2018 елда Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россиядә беренче "Россия сәүдәсе" конкурсын уздырды, аның нәтиҗәләре буенча төрле сәүдә форматларында тормышка ашырыла торган иң яхшы чишелешләр һәм идеяләр сайлап алынды. Конкурска сәүдә эшчәнлеген гамәлгә ашыручы субъектлардан 600 артык заявка тапшырылды. Барлык проектлар да түбәндәге номинацияләр буенча бүленде: "Иң яхшы сәүдә шәһәре", "Иң яхшы сәүдә урамы", "Иң яхшы стационар булмаган сәүдә объекты", "Иң яхшы ярминкә", "Иң яхшы ваклап сату базары", "Иң яхшы мобиль сәүдә объекты", "Иң яхшы челтәрле булмаган кибет".
"Иң яхшы мобиль сәүдә объекты" номинациясендә Татарстан Республикасы, Казан ш., ШЭ И.М.Гайнетдиновның "Кофе Моторс" мобиль каһвәханәләр челтәре иң яхшысы дип танылды.
Җиңүчене тәбрик итәбез!
Хөрмәтле коллегалар – сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез.
Сәүдә өлкәсе һәм кулланучылар хезмәте базары төбәкне икътисадый үстерү локомотивларының берсе булып тора. Республика ваклап сату әйләнеше проблемалары буенча лидер төбәкләр арасында. Татарстандагы миллионлаган граждан файдасына 17 меңнән артык предприятие уңышлы гына эшләп килә.
Елдан-ел сез даими рәвештә товар әйләнешен үстерәсез, үз эшегездә яңа прогрессив технологияләр кулланасыз, тармак күрсәткечләрен халыкара стандартларга якынайтып, халыкның сыйфатлы товарга булган ихтыяҗын тулырак канәгатьләндерәсез. Татарстан халкының кәефе һәм үз-үзен хис итүе күп очракта сезнең төгәл, оешкан һәм нәтиҗәле эшегезгә, сатучыларның профессиональлек, зирәклек дәрәҗәсенә бәйле.
Хөрмәтле сәүдә хезмәткәрләре, Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, коммерция уңышы, эшлекле инициатива, тотрыклылык һәм киләсе көн өчен ышаныч телим!
Хөрмәт белән, Альберт Кәримов
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры
Хәзерге базар икътисады чыгарыла торган продукция сыйфатына: халык куллана торган товарларга, кулланучы хезмәтләренә принципиаль яңа таләпләр белдерә. Продукциянең сыйфатын һәм сервис дәрәҗәсен арттыру базар шартларында предприятиеләрнең күпмедер дәрәҗәдә конкурентлылыкка сәләтле, тотрыклы һәм уңышлы булу дәрәҗәсен билгели.
Профессиональ бәйрәм – Сәүдә хезмәткәрләре көне уңаеннан ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә 2018 елда унбишенче "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсына йомгак ясалды.
Әлеге программа 21 ел эшли. Конкурсны оештыручылар булып ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "ТРда Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар буенча дәүләт төбәк үзәге" ФБУ чыгыш ясый.
Россия Федерациясенең башка субъектлары арасында Татарстан Республикасы "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасын гамәлгә ашыруда алдынгы урынны алып тора. Татарстан, чыннан да, берьюлы берничә күрсәткеч буенча: катнашуга заявкалар саны, җитештерүче предприятиеләр саны, конкурсның федераль этабына узган лауреатлар саны буенча башка төбәкләр фонында күрсәткечләрне берничә мәртәбәгә арттыра. Быел 205 җитештерүче предприятиедән, оешмадан һәм республикадагы халык һәм сәнгать кәсепчелеге осталарыннан 451 заявка килде.
"Россиянең иң яхшы 100 товары" конкурсы гадәт буенча дүрт номинациядә уза:
җитештерү-техник билгеләнеш продукциясе;
халык өчен сәнәгать товарлары;
хезмәтләр;
халык һәм сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләре.
Шунысы әһәмиятле, конкурста сәнәгать, төзелеш, сәүдә, туклану продуктларын җитештерү предприятиеләре генә түгел, ә балалар өчен товарлар җитештерүче һәм хезмәтләр күрсәтүче, шулай ук халык һәм сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләрен җитештерүче предприятиеләр дә катнаша.
Конкурс йомгаклары күрсәткәнчә, республикада импорталмаш буенча программа гамәлгә ашырыла, инновацияле проектлар кертелә, яңа югары сыйфатлы продукция төрләрен җитештерү үзләштерелә, хезмәт күрсәтү өлкәсе үсеш ала.
Болар белән берлектә, конкурсны оештыручылар кече һәм урта бизнес предприятиеләреннән тагын да күбрәк мәнфәгать һәм активлык белдерүгә исәп тота, чөнки бу өлкә безнең икътисадның шактый күпсанлы һәм әһәмиятле сегменты булып тора, конкурс структурасында аның өлеше 40% чамасы тәшкил итә.
Конкурста катнашу үз товарыңны төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә күрсәтү белән берлектә, аны иң яхшысы итеп тәкъдим итү кебек уникаль мөмкинлек тә бирә. Чөнки конкурста җиңү товарны "Елның иң яхшы товары" язуы белән маркалау хокукын бирә.
Конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы 2018 елның ноябрендә планлаштырыла.
"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсы турында тулырак:
Һиндстанның РФдәге Вәкиллеге делегациясе Татарстанда булу программасы кысаларында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына килде. Һиндстанның РФдәге Вәкиллегенең сәүдә бүлегенең Беренче сәркатибе В. Гохил ханым визиты кысаларында яклар машина төзелеше, сәүдә мөнәсәбәтләре өлкәсендә Татарстан-Һиндстан партнерлыгы темалары, шулай ук Һиндстан делегациясенең булачак III GMP конференциясендә катнашуына кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышты. 27-29 августта узачак фармацевтика конференциясенә Һиндстанның мәнфәгатьле булуы расланды. Шул рәвешле, дөньяда иң алга киткән фармацевтика базарларының берсе булган Һиндстанның фармацевтика базары экспертларының вәкиллекле делегациясе Казанга киләчәк.
Дәүләти-хосусый партнерлык потенциалын бәяләү максатында Татарстан Республикасына ДХП буенча БМО Европа икътисад комиссиясенең эш советы делегациясе визит ясады.
Делегацияне Джеффри Гамильтон (Великобритания) җитәкләде. Ул БМО Европа икътисад комиссиясенең икътисадый хезмәттәшлек һәм сәүдә бүлегендә хезмәттәшлек һәм партнерлык секциясенә җитәкчелек итә.
Фикер алышу барышында халыкара икътисадчыларны төбәктәге сәнәгать үсешенең төп юнәлешләре, Татарстандагы әһәмиятле сату базарлары һәм аларны җәелдерү һәм үстерү перспективалары, глобаль икътисадый берләшмәләр һәм инфраструктура проектлары белән элемтә мәсьәләләре кызыксындырды.
Министр урынбасары Герман Лернер билгеләп узганча, социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләре буенча Татарстан Россиядәге лидер төбәкләр унлыгына керә, Татарстан икътисадының нигезен сәнәгый җитештерү тәшкил итә, ә 2017 елда Татарстан Республикасында тулай төбәк продуктының күләме 36,3 млрд АКШ доллары тәшкил иткән, ул шулай ук республикадагы икътисадый зоналарны һәм территорияләрне комплекслы үстерү алымнары турында да сөйләде.
III Бөтенроссия GMP-конференциясе алдыннан ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчевның "Express Pharma" һинд фармацевтикасы журналында интервьюсы дөнья күрде. Әңгәмә быелның май аенда Нью-Делида Халыкара фармацевтика һәм сәламәтлек саклау iPhex 2018 күргәзмәсе барышында узды.
Журналистлар белән әңгәмә барышында Алексей Савельчев Россия фармацевтика базарының формалашуы һәм аны норматив-хокукый тәэмин итү, республиканың фармацевтика сәнәгатен үстерүдә төп трендлар һәм фаразлар турында сөйләде.
Исегезгә төшерик, халыкара катнашулы "Россия һәм дөнья. Фармацевтика базарын үстерү потенциалы белән идарә итү" исеме астындагы III Бөтенроссия GMP-конференциясе 2018 елның 27-29 август көннәрендә Казанда узачак.
III Бөтенроссия GMP-конференциясе фармацевтика өлкәсендәге әйдәп баручы халыкара һәм Россия экспертларын, дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен, фармацевтика җитештерүендәге җитәкчеләрне һәм белгечләрне, профессиональ берләшмәләрнең һәм бергәлекләрнең вәкилләрен – Россиядән һәм чит илләрдән 1000 якын катнашучыны җыячак.
Конференция кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Д.В. Мантуров, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры М.С.Орешкин, Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры В.И.Скворцова катнашында пленар утырышлар, панель дискуссияләр уздыру планлаштырыла.
Конференция кысаларында фикер алышыначак мәсьәләләр Россия фармацевтикасын алга таба үстерүнең билгеләүче ноктасына әйләнәчәк, тармактагы эксперт потенциалының тирәнлеген һәм аның дөньяви фармацевтика базарлары белән үзара бәйләнешен билгеләү мөмкинлеген бирәчәк.
Әлеге чараны уңышлы уздырып җибәрү Татарстан Республикасында фармацевтика үсешенә яңа импульс бирергә мөмкин.
Тулырак:
http://www.expressbpd.com/pharma/digital-issue-pharma/express-pharma-june-16-30-2018/402581/
Россиянең Сәнәгать министрлыгы комплекслы инвестиция проектлары исемлегенә кертү максатларында гражданлык сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча яңа комплекслы инвестиция проектларын конкурста сайлап алуда катнашу өчен заявкалар кабул итә башлау турында игълан итте.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 03 гыйнварындагы 3 номерлы карары нигезендә федераль бюджеттан субсидияләр Россия оешмаларына 2017-2019 елларда алынган инвестиция кредитлары буенча РФ валютасында, РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 20 июлендәге 702 номерлы карары нигезендә исәпләп чыгарылган база индикаторының 0,7 күләмендә бирелә.
