ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында "Татарстан-Япония: тарих һәм багланышлар киләчәге" халыкара конференциясе ачылды. Конференция ТР ФА Ш.Мәрҗани ис.тарих институты белән Төньяк-Көнчыгыш Азиянең Симанэ префектурасы университетының өйрәнү үзәге арасындагы академик хезмәттәшлек турындагы шартнамә кысаларында инде өченче мәртәбә уздырыла.

Япония сәүдә-икътисад өлкәсендә Татарстан Республикасының төп стратегик партнерларының берсе булып тора. Автомобиль төзелеше тармагында, профессиональ белем бирү, белгечләрне үзгәртеп әзерләү өлкәсендәге үзара файдалы ике яклы хезмәттәшлек планлы һәм тотрыклы рәвештә үсеш ала. Моннан тыш, уртак проектлар "Аммоний" АҖ, "Танеко" АҖ, ICL – КПО-ВС кебек Татарстанның зур предприятиеләре һәм республикадагы башка предприятиеләр белән дә тормышка ашырыла. Татарстан белән Япония арасында 2017 елдагы тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 100,4 млн. сум тәшкил итте, бу исә 2016 ел белән чагыштырганда 20%ка күбрәк.

Конференцияне ачканда сәламләү сүзләре белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер чыгыш ясады.

 "Безнең предприятиеләрнең һәм белем бирү йортларының ике як мөнәсәбәтләрендә ихлас мәнфәгатьле булуы төбәкара сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген үстерү һәм ныгыту өчен чын локомотив булып хезмәт итә", – дип билгеләде министр урынбасары.

Конференция Россиядә Япония елын уздыру кысаларында Россия Федерациясендә Япония вәкиллеге ярдәмендә төбәк чаралары кысаларында узды.


20
июль, 2018 ел
җомга

20 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов "Аммоний" АҖ булды, биредә Җәмгыятьнең директорлар советы утырышында катнашты.

Утырыш барышында Альберт Кәримов бертавыштан "Аммоний" АҖнең директорлар советы рәисе итеп сайланды. Шулай ук чара кысаларында Җәмгыятьнең директорлар советының 2018-2019 елларга эш планы расланды.

"Аммоний" АҖнең директорлар советы утырышы тәмамлангач Альберт Кәримов предприятиенең хезмәткәрләр коллективы белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры предприятиенең республика өчен социаль һәм икътисадый әһәмиятле булуын, тармактагы әйдәп баручы компанияләр арасында үзенең позициясен саклап торуы турында билгеләде.

Чарада Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты исеменнән Сергей Шевченкога күп еллык намуслы хезмәте өчен, җитештерүне төзү һәм оештыруга керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде һәм коллективка предприятиенең яңа генераль директоры – Тимур Алиевны таныштырды, ул элегрәк генераль директор урынбасары – "Аммоний" АҖнең Казандагы вәкиллеге директоры вазыйфасын биләгән иде.

20 июльдә, көннең икенче яртысында, Министрлыкта Татарстан Республикасында мотор ягулыгы сыйфатында сыекландырылган табигый газ куллану перспективалары, шулай ук Менделеевск муниципаль районы транспорт чараларын күчерү буенча пилот проектын тормышка ашыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды.  Чарада ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, Менделеевск районы хакимияте башлыгы һәм вәкилләре, "РариТЭК" компаниясе һәм "КАМАЗ" ГАҖ вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында Татарстан Республикасында мотор ягулыгы сыйфатында сыекландырылган табигый газ куллану перспективалары, аннан файдалануны җәелдерү максатлары турында, шулай ук Менделеевск муниципаль районы транспорт чараларын күчерү буенча пилот проектын тормышка ашыру мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

Билгеле булганча, ТР Хөкүмәте тарафыннан 10 елга – "2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" дәүләт программасы расланды.

Программаның төп бурычы – газ двигательләре белән яңа транспорт техникасы сатып алу һәм гамәлдәге автомобильләр паркын газ-мотор ягулыгына күчерү.

Программаны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан транспорт чаралары милекчеләренең ягулык системасын кысылган табигый газ белән эшләү мөмкинлеген тәэмин итү өчен үзгәртеп җиһазландыруга бәйле чыгымнарын субсидияләү механизмы эшләнгән.

