (предприятие "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ компанияләре төркеменә керә) 22100 проекты белән ясалган беренче серияле чик буе сак корабын тантаналы рәвештә суга җибәрү чарасы булды, әлеге кораб "Петропавловск-Камчатка" исеме белән аталды.

Тантаналы чарада Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе хезмәте яр буе сак департаменты җитәкчесе, адмирал  Геннадий Медведев, УМТО-7 хезмәте башлыгының беренче урынбасары, генерал-майор Олег Колесник, УМТО-7 хезмәтенең 1 бүлегендәге 3 бүлекчә башлыгы, 2 ранг капитаны Алексей Ларионов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе башлыгы урынбасары Олег Назаров, "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ генераль директоры Иван Егоров, "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ генераль директоры Ренат Мистахов, "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ генераль директоры урынбасары – техник директор Вячеслав Подоксик, "Алмаз" үзәк диңгез конструкторлык бюросы"ның 22100 проектының баш конструкторы Борис Лейкис һәм башкалар катнашты.

"Бүген без хәрби дан шәһәренең исеме – "Петропавловск-Камчатка" дип горур аталып йөртеләчәк сериядәге беренче корабны җибәрәбез, ул безнең даһи илебезнең төньяк-көнчыгышында Россия Федерациясе форпосты булып тора". Әлеге проект буенча беренче кораб инде бер елдан артык Арктика киңлекләрендә хезмәт итә, дәүләт чиген саклау буенча киң колачлы бурычларны үти. Чик буен саклау хезмәтендә яр буе сак өлкәсендә әлеге корабларга ихтыяҗ бик зур. Мондый корабларны Арктикада, Камчаткада, Сахалинда, Приморьеда көтәләр", – диде җыелган кешеләрне сәламләп Геннадий Медведев. Ул шулай ук предприятие коллективын һәм проектантны яхшы сыйфатлы башкарылган эш өчен тәбрик итте һәм рәхмәт белдерде, алга таба уңышлар теләде.

"Алмаз" ҮДКБ" АҖ (Санкт-Петербург ш.) эшләнелешендәге "Океан" яңа буын проекты нигезендә башкарылган чик буен саклау корабы (ПСКр) – Россиянең хәзерге тарихында тулысынча диңгез пограничниклары (Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе хезмәте Яр буе сак департаменты) таләпләре нигезендә проектланган иң беренче кораб. Кораб – күпфункцияле, аның хәрби потенциалы югары һәм ул зур масштаблы коткару операцияләрендә катнаша ала. Техник үзлекләре җыелмасы буенча (тизлеге – 21 төен, боз классы, йөзү ераклыгы – 12 мең мильгә кадәр, автономиялелеге – 60 тәүлек) "Океан"ның аналоглары юк.

"Бу кораб комплекслы якын килү үрнәге булып тора, аның зур һәм хәрби потенциалы бар, шул ук вакытта ул коткару операцияләрендә дә катнаша ала. Мондый заманча корабларның безнең республикада, А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында җитештерелүе белән без горурланабыз", – дип билгеләде завод халкы алдында чыгыш ясап Альберт Кәримов.

"Океан"ның 1 ранг ПСКр корабының төп бурычы – Россия Федерациясендәге махсус икътисад зонасын саклау. Шулай ук су өслегеннән бәхетсезлеккә дучар булган очкыч судноларның, корабларның, катерларның һәм башка йөзгечләрнең экипажларын һәм пассажирларын эзләү һәм коткару буенча авария-коткару операцияләрендә катнашу; судноларда янгыннарны сүндерүдә, аварияле судноларны ышык урыннарынга буксирлаганда һәм озата барганда ярдәм күрсәтү; террорчылыкка һәм пиратлыкка каршы көрәштә, контрабанда, законсыз миграция күренешләрен чикләгәндә Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең махсус билгеләнеш бүлекчәләре эшен тәэмин итү күздә тотыла.

"Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ генераль директоры Ренат Мистахов завод халкын бәйрәм вакыйгасы белән котлады, шулай ук "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖнең меңләгән санлы коллективы исеменнән Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Россия ФСБ, "Ак Барс" холдинг компаниясе" җитәкчелегенә әлеге хезмәтне башкару мөмкинлеген биргән өчен рәхмәт белдерде.

22100 проектының (шифр - "Океан") баш "Полярная звезда" корабы хәзерге вакытта Көнбатыш арктик районы буенча Россия ФСБ Чик буе идарәсендә хезмәт итә.  Баш корабка 2012 елның 30 маенда нигез салынды. Корабта тантаналы рәвештә флаг күтәрү чарасы Кронштадта 2016 елның 17 декабрендә гамәлгә ашырылды. Бүгенге көндә предприятиедә 22100 проекты буенча өченче серияле заказ төзелеше алып барыла, аңа 2017 елның 28 апрелендә старт бирелде.