Үз чиратында, 2014-2016 елларда РФ валютасында алынган кредитлар буенча субсидияләр инвестиция кредиты бәясенең бер өлешен компенсацияләү өчен Россия Үзәк банкының төп ставкасаның 0,7 күләмендә бирелә.
РФ валютасында номинацияләнгән облигацияләр буенча субсидияләр оешманың облигация займнары буенча купон керемен түләүгә булган фактик чыгымнары суммасының 70 проценты күләмендә бирелә.
Бу вакытта инвестиция проектының гомуми бәясе түбәндәгечә булырга тиеш:
- 2014-2016 елларда алынган кредитлар буенча субсидияләр бирелгәндә 150 млн. сумнан башлап 5 млрд. сумга кадәр;
- 2017-2019 елларда алынган кредитлар буенча субсидияләр һәм облигацияләр буенча субсидияләр бирелгәндә 150 млн. сумнан башлап 7,5 млрд. сумга кадәр (аларга карата Россия Федерациясе катнашында махсус инвестиция контракты төзелгән инвестиция проектлары өчен – 10 млрд. сумга кадәр).
Гаризалар тапшыру, документлар алмашу, субсидияләр бирү шартлары үтәлешен күзәтү һәм тикшереп торуга бәйле барлык процедуралар хәзер санлаштырылган форматка күчерелгән.
Электрон хезмәттәшлек Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасы (http://minpromtorg.gov.ru/ministry/infosys/#gisp) аша гамәлгә ашырыла.
Конкурста сайлап алуда катнашу өчен заявкалар 2018 елның 23 июленнән 20 августына кадәр кабул ителә.
Өстәмә мәгълүматларны Сәнәгатьне үстерү фондының консультацияләр үзәгендә алырга мөмкин.
Элемтә өчен: Топорков Николай Викторович, телефон: (495) 221-90-04 (өст. 406), электрон почта адресы: toporkov@frprf.ru.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан компаниясе – салкын рәвештә сыгылган көнбагыш маен җитештерүче "ТЛК" ҖЧҖ вәкилләре белән эшлекле киңәшмә булды. Завод 2017 елда Бөгелмәдә эшли башлады, җитештерүнең беренче линиясенә инвестицияләр күләме 30 миллион сумнан артык.
Продукция югары сыйфатлы килеп чыга, Татарстан һәм Россия сәүдә челтәрләренә җиткерелә башлады инде. Шуңа күрә компаниядә җитештерү куәтләрен арттырып һәм җиткерүләр географиясен киңәйтеп, алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү планлаштырыла.
Очрашу барышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белгечләре компанияне тышкы базарларга чыгуның гамәлдәге экспорт мөмкинлекләре, шулай ук кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүнең гамәлдәге хөкүмәт программалары буенча консультацияләде.
Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә иң зур "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар" ("АКТО") халыкара махсуслашкан күргәзмәсенә һәм "Мин галәм сайлыйм!" авиация бәйрәменә әзерләнү һәм аны уздыру буенча киңәшмә узды.
Очрашуда чараны оештыручылар төбәкнең иң зур тармак күргәзмәсенә планлаштырылган чараларга әзерлек барышы турында фикер алышты, әлеге чарага Россиянең 20 төбәгеннән һәм дөнья илләреннән 3000 артык авиация тармагы вәкиле килер дип көтелә.
"АКТО" күргәзмәсе – ул авиация һәм ракета-космик сәнәгатьне технологик үстерү мәсьәләләре турында сөйләшү өчен нәтиҗәле эш мәйданчыгы.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 8 августыннан 10сына кадәр авиация-космос тармагы предприятиеләреннән беренче затлар, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре катнашында махсус эш программасы турында белдерелде. Ә атап әйткәндә,
Россия авиаҗитештерүчеләр берлегенең IV съезды;
Халыкара катнашулы "Россия авиакосмос тармагының яңа технологияләре, материаллары һәм җайланмалары" россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе;
Эшлекле авиация буенча төбәк форумы;
Стандартлаштыру буенча махсус Россия-Кытай эш төркеме утырышы.
Эш программасын 2018 елның 10 августында инде гореф-гадәткә әйләнгән "Мин галәм сайлыйм" авиация бәйрәме төгәлләячәк, ул Казан халкы һәм барлык кунаклар өчен махсус оештырыла.
РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 17 июлендәге 836 номерлы карары нигезендә 2019 елның 01 гыйнварыннан башлап 30 июненә кадәр экспортның таможня процедурасына урнаштырганда каен бүрәнәсе (Betula spp.) алып чыгуга 567 мең. куб. метр күләмендә квота билгеләнде. Карарда иң аз аркылы кисеменең диаметры кимендә 15 см, озынлыгы кимендә 1 м (код 4403 95 000 1 ТН ВЭД ЕАЭС) каен бүрәнәләрен РФ территориясеннән читкә, Евразия икътисад берлеге әгъзалары булып тормаган дәүләтләргә ташу регламентлана. Чималның әлеге төре республиканың агач эшкәртү сәнәгате предприятиеләре һәм илнең эчке базары өчен шактый әһәмиятле булып тора.