14 июльдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Хөкүмәте делегациясе составында Чиләбе өлкәсенең Снежинск шәһәрендә урнашкан атом-төш үзәген карады. Техник физика буенча Бөтенроссия ФТИ дөнья дәрәҗәсендә эшләүче атом-төш үзәкләренең берсе булып тора. Аңа 1955 елда нигез салына.
Визит кысаларында делегатлар радиофармпрепарат заводын, лазер технологияләре үзәген, нейрон терапия үзәген һәм атом-төш коралы музеен карады. Татарстан җитәкчелеге үзәк эшен һәм биредә кертелә торган эшләнмәләрне югары бәяләде. Продуктив нефть пластына динамикалы йогынты ясау буенча технологик эшләнмә һәм санлаштырылган предприятиене төзегәндә үзебезнең илдәге чишелешләр нигезендә санлаштырып үзгәртеп кору мөмкинлеге аеруча зур кызыксыну уятты.
Әлеге сәфәр ел башында атом энергиясе буенча "Росатом" дәүләт корпорациясе белән имзаланган килешү кысаларында оештырылды.
Узган ял көннәрендә Казан шәһәренең Спортның комлык төрләре үзәгендә республика предприятиеләренең яшьләр командалары арасында комлык волейболы буенча турнир узды. Ярышлар икенче ел рәттән уздырыла, быел анда иң зур 13 предприятие вәкилләреннән 19 команда көч сынашты.
Һава торышы турнирны уңышлы уздыруга ярдәм итте, ярышларда катнашучыларга чын спорт тәртибен һәм хәрби команда рухын күрсәтү мөмкин булды.
Нәтиҗәдә турнир таблицасы түбәндәгечә билгеле булды.
Ирләр җыелмасы
1 урында – "Газпром трансгаз Казань" ҖЧҖ
2 урында – "Татэнерго" АҖ филиалы Казанның ҖЭҮ-1
3 урында – "Татхимфармпрепараты" АҖ
Хатын-кызлар җыелмасы
1 урында – "Татхимфармпрепараты" АҖ
2 урында – "Казаньоргсинтез" ГАҖ
3 урында – "Казан дәүләт казна дары заводы" ФКП
Җиңүчеләргә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан истәлекле медальләр һәм дипломнар тапшырылды.
Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне профессиональ бәйрәм – Металлург көне белән тәбрик итәм!
Әлеге профессиональ бәйрәм җитештерүдә, металл эшкәртүдә, корыч коюда хезмәт куючы, металлдан төрле-төрле кораллар һәм детальләр ясаучы хезмәтчәннәрнең барысы өчен дә.
Ышаныч белән әйтергә мөмкин: әлеге тармакта үз эшенә фидакарь бирелгән кешеләр генә эшли. Сезнең үз эшегезне яратуыгыз, профессиональ ныклык һәм рух көрлеге аерып тора. Сезнең мактаулы хезмәтегез, югары осталыгыгыз тирән ихтирам һәм рәхмәт хисләренә лаек! Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлы эш, яңа иҗади һәм хезмәт уңышлары, бәхет һәм иминлек телим!
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында очышлар оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы булды, анда "Мин галәм сайлыйм!" авиация бәйрәмен уздыру вакытында очышларны демонстрацияләү проектлары күрсәтелде.
"Мин галәм сайлыйм!" авиацион шоу 2012 елдан бирле ел саен берничә дистә мең кешене җыя, алар арасында профессионаллар да, кече һәм зур авиация белгечләре дә, авиация тармагы ветераннары да, авиация белгечлеге буенча студентлар да, мәктәп укучылары, Казанда яшәүчеләр һәм килгән кунаклар, күк йөзенә карата битараф булмаганнарның барысы да бар.
Халык арасында авиацияне популярлаштыру һәм тармактагы белгечләр өчен профессиональ бәйрәм чарасы уздыру максатында "Казан" гаилә үзәгенә янәшә торган территориядә (Ленин дамбасыннан алып Миллениум күперенә кадәр Казансу елгасы акваториясендә) 2018 елның 10 августында"Мин галәм сайлыйм!" авиация бәйрәме узачак.
Шәһәр халкын һәм Казан кунакларын бәйрәмгә чакырабыз!
12 июльдә 21631 "Ставрополь" проекты буенча (эшләп чыгаручысы – "Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы" АҖ) кече ракета корабы сериясеннән уникенче корпуска нигез салу тантанасы булды. Чара Россия Федерациясе оборона министры Алексей Криворучко, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Ак Барс" холдинг һәм суднолар төзү корпорациясе вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашында узды.
2010 елдан бирле Россиянең Хәрби-Диңгез Флоты өчен төзелә башлаган 21631 проекты буенча кече ракета кораблары "елга-диңгез" классына караган күп максатлы, коралландыруның иң заманча үрнәкләре белән тәэмин ителгән кораблар булып тора. Әлеге проект корабларының билгеләнеше – дәүләтнең икътисад зонасын саклау һәм яклау.
Шунысын билгеләп үтү әһәмиятле, бүгенге көндә "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ стапельләрендә 21631 проекты буенча тагын биш берәмлек төзелеше алып барыла.
Бүген, 12 июльдә, Татарстан Республикасы Бөгелмә районының Карабаш ш.т.п. ел саен уза торган нефть саммиты булды. Татарстан Республикасы Президенты һәм республикадагы нефть тармагы вәкилләре катнашында гадәткә әйләнгән очрашуның төп темасы: "Кеше капиталы – ТР нефть комплексының технологик алга китү базисы" иде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, хәзерге нефтькә югары бәяләр булган шартларда табышның үзкыйммәте компаниянең уңышын билгеләүче фактор булып тора. Шуңа күрә бары тик инновацияләрне актив кертү нәтиҗәсендә генә эшләп чыгаруның соңгы стадиясе, чимал базасының структурасы сыйфат ягыннан начарлану шартларында республика нефтьчеләренә нәтиҗәле нефть табарга һәм запасларны киң дәрәҗәдә торгызырга ярдәм итәчәк.