2013 елдан башлап – Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле – Татарстан Республикасында кысылган табигый газга күчерелгән һәм сатып алынган газ-мотор ягулыгында эшләүче транспорт чараларының саны 4000 тирәсе булды. Татарстанда әлеге тармакны үстерүдә яңа юнәлеш булып "РариТЭК" һәм "НОВАТЭК" компанияләре арасында Иннопром кысаларында 2018 елның 10 июлендә имзаланган Хезмәттәшлек итү турында килешү булды.

Бүгенге утырышта "РариТЭК" компаниясе Менделеевск районы территориясендә транспорт чараларын сыекландырылган табигый газга күчерү буенча пилот проектын тормышка ашыруга бәйле тәкъдимнәрен кертте. Проект районда сыегайтылган табигый газдан файдалануны җәелдерүгә юнәлдерелгән күп яклы комплекслы якын килүне күздә тота. Бу СТГ өчен транспорт чаралары китертү, өйрәнү үзәге булдыру, сервис үзәген тәэмин итү, шулай ук транспортка СТГ салу урыннары булдыру.

"КАМАЗ" ГАҖнең газ-мотор техникасы буенча директоры Евгений Пронин автогигантта җитештерелә торган, сыекландырылган табигый газда эшләүче автомобиль техникасы турында сөйләде. 2016 елның декабрендә КАМАЗ сыекландырылган табигый газ белән эшләүче ике: бортлы КАМАЗ-65117-37 һәм иярле тарттыргыч КАМАЗ-65116-37 йөк машиналары модельләрен сертификатлаган. Хәзерге вакытта әлеге машиналар сынау эксплуатациясен уза.

Менделеевск районы башлыгы урынбасары Альберт Саттаров муниципаль транспортны кысылган табигый газга күчерү буенча уздырылган эш турында сөйләде.

Очрашу азагында министр билгеләп узганча, Татарстан Республикасы күздә тотылган проектны гамәлгә ашыру өлешендә нык мәнфәгатьле. Шуңа күрә кайбер мәcьәләләрне җентекле эшләп бетерергә кирәк. Профильле министрлыклар һәм ТР муниципаль районнары белән берлектә СТГ өчен сатып алуга планлаштырыла торган транспорт чаралары исемлеген формалаштыру, сынаулар нәтиҗәсендә СТГ белән эшләүче автомобиль техникасының техник-эксплуатация күрсәткечләрен, предприятиеләрдә һәм, тулаем алганда, республикада әлеге техниканы эксплуатацияләүдән алына торган икътисадый нәтиҗәне билгеләү зарур.


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "Сибур Холдинг" ГАҖ белән берлектә "СИБУРдан китерүче көне"н уздырды.

Әлеге чара Россиядәге иң зур нефть химиясе холдингыннан сатып алулар өлкәсендә корпоратив сәясәте, компаниядә кулланыла торган материаллар һәм технологияләр буенча импорталмаш сәясәте бирү, шулай ук республика предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлек итү өчен элемтәләр урнаштыру максатында оештырылды.

"СИБУР Холдинг" ГАҖ делегациясен Идарә әгъзасы – "СИБУР" ҖЧҖ идарәче директоры Павел Ляхович җитәкләде, ул җайланмалар китертү буенча импорталмаш өлешендә Татарстан Республикасы белән үзара хезмәттәшлек буенча зур потенциал булуын билгеләде.

"СИБУР" ҖЧҖнең "Эш тармагын тәэмин итү" юнәлеше җитәкчесе Антон Бурдин сатып алуларны уздыру тәртибе, партнерлар челтәрен киңәйтүдә компания ихтыяҗлары, китерүчеләр белән эшләү принциплары турында сөйләде.

ТР Машина төзелеше кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров "СИБУР Холдинг" ГАҖ белән үзара хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм сәнәгый хезмәттәшлектә һәм 4.0 сан индустриясендә кооперацияне үстерүнең әһәмиятле булуы турында билгеләде.

