Татарстан Республикасында сыекландырылган табигый газ куллану перспективалары турында киңәшмә узды

2018 елның 20 июле, җомга

20 июльдә, көннең икенче яртысында, Министрлыкта Татарстан Республикасында мотор ягулыгы сыйфатында сыекландырылган табигый газ куллану перспективалары, шулай ук Менделеевск муниципаль районы транспорт чараларын күчерү буенча пилот проектын тормышка ашыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды.  Чарада ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, Менделеевск районы хакимияте башлыгы һәм вәкилләре, "РариТЭК" компаниясе һәм "КАМАЗ" ГАҖ вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында Татарстан Республикасында мотор ягулыгы сыйфатында сыекландырылган табигый газ куллану перспективалары, аннан файдалануны җәелдерү максатлары турында, шулай ук Менделеевск муниципаль районы транспорт чараларын күчерү буенча пилот проектын тормышка ашыру мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

Билгеле булганча, ТР Хөкүмәте тарафыннан 10 елга – "2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" дәүләт программасы расланды.

Программаның төп бурычы – газ двигательләре белән яңа транспорт техникасы сатып алу һәм гамәлдәге автомобильләр паркын газ-мотор ягулыгына күчерү.

Программаны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан транспорт чаралары милекчеләренең ягулык системасын кысылган табигый газ белән эшләү мөмкинлеген тәэмин итү өчен үзгәртеп җиһазландыруга бәйле чыгымнарын субсидияләү механизмы эшләнгән.

2013 елдан башлап – Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле – Татарстан Республикасында кысылган табигый газга күчерелгән һәм сатып алынган газ-мотор ягулыгында эшләүче транспорт чараларының саны 4000 тирәсе булды. Татарстанда әлеге тармакны үстерүдә яңа юнәлеш булып "РариТЭК" һәм "НОВАТЭК" компанияләре арасында Иннопром кысаларында 2018 елның 10 июлендә имзаланган Хезмәттәшлек итү турында килешү булды.

Бүгенге утырышта "РариТЭК" компаниясе Менделеевск районы территориясендә транспорт чараларын сыекландырылган табигый газга күчерү буенча пилот проектын тормышка ашыруга бәйле тәкъдимнәрен кертте. Проект районда сыегайтылган табигый газдан файдалануны җәелдерүгә юнәлдерелгән күп яклы комплекслы якын килүне күздә тота. Бу СТГ өчен транспорт чаралары китертү, өйрәнү үзәге булдыру, сервис үзәген тәэмин итү, шулай ук транспортка СТГ салу урыннары булдыру.

"КАМАЗ" ГАҖнең газ-мотор техникасы буенча директоры Евгений Пронин автогигантта җитештерелә торган, сыекландырылган табигый газда эшләүче автомобиль техникасы турында сөйләде. 2016 елның декабрендә КАМАЗ сыекландырылган табигый газ белән эшләүче ике: бортлы КАМАЗ-65117-37 һәм иярле тарттыргыч КАМАЗ-65116-37 йөк машиналары модельләрен сертификатлаган. Хәзерге вакытта әлеге машиналар сынау эксплуатациясен уза.

Менделеевск районы башлыгы урынбасары Альберт Саттаров муниципаль транспортны кысылган табигый газга күчерү буенча уздырылган эш турында сөйләде.

Очрашу азагында министр билгеләп узганча, Татарстан Республикасы күздә тотылган проектны гамәлгә ашыру өлешендә нык мәнфәгатьле. Шуңа күрә кайбер мәcьәләләрне җентекле эшләп бетерергә кирәк. Профильле министрлыклар һәм ТР муниципаль районнары белән берлектә СТГ өчен сатып алуга планлаштырыла торган транспорт чаралары исемлеген формалаштыру, сынаулар нәтиҗәсендә СТГ белән эшләүче автомобиль техникасының техник-эксплуатация күрсәткечләрен, предприятиеләрдә һәм, тулаем алганда, республикада әлеге техниканы эксплуатацияләүдән алына торган икътисадый нәтиҗәне билгеләү зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International