Шунысын билгеләү әһәмиятле, быелның 1 яртыеллыгы буенча Татарстанның нефть эшкәртү сәнәгатенең үсеш тизлеге 2017 елның 1 яртыеллыгына карата 113% тәшкил итә.
Бүген иң зур "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводында керосинны һәм дизель ягулыгын гидрочистарту буенча җайланмаларны эшләтеп җибәрү тантанасы булды. Әлеге чарада РФ энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев, ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, "ТАНЕКО" проекты Россиянең нефть эшкәртү тармагындагы иң зурысы булып тора. "Безнең яңа Россиядә ул иң заманча завод, ул үсеш алсын һәм беренче номерлы булсын", – дип ассызыклады ул.
Яңа җайланмалар югары өстәлгән бәяле продуктлар чыгаруны арттыру мөмкинлеген бирә. Керосинны һәм дизель ягулыгын гидрочистарту җайланмаларының куәте чимал буенча елына тиешенчә 500 мең тонна һәм 1.6 млн тонна тәшкил итә. Әлеге эш куәтләре ягулыкның хәзерге экологик һәм эксплуатация таләпләрен канәгатьләндерә торган оптималь сыйфат дәрәҗәсенә ирешү мөмкинлеген бирә.
Белешмә өчен:
"ТАНЕКО" АҖ – "Татнефть" компаниясенең бизнесның дәвамлы тотрыклы үсеш алуын тәэмин итү максатында нефть эшкәртү сегментын үстерүгә юнәлдерелгән югары технологияле проекты. "Татнефть" ГАҖ проектын тормышка ашыру өчен барлыгы 307 млрд сум акча юнәлдергән.
"ТАНЕКО" "Татнефть" өчен генә әһәмиятле проект булып калмыйча, аны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә халык хуҗалыгының күп кенә тармаклары – машина төзелеше, төзелеш индустриясе, металлургия, проект фәне өчен дә синергетик нәтиҗә тәэмин итү мөмкин булды.
10 июльдә Екатеринбургта "ИННОПРОМ-2018" IX Халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов "КUКА" компаниясенең генераль директоры Стефан Лампа белән очрашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасында технологияләр трансферы буенча алга таба хезмәттәшлек итү перспективалары турында сүз барды.
Очрашу йомгаклары буенча яклар үзара визитлар һәм юл картасын формалаштыру турында килешенде.
Белешмә өчен:
KUKA AG 3 млрд евро тирәсе әйләнеше булган халыкара компаниясе булып тора. Көн саен KUKAның 13 200 якын хезмәткәре Аугсбургтагы баш офиста һәм барча дөньяда робот техникасы һәм автоматлаштыру технологияләре өлкәсендә интеллектуаль чишелешләр белән тәэмин итүчеләр арасында компаниянең әйдәп баручыларның берсе буларак статусын саклау өстендә эшли. KUKA бер кулдан киң спектрлы продуктлар: аерым компонентлардан башлап автоматлаштырылган сәнәгый чишелешләр тәкъдим итә.
10 июльдә Екатеринбургта "ИННОПРОМ-2018" IX Халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында "Росатом" дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча юл картасы имзаланды.
Имзалау буенча тантаналы чара Татарстан Республикасы стендында узды. Генераль директорның беренче урынбасары – "Росатом" дәүләт корпорациясенең Үсеш һәм халыкара бизнес блогы директоры Кирилл Комаров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов документка үзләренең имзаларын куйды.
Имзаланган юл картасы "Росатом" дәүләт корпорациясе мәнфәгатьләрендә Татарстан Республикасы предприятиеләренең, шул исәптән импорт белән алмаштырыла торган, югары технологияле продукциясеннән файдалануны җәелдерү буенча тәкъдимнәр формалаштыруны һәм карауны күздә тота. Карау йомгаклары буенча республика предприятиеләре продукциясен Җайланмаларның һәм материалларның бердәм тармак номенклатура каталогына кертү, шулай ук 2018 ел азагына кадәр күчмә проект сессиясен уздыру планлаштырыла, соңгысында хезмәттәшлекнең перспективалы югәлешләре һәм вариантлары каралачак.
"Иннопром" күргәзмәсен карау барышында Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Татарстанның Ford Sollers җитештерүендә кулланыла торган өстәмә чынбарлыклы 3D-күзлекләреннән файдалану барышы белән танышты.
Ford Sollers "Иннопром" халыкара сәнәгать күргәзмәсендә беренче мәртәбә катнаша, биредә үзенең шәхси сан технологияләрен күрсәтә.
Татарстан Республикасы стендында эшләп чыгару процессында булган җитештерү барышларын санлаштырылган нигездә модельләштерү системасы; складта эшләүчеләрнең хезмәтен җиңеләйтә торган өстәмә чынбарлыклы 3D-күзлек; шулай ук яңа хезмәткәрләрне өйрәтү өчен кулланыла торган виртуаль чынбарлыклы 3D-күзлек күрсәтелгән.
Санлы җитештерүнең тәкъдим ителгән технологияләре Россиядәге Ford Sollers заводлары өчен компаниянең шәхси IТ-департаменты тарафыннан эшләнгән. Аларны проектлаганда инженерлар хезмәт нәтиҗәлелеген һәм җитештерүдәге куркынычсызлыкны арттыру өчен хезмәткәрләр һәм белгечләр белән тыгыз элемтәдә торган.