Фикер алышуларда "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ, "Миррико" ДК, "КМПО" АҖ, "Казаньоргсинтез" ГАҖ, "Казанькомпрессормаш" ААҖ вәкилләре, ТР Машина төзелеше кластеры каршындагы инженерлык клубы вәкилләре катнашты.

Чара йомгаклары буенча ТР Машина төзелеше кластерына һәм "Сибур" компетенцияләр үзәгенә (Төмән ш.) Татарстан Республикасындагы мәнфәгатьле предприятиеләр катнашында, җайланмалар китертү өлешендә "Сибур Холдинг" ГАҖ белән хезмәттәшлек итү буенча Татарстан предприятиеләренең потенциалын алдан ук билгеләп, уртак киңәшмә уздыру карары кабул ителде.

Шулай ук Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән "Сибур Холдинг" ГАҖ ике яклы хезмәттәшлекне үстерүдә мәнфәгатьле булулары хакында белдерделәр һәм "Татарстан Республикасы оешмаларының югары технологияле продукциясен куллануны киңәйтү" проектының, шул исәптән импорталмаш буенча, "юл картасы" проектына имза салдылар.

Сишәмбе көнне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "Сибур Холдинг" ГАҖ белән берлектә Татарстан Республикасында полимер предприятиеләре-эшкәртүчеләр белән "Сибур Холдинг" ГАҖ арасында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләренә багышланган "Полимер көне"н уздырды.

Чарада "Сибур Холдинг" ГАҖ чыгарыла торган нефть химиясе продукциясенең ассортиментын җәелдерүгә һәм дөньядагы иң зур нефть-химия инвестпроектларының берсе – "ЗапСибНефтехим" төгәлләнгәннән соң предприятиеләргә мөмкин булырлык компания продуктларының перспективалы чишелешләренә багышланган мәсьәләләр каралды.

Очрашуның модераторы булып ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев чыгыш ясады, ул Татарстан Республикасында полимер эшкәртүнең үсеше турында сөйләде.

Фикер алышуларда шулай ук "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ, "Миррико" ДК, "Казаньоргсинтез" ГАҖ, "ТатхимПласт" ҖЧҖ һәм башкалар катнашты.

Чара йомгаклары буенча Татарстан Республикасында нефть химиясе кластерына караган предприятиеләрнең "Сибур Холдинг" ГАҖ белән хезмәттәшлеген оештыру, шулай ук "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ һәм "Казаньоргсинтез" ГАҖ белән берлектә, Россиядә полимер куллануны арттыру максатында тиешле хакимият органнарына алга таба инициативалар кертеп, норматив хокукый актларга һәм тармак стандартларына үзгәрешләр әзерләү буенча эш төркеме төзү мөмкинлеген карау карары кабул ителде.


18
июль, 2018 ел
чәршәмбе

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Казан дәүләт энергетика коллективы адресына түбәндәге эчтәлекле котлау телеграммасын юллады.

Казан дәүләт энергетика университетын юбилей белән тәбрик итәбез!

КДЭУ ярты гасыр дәвамында Идел һәм Урал энергетикасы өчен уңышлы профессиональ кадрлар әзерли!

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән Сезне чын күңелдән Университетның юбилее белән тәбрик итәм, бүген Татарстан файдасына эш тәҗрибәсен дә, профессиональ уникальлекне дә саклау зарур. КДЭУ барча коллективына уңышлы үсеш алуны, иминлек һәм чәчәк атуын телим!

Түгәрәк дата уңаеннан энергоуниверситет шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында махсус матбугат турын да оештырды.

Гадәткә әйләнгәнчә, экскурсия КДЭУ Энергия саклау өлкәсендә компетенцияләр үзәгеннән старт алды. Журналистларга иң заманча эшләнмәләр күрсәтелде һәм аларның берсе – өстәмәле чынбарлык мобиль кушымтасы. Әлеге яңа эшләнмә физика буенча мәктәп әсбабын өстәл китабына, ә физиканы яраткан предметка әйләндерергә мөмкин.