31
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең "Форд Соллерс" заводында яңартылган беренче Форд Экоспорт автомобилен төшерү тантанасы булды.

Тантаналы чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка илләрендә Ford  компаниясе бүлекчәләренең генераль директоры Стивен Армстронг, Ford Европаның уртак предприятиеләрен, альянсларны һәм коммерция эшчәнлеген тикшерүдә тотучы Вице-президенты Биргит Берендт, Ford Sollers Президенты һәм уртак предприятие СЕО Әдил Ширинов катнашты.

Яңа буын җыйнак кроссоверы яңартылгын экстерьеры, принципиаль яңа инетрьеры, көч агрегатлары җыелмасы, шулай ук өстәмә җиһазландырылуы белән аерылып тора.

 

Белешмә өчен:

Россиядә Ford EcoSport җитештерү эше 2014 елның декабрендә башланды. Җыйнак кроссовер Яр Чаллыда әле яңа ачылган Ford Sollers предприятиесендә конвейерга баскан беренче модель булды. Россиядә җитештерелгән Ford Sollers сатуга старт бирелгәннән бирле 17 000 тирәсе автомобиль сатылды.

Ford Sollers уртак предприятиеләренең Россиядә 4 җитештерү мәйданы бар, аларда тулы цикл технологиясе буенча Россия базары өчен  локальләштерелгән һәм яраклаштырылган 7 модель, шулай ук 1,6 л сыешлы Duratec бензин двигательләре чыгарыла. Всеволожск заводында Ford Focus һәм Ford Mondeo чыгарыла, Алабугада — Ford Explorer, Ford Kuga һәм Ford Transit, Яр Чаллыда — Ford Fiesta һәм Ford EcoSport. Модельләр рәтендә уртача локальләшү проценты 60% тәшкил итә. Ford Sollers барча җитештерү предприятиеләре һәм аларда чыгарыла торган продукция тулысынча Ford Motor Company глобаль сыйфат стандартларына җавап бирә. Россиядә Ford Sollers  проектларына гомуми инвестицияләр күләме $1,5 млрд тирәсе тәшкил итә.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш.Х.Гафаров йөкләмәсе буенча ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министрлык хезмәткәрләрен янгын яисә башка төрле гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә үз-үзләрен имин тоту күнекмәләренә өйрәтү буенча чараларны гамәлгә ашыру максатында хезмәткәрләрне министрлык бүлмәләреннән эвакуацияләү буенча күнекмәләр уздырылды.

2018 елның 3 октябреннән 6сына кадәр Мәскәүдә энергонәтиҗәлелек һәм энергетиканы үстерү буенча "Россия энергетика атнасы" халыкара форумы узачак.

Форум кысаларында Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, ЯЭК компанияләре матбугат хезмәтләре һәм төбәк хакимиятләре арасында Дүртенче "МедиаТЭК" Россиякүләм конкурсын оештыра. Конкурс төбәк һәм федераль дәрәҗәләрендә уздырыла.

Татарстан Республикасы территориясендә Конкурсның төбәк этабын уздыруга вәкаләтле орган булып Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тора.

"МедиаТЭК" конкурсының төбәк этабына 2017 елның 1 сентябеннән башлап 2018 елның 20 августына кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында дөнья күргән яисә тормышка ашырылган проектлар һәм журналист эшләре кабул ителә. "МедиаТЭК" конкурсының төбәк этабында катнашу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм ягулык-энергетика комплексы матбугат хезмәтләре (җәмәгатьчелек белән элемтә бүлекләре) чакырыла.

"МедиаТЭК" конкурсының төбәк этабында катнашу өчен билгеләнгән формада заявка әзерләргә һәм аны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына 2018 елның 5 июненнән 1 августына кадәр скан аша чыгарылган ("pdf" форматында) электрон рәвештә  Diana.Hamzina@tatar.ru электрон почта адресына җибәрергә кирәк.

Конкурсның төбәк этабын уздыру турында нигезләмә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының http://mpt.tatarstan.ru/rus/ren-2018.htm адресы буенча рәсми сайтында урнаштырылды.


29
май, 2018 ел
сишәмбе

28-29 майда Дәүләт Җыены Комитеты – Башкортстан Республикасы Корылтае делегациясе Татарстан Республикасына эш сәфәре белән килеп китте.