Өстәмәле виртуаль чынбарлыкның тагын бер системасы – психологик басым элементлары белән махсус тренажер. Аппарат комплексы билгеле бер схема буенча эшли: объект чынбарлыкка якынайтылган шартларга урнаштырыла, система подстанциядә чын эшне имитацияләүгә корылган. Җайланма подстанцияләрдәге аварияләрне булдырмаска булыша, шулай ук объектларда эшләгәндә җәрәхәт алу дәрәҗәсен киметә. 

Исегезгә төшерик, Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы 1968 елның 18 июлендә ачыла. Ярты гасырлык тарихында күп нәрсә үзгәргән: КДЭУда дүрт институт эшли, 474 укытучы хезмәт куя һәм 9826 студент белем ала, чит илдән килеп укучылар саны елына 350 кадәр арткан, 29 фән үзәге һәм тематик тикшеренү лабораторияләре эшли.

 "Без үсеш алырга омтылабыз һәм һәрчакта да нинди дә булса яңалык эшләргә тырышабыз. Хәзерге вакытта югары белем бирү йорты якын һәм ерак чит илләрдәге компанияләр һәм университетлар белән элемтәләрен ныгыта. Бурычлар күп һәм без барысын да "бик яхшы" билгесенә башкарырга тырышачакбыз", – диде КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов.

Һәм иң мөһиме, КДЭУ тәмамлап чыгучыларны Россиянең әйдәп баручы энергетика компанияләре "аулый". Ел саен энергетика университетына Россия төбәкләреннән хезмәткә чакырып вәкилләр килә.

Билгеләп үтик, КДЭУ юбилее уңаеннан төп бәйрәм чаралары ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә 2018 елның 20 сентябрендә узачак.

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Министр Альберт Кәримовның, "ГИПРОИВ" АҖ һәм "Алабуга" СҖТ МИЗ җитәкчелегенең өч яклы очрашуы булды. Очрашу барышында башкарма директор Константин Харисов һәм стратегик үсеш буенча директор Алексей Синько "ГИПРОИВ" АҖ мөмкинлекләрен күрсәттеләр.

"ГИПРОИВ" АҖ концептуаль инжиниринг, әйдәп баручы Европа, Америка һәм Азия инжиниринг компанияләре белән хезмәттәшлек итүдә, EPCM-контрактлар буенча сәнәгать объектларын җиренә җиткереп ("под ключ") төзүдә эш тәҗрибәсенә ия.

Татарстан Республикасында компания "Алабуга-Сүс" заводының ПАН-прекурсор нигезендә углеводород сүсен җитештерүне төзү-монтажлау эшләрен генераль проектлады һәм авторлык күзәтчелеген гамәлгә ашырды.

Хәзерге вакытта компания "Алабуга" СҖТ МИЗ территориясендә урнашкан "Заманча ПАН-прекурсор заводы төзелеше" объекты буенча проект һәм эш документациясе әзерләүне гамәлгә ашыра.

Яклар алга таба хезмәттәшлек итүгә кагылышлы потенциал буенча фикер алышты, эш элемтәләрен билгеләде, үзара үсеш алу һәм мәнфәгатьләр буенча яңа өлкәләрне билгеләде.

Шушы көннәрдә Сәнәгатьне үстерү фондының (СҮФ) күзәтчелек советы үсемлекләрне яклау чаралары, шулай ук аларны төргәкләү өчен полимер тара җитештерүне оештыру буенча "Август-Алабуга" ҖЧҖ проектын хуплады.

"Август-Алабуга" компаниясе ("Алабуга" махсус икътисад зонасы резиденты, Россия базарында үсемлекләрне яклау чаралары буенча лидерларның берсе саналган "Август" фирмасы" АҖ бүлендек компаниясе) СҮФ займ җәлеп итеп, үсемлекләрне яклау буенча үзендә эшләп чыгарылган чараларның экологик яктан куркынычсыз препарат формаларын җитештерүне оештырырга ниятли. Белдерелгән җитештерү куәте елына 15,8 млн литр һәм, алга таба еллык җитештерү куәтен 30 млн литрга кадәр җиткереп, полимер төргәк чыгару куәте елына 5 млн канистра тәшкил итә.

Проект Россия Федерациясе территориясендә үсемлекләрне яклау буенча үзебездә эшләп чыгарылган химия чараларын җитештерү күләмен арттыру хисабына агрохимия секторында импорталмаш программасын тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Проектны тормышка ашыру Татарстан Республикасына турыдан-туры инвестицияләрне җәлеп итәргә, 300дән артык яңа эш урыны булдырырга, хезмәт активлыгын һәм ватан икътисадында конкурентлыкка сәләтле булу дәрәҗәсен арттырырга булышачак.

Белешмә өчен

СҮФ Россия сәнәгатен модернизацияләү, яңа эш тармаклары оештыру һәм импорталмаш өлкәсен тәэмин итү өчен нигезләнгән. СҮФ программалары Россия предприятиеләренә үзебезнең илдәге уникаль продуктларны, шулай ук әйдәп баручы халыкара эшләнмәләрнең аналогларын җитештерә башлау өчен кирәкле финансларның ташламалы займнарын алу мөмкинлеген бирә.

СҮФ, икътисадның реаль секторына турыдан-туры инвестицияләр килүен стимуллаштырып, 7 елга кадәрле срокка 50 млн сумнан 750 млн сумга кадәр елына 1%, 3% һәм 5% займнар бирә.


17
июль, 2018 ел
сишәмбе

Россиядәге Тулы хокуклы Вәкиле Нго Дык Мань җитәкчелегендәге Вьетнам Илчелеге делегациясе үзенең Татарстан Республикасына булган визиты кысаларында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу Социалистик Вьетнам Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында ике яклы сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрен үстерү һәм ныгыту максатларында булды. Әйтик, бер ел элек Хошиминдагы "Вьетнам-Татарстан" бизнес-форумы мәйданчыгында Татарстанның һәм Хошимин шәһәренең сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер очрашу барышында сәнәгать өлкәсендә төбәкнең инвестиция мөмкинлекләре, Татарстан-Вьетнам сәүдә мөнәсәбәтләрендәге казанышлар һәм потенциал турында сөйләде.

"Үзара файдалы ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү потенциалы бик югары. 2016 елда Россия һәм Вьетнам арасында ирекле сәүдә турында Килешү үз көченә керде, бу хәл икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү һәм җәелдерү өчен мөмкинлекләрне арттырды", – дип билгеләде Тулы хокуклы Илче Нго Дык Мань.

Очрашу барышында кунаклар нефть эшкәртү һәм нефть химиясе буенча Татарстанда кулланыла торган яңа технологияләргә, суднолар төзелеше һәм авиация тармагы продукциясенә, шулай ук IТ-индустриягә һәм спортка аеруча зур кызыксыну белдерде.

"Казан һәрчакта да аеруча кунакчыл булуы белән аерылып тора. Бу бик матур һәм үзенчәлекле шәһәр. Без Татарстан Республикасы территориясе һәм көньяк Вьетнам провинциясе арасында тыгыз эшлекле партнерлык оештырырга теләр идек", – диде Нго Дык Мань.

Вьетнам делегациясе бездә булган киләсе көннәрдә "Казан вертолет заводы" ГАҖ, "А.М.Горький ис. Яшел Үзән заводы" АҖ, "Химград" АҖ кебек зур сәнәгать предприятиеләрен карау планлаштырыла.

Белешмә өчен:

Вьетнам белән Россия арасында 2017 елда тышкы сәүдә әйләнеше 3,6 млрд доллар тәшкил итте, шуның Россия экспортына туры килгән өлеше – 1,4 млрд доллар. 2018 елның 1 яртыеллыгында Россиянең Вьетнамга экспорт күләме 1,1 млрд доллар тирәсе, бу исә 2017 ел дәвамындагы барча диярлек экспорт күләмен тәшкил итә.

2018 елның 17 июлендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Дәүләт хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзеңне тотуга карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссиясе утырышы булды.

ТР сәнәгать министры урынбасары Алмаз Хөсәенов рәислегендәге утырышта коррупция куркынычларына бәйле булган вазыйфалар исемлегенә өстәмәләр кертү; министрлыкта элегрәк Татарстан Республикасының төрле дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләгән гражданнар белән хезмәт шартнамәләрен төзү турында коммерция һәм бүтән оешмаларның хәбәр итүе турында һәм башка төрле мәсьәләләр каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International