Сәфәр барышында төбәкнең сәнәгый лазер технологияләре буенча "КАИ-Лазер" инжиниринг үзәге, "КАПО-Композит" АҖ, "Туполев" ГАҖ филиалы – С.П.Горбунов ис. КАЗ, "КВЗ" ГАҖ каралды.

Моннан тыш, "Казан вертолет заводы" ГАҖ базасында "Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы предприятиеләре мисалында яңа 4.0 технологик платформасында авиатөзелеш комплексы предприятиеләре кооперациясенең киләчәге" темасына түгәрәк өстәл булып узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы дпетутатлары Марат Галиев, Вадим Лигай, Камил Садриев, Марат Шәһитов һәм Дәүләт Җыены – Татарстан Республикасы Башкортстан Корылтае депутатлары Рәшит Хәйруллин, Сергей Павлов катнашты.

Дәүләт хакимияте органнарыннан чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Башкортстан Республикасы сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Алексей Карпухин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашты.

Утырышта шулай ук сәнәгать предприятиеләре: "Туполев" ГАҖ филиалы – С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводы, "Төбәктәге сәнәгый лазер технологияләренең "КАИ-Лазер" инжиниринг үзәге" АҖ, "Казан Гипронииавиапром" АҖ, "Агыйдел" ДУП, "Уфаның "Молния" КҖП" АҖ җитәкчеләре, шулай ук "КФТТУ-КАИ" ЮББ ФДБМУ җитәкчелеге катнашты.

Авиатөзелеш комплексын үстерү өлкәсендәге хәзерге эшләр турында фикер алышып, түгәрәк өстәлдә катнашучылар дәүләтнең конкурентлыкка сәләтле булуы дәрәҗәсен һәм инновацияле икътисадын үстерүдәге әһәмиятенә бәйле рәвештә, авиатөзелешнең иң әһәмиятле тармак булуын билгеләп уздылар.

Чара нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Башкортстан Республикасы Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгына, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы авиатөзелеш сәнәгате һәм барча машина төзелеше комплексы предприятиеләренә яңа техника эшләү программаларын тормышка ашыру, 4.0 технологияләре нигезендә барлык циклы буенча җитештерүне әзерләү һәм оештыру өлешендә Казан вертолет заводының уңай эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, шулай ук Казан вертолет заводы белән Күмертау вертолет заводын әлеге предприятиеләрдә иң нәтиҗәле технологик процессларны файдалану максатында махсуслаштыруны һәм кооперацияләүне планлы рәвештә тирәнәйтү, предприятиеләрнең конкурентлылык дәрәҗәсен арттыру максатында җитештерү моделен һәм процессларны интеграллаштыруны тирәнәйтү киңәш ителде.

Бүген Хөкүмәт йортында брифинг булды, анда Петербургның халыкара икътисад форумы (ПХИФ-2018) йомгаклары турында сүз барды.

Брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.

Петербургның халыкара икътисад форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе 40 рәсми очрашуда катнашты. Татарстан делегациясе әгъзалары Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, чит ил һәм Россия компанияләре җитәкчелеге белән очрашты.

ПХИФ-2018 кысаларында гомуми 2,3 трлн сумлык 550 инвестиция килешүе төзелде.

Альберт Кәримов ТР икътисады өчен Шәйх Сәлмән Бин Хәлиф Әл Хәлифә (Бәһрәйн), Россиядә Saint-Gobain компаниясе вәкиллеге генераль директоры Эрван Дюпуи белән әһәмиятле очрашуларны, шулай ук имзаланган документларны, шул исәптән "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ белән биш алман банкы консорциумы арасында озак вакытлы кредит килешүен (Deutsche Bank тыш UniCredit Bank AG, Bayerische Landesbank, Landesbank Baden-Wurttemberg, DZ BANK AG акча бирәчәк), "КАМАЗ" ГАҖ зур йөк машианаларының яңа модельләрен гамәлгә ашыру буенча махсус инвестиция контрактын һәм хезмәттәшлек турында Үзбәкстан, Молдова һәм Санкт-Петербург белән төзелгән килешүләрне билгеләде.

Шулай ук Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы линиясе буенча AVIETTA компаниясе вәкилләре, Европа бизнесы ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф белән, Үзәк потенциалын һәм "Яшел Үзән проект-конструкторлык үзәге" АҖдә Үзәк филиалы булдыру кысаларында хезмәттәшлек итүнең мөмкин булган вариантларын карау максатында "Крылово дәүләт фән үзәге" вәкилләре белән, Россиядәге Enel төркеме – альтернатив энергия чыганаклары буенча җил энергетикасы контрактларында актив катнашучы һәм РФ территориясендә җил парклары ачуның мөмкин булган барлык вариантларын караучы эре инвестор белән уздырылган очрашулар турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International